Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ачы күз яшьләре җиргә таммасын

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов 28 апрельдә Татарстанның төрле районнарыннан килгән 17 ветеранга, тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы» медальләрен тапшырды.

Алар арасында безнең районнан тыл хезмәтчәннәре Анна Назарова һәм Зәҗилә Мәүләкиева да бар.

Норлатта гомер кичерүче 93 яшьлек Тәлига апа Нурмиева сугыш темасына төнлә уятып сорасалар да, сөйләп бирә ала. Бар да бүгенгедәй хәтердә, күз алдында, йөрәккә уелган...
Апас районы кызы ишле гаиләдә үсә. Тәтеш педучилищесын тәмамлаган Тәлигане юллама белән Норлатка укытырга җибәрәләр. Монда ул сөйгәне Закирны очрата.
- Ирем райком комсомолының 1нче секретаре иде, яратышып яши башладык. Көтмәгәндә сугыш башланды, аңа повестка берничә айдан соң ук килде, - дип искә ала ветеран укытучы.
1942 елда кызларга да чират җитә. Мәктәптә комсомол оешмасы секретаре булган Тәлигагә дә чакыру килә. Сезне каты сугыш барган җиргә кертмиләр, сез туган илегезне сакларга телисезме дип, җыелган хатын-кызлардан райкомда сорау алалар. Әлбәттә, берсе дә каршы килми. Иң әүвәл, Казанга җыеп, аннан Мәскәүгә алып китәләр.
- Вагон хатын-кызлар белән шыплап тулган. Кайсы елый, кайсы җырлый. Мәскәүдә өч айга якын яшәдек, аннан, машиналарга төяп, бик озак алып бардылар.

Алия ГАЯЗОВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 33нче саныннан укый аласыз.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев