Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Африка чумасына – Яшел Үзән йозагы (фотолар)

Яшел Үзән районында Африка чумасы буенча өйрәнүләр башланган көннән ун көн генә элек Псков өлкәсендә чын-чынлап фаҗига чыкты: Африка чумасы башланды. Өйрәнүләрдә бармак белән генә санарлык дуңгызлар юкка чыгарылса, чын-чынлап афәт булган җирдә андыйларның саны 40 меңгә җитте. Шушы дуңгызлар белән тәэмин ителүче ит комбинатына миллиардтан артык зыян китерелде. Дөрес,...

Яшел Үзән районында Африка чумасы буенча өйрәнүләр башланган көннән ун көн генә элек Псков өлкәсендә чын-чынлап фаҗига чыкты: Африка чумасы башланды. Өйрәнүләрдә бармак белән генә санарлык дуңгызлар юкка чыгарылса, чын-чынлап афәт булган җирдә андыйларның саны 40 меңгә җитте. Шушы дуңгызлар белән тәэмин ителүче ит комбинатына миллиардтан артык зыян китерелде.

Дөрес, белгечләр бер генә профилактик чаралар да 100 процент саклый алмый, дигән фикердә. Бу вируска карата вакцина, бөтен дөнья галимнәре бик тырышып эзләнсәләр дә, әлегә кадәр уйлап табылмаган. Әмма чума башланса, саклану эшләренең оештырылу тәртибен анык белергә һәм үтәргә кирәклеген без төгәл белергә тиеш. Иң беренче чиратта ветеринарлар.

Шул уңайдан Яшел Үзән районында Мизиново авылында республика өйрәнүләре булып узды. Аны Яшел Үзән районы ветеринария берләшмәсе район хакимияте һәм оешмалары белән берлектә уздырды һәм биредә Идел буе регионнарыннан - Мари Иленнән, Самарадан, Ульяновскидан, Башкорстаннан, Мордовия һәм башка төбәкләрнең баш ветеринар табиблары һәм белгечләре катнашты.

Африка чумасы чыганагы итеп Мизиново авылындагы бер шәхси хуҗалык алынды. Биредә белгеч авыруга диагноз кую белән чуманы юкка чыгару эшләре башлана. Район башлыгы җитәкчелегендә комиссия(КЧС) төзелә, карантин зонасы билгеләнә, терлек саны алына, кан чыгармый торган юл белән юкка чыгарыла, аның калдыклары, тотылган урын материаллары барысы да яндырыла, бөтен җир дезинфекцияләнә. Болар укуларда катнашучыларга шулкадәр җиренә җиткерелеп күрсәтелде ки, шундый матур, алсу йөнтәс дуңгыз балаларының укол белән үтерелүен күреп, кызганудан күзләрдән яшьләр чыкты.

ГҮЗӘЛ МИНҺАҖЕВАНЫҢ тулырак язмасын газетаның җомга саныннан укый аласыз. Марат Хәялетдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев