Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

678 чакыру: ашыгыч ярдәм хезмәтенең бер атналык эше

Жуков урамында 29 яшьлек исерек ирне билгесез затлар кыйнаган. Баш мие селкенгән ирне травмпунктка китергәннәр.

Заикин урамында 6 яшьлек бала 3нче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Баш мие селкенгән, бәрелгән урыннары булган баланы дәваханәгә китергәннәр.
Космонавтлар урамында билгесез кешеләр кыйнап баш мие селкенгән 44 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган.
Урамда, билгесез кеше баллоннан газ сиптереп, күзенә зыян килгән 32 яшьлек хатын-кыз янына чакыру алынган. Аны офтальмология бүлегенә китергәннәр.
Гәрдә мунчада ис газыннан исергән 63 яшьлек ир янына чакыру булган. Ирнең гомерен саклап кала алмаганнар.
Загороднаяда 33 яшьлек ир суга батып үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев