Республикада «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин инициативасы белән #ПодпишиРодителей#ПодпишиБлизких хэштегы белән «Әти-әниеңне, туганнарыңны Татарстан ММЧна яздыр» акциясен бик күп җитәкчеләр генә түгел, гади кешеләр дә хуплап чыкты.
Чыннан да, совет заманнарында тәрбияләнгән һәм тормышын газета-журналлардан башка күз алдына китермәгән әти-әниләребезне яраткан басмаларына яздырсак, аларның бик нык күңеле була бит.
Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Алексанр Тыгин да «Әти - әниеңне һәм туганнарыңны яздыр» акциясенә кушылды һәм 50 гаиләне ярты елга «Яшел Үзән»ле итте.
8нче янгын сагы федераль хезмәте начальнигы Зөфәр Хәлиуллин «Яшел Үзән» газетасы белән күптәннән хезмәттәшлек итә. Янгын сагының матбугат хезмәткәре Резедә Йосыпова белән берлектә халык арасында янгын куркынычсызлыгы хакында бик күп язмалар, әңгәмәләр бирелә, кызыклы яңалыклар дөнья күрә. Зөфәр Минхәт улы «Яшел Үзән»не үзенең әти-әнисенә яздырды.
Әйдәгез әле, яшьләр, сез дә якыннарыгызны, әби-бабайларны, әти-әниләрне «Яшел Үзән»гә яздырып шатландырыгыз!
Нет комментариев