Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ачык диалог

29 гыйнварда Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенә хокук тәртибен саклауда, хокук бозуларны кисәтүдә актив катнашучы полициянең ирекле ярдәмчеләре чакырылды. Җинаятьләрне ачуда ярдәм күрсәткән өчен яшел үзәнле Виктор Хрычев Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. 2012 елның 31 декабрендә Әйшә урманчылыгының 6нчы кварталында ау күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе В.Хрычев тикшерү...

29 гыйнварда Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенә хокук тәртибен саклауда, хокук бозуларны кисәтүдә актив катнашучы полициянең ирекле ярдәмчеләре чакырылды.
Җинаятьләрне ачуда ярдәм күрсәткән өчен яшел үзәнле Виктор Хрычев Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. 2012 елның 31 декабрендә Әйшә урманчылыгының 6нчы кварталында ау күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе В.Хрычев тикшерү барышында кулдан ясалган коралы һәм 10 патроны булган Марий Элда яшәүчене тоткарлап, полициягә китерә. Болардан тыш, тоткарланучы үзе өендә законсыз саклаган 3 патронны һәм теркәлмәгән ау мылтыгын тапшыра.
Ирекле хокук саклау эшендә актив катнашкан һәм эчке эшләр органына ярдәм иткән өчен ДНДның 28 активисты - предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары һәм «Форпост» вәкилләре, мәктәп, урта һәм югары уку йортлары укучылары, студентлары Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Белешмә өчен: Яшел Үзәннең 15 предприятиесендә ирекле халык дружиналары эшли: «ЗПКБ» ААҖ, Яшел Үзән районара почтамт, «Горький исемендәге завод» ААҖ, «Җылылык челтәре» ААҖ, «Икмәк комбинаты» ЯАҖ һәм башкалар. ДНД эшчәнлегендә җәмәгать оешмалары да актив катнаша: «Сугышчан бердәмлек» ветераннары, «Форпост» оешмасы яшьләре. Шәһәр һәм районда дружинниклар 300дән артып китә.
2012 елның 12 аенда дружинниклар катнашында 99 җинаять, 435 административ хокук бозу очрагы ачыкланды.
Л.Парсина,
Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X