Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Абый булу җаваплылык өсти

Әйшә авылында Идиятуллин фамилиясен белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Гомерен тырыш хезмәткә, үзенең халкына багышлаган шәхес ул.

Әлеге язмабыз дәү әтисеннән үрнәк алып, укуда да, спортта да сынатмаган егетебез Ислам Идиятуллин турында булыр.
- Ислам, уку белән беррәттән спорт белән шөгыльләнү җиңел түгелдер. Күреп торабыз, сынатмаска тырышасың.
- Әйе, спорт минем яшәү рәвешемә әйләнеп бара.
- Малайлар күбесенчә боксны сайлый, син футболга өстенлек биргәнсең. Ни өчен?
- Кечкенә вакытта футбол уены миңа буйсынмый иде, шуңа күрә 11 яшьтән үк мин Яшел Үзәннең спорт мәктәбенә язылдым. Тренировкаларга йөрдем, күнегүләр ясап, уенның нечкәлекләренә төшенә башладым, күңелемдә шатлану хисе туды. Футболның серләрен аңлап шөгыльләнә башладым. Хәзерге көндә дә бу мәктәптә тәрбияләнәм. Күп еллар шөгыльләнү үз нәтиҗәсен бирә. Ике ел рәттән командабыз Казан кубогында I урын, 2014 елда II урын алды. Лига уеннарында шулай ук рәттән III урынны яуладык. Узган ел Чувашиядән һәм Мари Эл республикасыннан килгән командалар белән уйнадык. Монда да безгә бәхет елмайды, I урынны яуладык.

- Ислам, буш вакытың юктыр да инде алайса.
- Дусларым белән урамда саф һавада йөрер­гә, гаиләм белән табигать кочагында булырга яратам. Энеләрем белән дә уйнап алырга өлгерәм. Психологиягә караган китаплар укыйм, кино карарга да вакыт табам.
- Булачак һөнәреңне сайладыңмы әле? Кем буласың килә?
- Әле төгәл генә әйтә алмыйм. Шулай да экономист булу теләге күңелемдә яши.
- Ислам, син бит гаиләдә абый кеше. Абый буларак үзеңне ничек хис итәсең?
- Үземнең абый булуым белән горурланам. Әлбәттә, бу миңа зур җаваплылык өсти.
- Үзең кебек яшьтәшләреңә нинди киңәшләр бирер идең?
- Бер урында гына таптанмыйча, куйган максатыңа ирешү өчен омтылыр­га кирәк, хәзерге вакытта җәмгыятьтә үз урыныңны табу - зур бәхет. Әти-әниләргә, үзеңнең якыннарыңа рәхмәтле була белергә кирәк.
- Теләкләрең тормышка ашсын, Ислам, дип әйтәсе генә кала.

Эльвира Бачкова,
Әйшә урта мәктәбенең татар теле
һәм әдәбияты укытучысы


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев