Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

52 яшьлек яшел үзәнле бала үтерүдә гаепләнә

Чувашиянең тикшерү идарәсе хәбәр итүенчә, Козловка шәһәрендә 12 августта 11 сәгатьләр тирәсендә 11 яшьлек кыз мәктәптән кайткан вакытта бер ир автомобиле белән туктап өенә кадәр кайтарып куям дип утырткан. Аннан соң ул аны урманлыкка алып кереп үтергән һәм күмеп куйган. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре видеоязмалар буенча шикле автомобильне билгеләп, тикшерү...

Чувашиянең тикшерү идарәсе хәбәр итүенчә, Козловка шәһәрендә 12 августта 11 сәгатьләр тирәсендә 11 яшьлек кыз мәктәптән кайткан вакытта бер ир автомобиле белән туктап өенә кадәр кайтарып куям дип утырткан. Аннан соң ул аны урманлыкка алып кереп үтергән һәм күмеп куйган.

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре видеоязмалар буенча шикле автомобильне билгеләп, тикшерү уздырган.

Тоткарланган ир гаебен танып, ул көнне Чувашия Республикасына төзелеш материаллары алырга килүен, чөнки Яшел Үзәндә йорт салуын сөйләгән. Гаепләнүчегә психиатрия экспертизасы билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев