Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

6 кешелек көймә капланган

9 майда, «Щурячий» бакчачылык җәмгыяте янындагы Идел елгасы акваториясендә 6 пассажир утырган көймәне агым утрауга алып килә. Бу хакта 22.20 сәгатьтә 112 телефонына хәбәр килгән.

Пассажирлар, ягулык җитмәү сәбәпле, ярга кайта алмый. Нәтиҗәдә, көймә каплана. Икесе суда көймәгә тотынып калган булса, дүртесе судан үзләре чыга ала. Ярдәм чакырып, берничә минут узуга, бирегә зона эзләү-коткару 2нче отрядының дежур коткаручылар сменасы килә. Алар үзләре белән запас ягулык, коры киемнәр, эчәргә су алып килә.
Зыян күрүчеләр салмыш хәлдә булган, медицина ярдәменнән баш тарткан, - дип хәбәр ителә Россиянең Татарстан буенча МЧС идарәсенең матбугат үзәге хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев