Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

5 артист кыз анасы Зөлфия Мансур тагын бер кызын кияүгә бирде (ФОТО)

Журналист, биш бала анасы Зөлфия Мансур шушы көннәрдә биюче кызы Люцияне кияүгә биргән:

- Туй 11 июнь көнне "Колизей" ресторанында булды, - диде Зөлфия ханым. - Иң якын туганнар, дуслар гына җыелды. Барлыгы 30лап кеше. Кияү рус егете, Игорь исемле. Бик гади, кешелекле егет. Үзенең шиномонтажы бар. Люция белән 6 еллап йөрделәр. Рус кешесе белән гаилә коруына баштарак каршы булсам да, ахырдан балаларның теләгенә каршы килә алмадым. "Туачак балаларыгызга ике телне дә өйрәтерсез, исемне дә ике милләткә дә яраклы итеп сайларсыз", - дип фатыйхамны бирдем. Әни кеше баласын бәхетле итеп күрергә тели бит инде ул. Яшь парлар үз ояларын булдырганчы кода-кодагыйлар белән яшәп торачак.
Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев