Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

5нче гимназия укучысы Данис Коновалов – «Кайнар йөрәк» премиясе лауреаты

Үсеп килүче буынны гел начар итеп күрергә өйрәнеп киләбез. «Юньсез, көне-төне Интернетта утыручы, буш куык буын тәрбиялибез», - дип уфтанабыз. Ләкин бу хакыйкать кысаларына кермәүче балаларыбыз да җитәрлек. Чөнки кешелеклелек, батырлык, юмартлык кебек тәрбияви сыйфатларны беркем дә әлегә гамәл дәфтәреннән сызып атмаган.

Әти-әнисе генә түгел, барлык якташлары горурланырлык, исемен зәңгәр экраннар аркылы бөтен Россиягә яңгыратырлык кыю адымнар ясарга сәләтле яшьләребез дә юк түгел. 17 февраль көнне Мәскәүдә Россия армиясе театрында сокланырлык эшләр башкарырга өлгергән яшь батырларны - «Кайнар йөрәк» («Горячее сердце») премиясе лауреатларын котлау тантанасы булды. Сәхнәдә басып торган 27 малай һәм кыз арасында якташыбыз, 5нче гимназия укучысы Данис Коновалов та бар иде. Аның май аенда Башкортстанда Лемза елгасында байдаркалар тренировкасы вакытында кеше гомерен саклап калуы турындагы язмабызны газета укучыларыбыз хәтерлидер әле. Данис, көймәсе капланып, суда агып баручы хатын-кызны боз кебек салкын елгадан ярга алып чыгып, инде күбек килүче авызын таяк белән ачтырып, артка киткән телен урынына куя һәм күзләрен ачканчы йөрәгенә массаж ясый. Олылар да югалып калыр­дай ситуациядә каушап төшмәгән бу көчле рухлы егет, һичшиксез, «Батырлык өчен медаль»гә лаек. РФ Премьер-министрының тормыш иптәше Светлана Медведева да яшь геройларны котлаганда: «Сез кешелеклелеккә сынауны иң югары балл белән уздыгыз», - дип, рәхмәт әйтте. Ә президент администрациясе башлыгы Сергей Иванов сәхнәдән әти-әниләренә аерым: «Сез чынлап та илебез сокланыр­лык һәм горурланырлык балалар тәрбия­ләгәнсез», - диде.
Әлеге бүләккә лаек булганнарның тарихы язылган «Кайнар йөрәк» («Горячее сердце») китабы һәр ел саен дөнья күрә. Анда, китапның 60нчы битендә, Данисның батырлыгы турындагы язма да бар. Ул вакытта бары тик йөрәге кушканны үтәгән бу гамәле Коновалов фамилиясен данга күмәр, дип аның башына да килми, әлбәттә.
Мәскәүдә уздырган, һәр минуты нинди дә булса кызыклы чара белән тулы өч көн аның тормышында мәңге онытылмаслык вакыйга булып калачак.
- Бу көннәрдә без бер-беребез белән танышып дуслаштык. Балалар кылган күп батырлыклар турында ишеттем. Мәсәлән,
9 яшьлек кыз, биш метрлы коймадан егылып төшүче баланы тотып кала, үзе аягын сындыра. 8 яшьлек малай, елан тешләгәннән соң, бата башлаган баланы судан алып чыга. Күзе 1% кына күргән альбинос-малай олимпиадада җиңә, ә машина бәрдереп, инвалид коляскасына утырган каратистка кыз яңадан аякка баса һәм шөгыльләнүен дәвам итә. Аларга сокланмый мөмкин түгел!
Данис үзе сайлаган спорт төрен бик ярата. «Шундый күптөрле осталык һәм сәләт таләп итә торган шөгыль хәзерге вакытта үзе бер табыш. Ул төрле экстремаль ситуацияләрдә авырлыклардан куркып калмаска ярдәм итә. Барлык малайларга да яраткан якын кешеләрен ышанычлы якларлык чын ир-егет күнекмәләренә өйрәнүләрен телим», - ди ул.
Батыр якташыбыз белән без дә горурланабыз һәм яңа үрләр яулавын телибез.
P.S. «Кайнар йөрәк» бүләкләү тантанасы церемониясен 28 февраль көнне «Звезда» телеканалында 22:20 сәгатьтә күрсәтәчәкләр.
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев