Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аерылышканда милекне сүздә генә бүлешү күңел тынычлыгын ала

– Ирем белән аерылышканга инде берничә ел. Милекне бүлешмәдек, үзара сөйләшеп кенә кемгә фатир, кайсыбызга машина һәм техника калачагы турында килештек. Тора бара ирем фатир һәм башка милекне бүлешүне дәгъвалый аламы? 

– Әгәр дә сез милкегезне сүздә генә бүлешкән икән, тора бара, чынлап та ирегезнең яки үзегезнең үк барысын да яңадан рәсми рәвештә бүлешү теләге туарга мөмкин. Һәм бүлешкәннән соң ике якның да риза булып калуы икеле. Шуңа күрә, ирегез белән аралар адекват икән, сүз белән бүлешкәнегезне кәгазьгә теркәгез: милек бүлешү турында язма килешү төзегез. Әлеге документны нотариуста рәсмиләштерү таләп ителми, тик шулай да ул грамотно язылган булырга тиеш. Компетентлы юристларга мөрәҗәгать итсәгез яхшырак булыр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X