Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

44 яшьлек ир реанимациядә үлгән

Яшел Үзән дәваханәсенең реанимация бүлегендә 44 яшьлек ир күкрәгенә кадалган пычак җәрәхәтеннән айный алмыйча үлеп киткән.

Тикшерү-оператив чаралар полицейскийларны аның сөяркәсенең 39 яшьлек кызына китергән. Ачыкланганча, бу ир гадәттәгенчә сөяркәсе янына килгән. Сөяркәсе һәм аның кызы белән бергә спиртлы эчемлек эчеп утырганда алар арасында ызгыш чыгу сәбәпле хуҗабикәнең кызы аны өйдән куып чыгарырга теләгән. Нәтиҗәдә кухня пычагы эшкә җигелгән. Пычак күтәргән хатынның дүрт баласы бар, өстәвенә бишенчесе белән авырлы да булып чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев