Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

500 миллион сумлык ярдәм көтелә

Татарстанда 2015 елда сугару эшләрен җәелдерү эшенә 500 млн. сум акча бүлеп биреләчәк. Бу «БИЗНЕС Online»га Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы «Татмеливодхоз» идарәсе директоры Марс Хисмәтуллин сөйләгән. - Быел Татарстанга бу максатларга федераль бюджеттан 200 миллион, республиканыкыннан - 170 миллион, бюджеттан тыш чыганаклардан 170 миллион сум акча биреләчәк, - дип...

Татарстанда 2015 елда сугару эшләрен җәелдерү эшенә 500 млн. сум акча бүлеп биреләчәк. Бу «БИЗНЕС Online»га Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы «Татмеливодхоз» идарәсе директоры Марс Хисмәтуллин сөйләгән.


- Быел Татарстанга бу максатларга федераль бюджеттан 200 миллион, республиканыкыннан - 170 миллион, бюджеттан тыш чыганаклардан 170 миллион сум акча биреләчәк, - дип ачыклык керткән Марс Хисмәтуллин.

Аның сүзләренә караганда, узган ел да республикада сугару тармагына шуның кадәр суммада акча бирелгән.

Моннан тыш, федераль программалар ярдәме белән сугару системалары төзү, төзекләндерү өчен тотылган чыгымнарның 50 %ын кайтару да карала.

2015 елда Татарстанда 59 буа һәм гидротехник корылмаларны яңарту, 3 мең гектар мәйданда сугару җирләрендә төзекләндерү һәм төзеллеш алып бару планлаштырыла.

Сугару эшенә булган җитди мөнәсәбәт соңгы еллардагы кызу һәм явымсыз җәйләр кабатланып тору белән бәйләп аңлатыла.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев