Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

350 граммлы бала туган

30 апрельдән 6 майга кадәр Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 340 сабый (163 малай һәм 177 кыз) туу очрагы теркәлгән.

Туган вакытта иң җиңел баланың авырлыгы 350 грамм гына булган. Ә иң авыры - 4650 грамм. Казандагы иң яшь әнигә - 16, иң өлкәненә - 41 яшь.

Шушы вакыт эчендә башкалада 117 пар язылышкан. Атнаның иң яшь кияве белән кәләшенә - 18 һәм 16, иң олыларына - 61 һәм 59 яшь.

Бу атнада балаларга Егор, Марк, Матвей, Кәрим, Тимур, Кирилл, Арина, Анна, Карина, Сәидә, София һәм Полина исемнәре еш кушылган. Сирәк кушылган исемнәр - Зәйнәп, Минтимер, Маэль, Рәмзил, Рәдиф, Инель, Адәм, Йосыф, Эсмира, Эльзара, Майя, Афина, Евангелина.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев