Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

383 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган

55 очракта матди зыян китерелгән. 3сендә кешеләр имгәнгән. 10 машина йөртүче исерек килеш тотылган.

- Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлында «ВАЗ-21063» автомобилен йөртүче 43 яшьлек ир куркынычсыз маневр сайлый алмаудан «Киа-Рио» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә «Киа-Рио»ның 48 яшьлек пассажирының умыртка сөяге сынган. 54 яшьлек пассажирның да бәрелгән урыннары күп булган.
- Гәр - Зеленый Дол перегонының 2нче чакрымында «Мерседес-Бенц» автомобилен йөртүче 39 яшьлек ир светофор утына карамыйча тимер юлга чыгып, тепловоз белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә ике транспорт чарасына да шактый зыян салынган.
- Столичная урамында «Сузуки-Гранд Витара» автомобилен йөртүче 58 яшьлек ир каршы яктан килгән экскаватор белән бәрелешкән. Бу ДТПда «Сузуки» пассажирлары - 28 һәм 58 яшьлек ике хатын кыз зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев