Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ачык спорт Фестивале

Октябрь авыл җирлегендә Ачык спорт Фестиваленең чаңгы ярышлары булып үтте.

Анда Норлат, Октябрь, Осиново авыл җирлеге, Васильево бистәсе командалары катнашты. Ачык спорт Фестивален үткәрүнең максаты - Татарстан Республикасы XII авыл "Сәламәтлек" Спартакиадасына катнашу өчен районның җыелма командасын туплау иде. Обсерваториядә үткәрелгән Ачык спорт Фестивален Октябрь авыл җирлеге башлыгы Эдуард Сөләйман улы Шәрәфиев оештырды.

Көн салкынча булуга карамастан, Осиново, Норлат, Васильево командалары вакытында килеп җитте. Обсерватория урта мәктәбе бинасында теркәлү үткәннән соң, ярышта катнашучыларга шәхси номерлар бирелде.

Старт буласы урынга чаңгычы хатын-кызлар командалары чыгып тезелде. Ачык спорт Фестиваленең баш хөкемдары - ТР атказанган физик культура хезмәткәре, "Локомотив" региональ физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Владимир Тихонович Зайцев булды. 30 секунд саен спортчылар старт мәйданчыгыннан китә торды. Финишка кадәр 3 чакрым араны узарга кирәк. Ярышларда өлкән, урта һәм кече яшьтәгеләр дә теләп катнашты.

Хатын-кызлардан соң ир-егетләр командалары старт алды. Алар 5 чакрым араны үтәргә тиеш иде. Чыныккан, тиешле күнекмәләр алган чаңгычылар өчен бу дистанция әллә ни авырлык китермәде. Барысы да ярышларны уңышлы тәмамлады, җәрәхәтләнүчеләр булмады.

Обсерватория урта мәктәбе ашханәсендә ярышта катнашучыларны кайнар чәй һәм төрле ризыклар көтеп тора иде. Теләк белдерүчеләр алардан да авыз итте.

Ахырдан Ачык спорт Фестиваленең чаңгы ярышларына нәтиҗәләр ясалды. Ир-егетләр арасында Григорий Парфеновка (Обсерватория) тиңнәр табылмады. II урында - С.Харитонов (Васильево), III урында - И.Баһаветдинов (Норлат). Хатын-кызлар арасында беренчелекне Лилия Габаева (Васильево) яулады. II урында - Г.Хәлиуллина (Осиново), III урында - Г.Газизова (Әйшә).

Спорт командалары арасында I урында - Васильево, II урында - Осиново, III урында - Норлат командалары.

Җиңүчеләргә Дипломнар, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.

Нияз Мингалиев,

укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев