Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һади ага Вәлиев - Мәскәүдә

ТР Ветераннары арасында "Балкыш" һәвәскәр башкаручыларның III республика фестивале лауреатларының Бөек Җинүнең 70 еллыгына багышланган Хәйрия концерты Мәскәүдә Татарстан илчелеге йортында узды.

Шәһәребездә яшәүче атаклы гармунчы, җырчы Һади абый Вәлиев тә шушы концертта катнашты һәм "Бөркет туртында баллада"сын ( Илдар Юзеев сүзләренә, Сара Садыйкова музыкасы) бөтен Мәскәүгә ишеттерп кайтты.

-45 кешедән торган Татарстан делегациясен Мәскәү кадерле кунак каршылаган кебек зурлап каршы алды һәм кунак итте. Муса Җәлли һәйкәленә чәчәкләр салдык, аннары агачлар утырттык. Мин шундый мәртәбәле сәхнәдә чыгыш ясавым белән бик бәхетле. Тамашачы безне бик җылы кабул итте һәм һәр артист чыгышын көчле алкышларга күмде, - ди Һади ага.

Без дә Яшел Үзәнебездә шундый талантлы һәвәскәр артистыбызның яшәве белән горурланабыз һәм аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

Гүзәл Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев