Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Абау, әйбәт кешегә охшаган бу!»

Дамира Сәйфетдинованы Олы Яке авыл җирлегенең йөрәгенә тиң кеше дисәм, арттыру булмас. Кемнәр генә, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итмиләр үзенә. Авыл җирлеге сәркатибенең эшен санап та, әйтеп тә бетерерлек түгел.

- Тәтеш районыннан безнең якларга сезне нинди җилләр ташлады, Дамира апа?
- Казанга якын район, дип күченеп килгән идек инде. Ул чакта совхозда өч ел хисапчы булып эшләдем. Аннан бирегә секретарь кирәк булгач, мине чакырдылар, яңа кешене энә күзеннән үткәрү хас бит инде ул. Уразлы клубы мөдире Фәридә апа Сафина мине күргәч: «Абау, әйбәт кешегә охшаган бу!» - дип әйтеп куйганы истә. Хәзер исә үземне шушы эшемнән, яраткан халкымнан башка күз алдына да китермим.
- Эшегезнең уңай һәм тискәре якларына тукталсак, үлчәүнең кайсы ягы баса?
- Кимчелеге юк та инде аның, шул отпуск белән больничныйга гына китеп булмый. Ә болай хезмәтемне яратып башкарам. Халык белән кайнап эшләве җаныма тынычлык бирә. Минем өчен өйдәге эш икенче урында. Үземнең кирәкле кеше булуымны авырып киткәч яхшы аңладым. Хәл белешергә килгән кешедән өем өзелеп тормады. Мин бу авылда туып үсмәгән булсам да.
- Гаиләгез белән дә таныштырып китегез инде, бергә җыелган вакытта ничегрәк ял итәсез?
-Ирем белән кыз һәм ул тәрбияләп үстердек. Улым гаиләсе белән бергә яшибез. Шәһәргә китеп караганнар иде дә, яратмадылар. Киленем белән без дус кызлар кебек, шөкер. Бөтен бәйрәмнәрне бергә җыелып, һәммәсе 15 кеше була, казанда пылау пешереп, шашлык кыздырып, бик күңелле уздырабыз.
- Гаиләгезгә яратып пешергән ризыкның рецептын укучыларыбызга да җиткерсәгез иде.
- Бу ризык җиңел дә әзерләнә, тәмле дә була. Бозау итен нәзек кенә турап, тоз, борыч, аш серкәсе салып, 1-2 сәгатькә маринадларга куябыз. Ул вакытта бәрәңгене әрчеп, урталай бүлеп, кишерне түгәрәкләп кисеп, әзерлибез. Чуен савытка аз гына май салып, итне кызартабыз, аннан, кайнаган су өстәп, ярты сәгать пешереп алабыз, кишерне дә салып җибәрергә онытмагыз. Аннан ит өстенә матур итеп бәрәңгеләрне тезеп, күмелер-күмелмәс кенә су салып, 30 минутка пешерергә куябыз. Газны сүндереп, тәмләткечләр салып, 10 минут тоткач, ризыгыбыз әзер, яшел үләннәр сибәргә дә онытмагыз.
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев