Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

А321 самолеты пассажирлары шартлауга хас тән җәрәхәте алган

А321 самолеты пассажирлары шартлауга хас тән җәрәхәте алган Санкт-Петербургтагы моргка биологик материалларның 200дән артык калдыгы кайтарылган, алардан 150ләп тән җәсәде "җыела" дип хәбәр итә LifeNews.

Пассажирларны шартлы рәвештә ике төркемгә бүлгәннәр. Беренчесенә самолетның төп кисәкләре булган районнан табылган пассажирлар, ә икенчесенә очкычның койрык өлешендәгеләр кертелгән. Самолетның алгы ягында утыручылар баш, күкрәк читлеге, эч һәм оча өлешендә тупас имгәнүләр алган, күп кан югалткан, эчке органнары өзелгән, диелә. Ә койрыктагы пассажирларның LifeNews хәбәр иткәнчә, шартлауга хас имгәнүләр алган. Аларның тәне 90 %ка кадәр пешкән, диелә. Тикшерү эше дәвам итә.

Мисырда һәлакәткә юлыккан самолет белән бәйле сер пәрдәсе берникадәр ачылырга охшап тора. LifeNews үз чыганаклары аша суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләренә күз сала алган.

Чыганак: интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев