Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Адмирал" базары янгынында һәлак булучыларның барысы да танылган

Казанның "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булучыларның барысы да туганнары тарафыннан танылган. Бу хакта Татарстан Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытка янгын вакытында 17 кешенең үлүе билгеле. Аларның 13енең җәсәде җирләү өчен туганнарына тапшырылды.

Министрлыкта әйтүләренчә, коткаручылар җимерелгән сәүдә үзәгенең яртысыннан артыгында чистарту-эзләү эшен төгәлләгән инде. 16 мартның 7:00 сәгатенә 1040 кеше һәм 177 берәмлек техниканың һәлакәт-коткару һәм кичектергесез эшкә җәлеп ителүе турында хәбәр ителде. Гадәттән тыш хәл булган урында 3 сменада эш алып барыла.


Исегезгә төшерәбез, сәүдә үзәгендә янгын 11 мартта чыккан һәм тиз арада 4 мең квадрат метр мәйданга таралып өлгергән иде. Сәүдә үзәгеннән 650 кешене чыгарып кала алдылар, 50дән артык кеше имгәнде һәм пеште, дип хәбәр итә intertat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев