Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

30 яшьтә ата кешедән алимент таләп итеп буламы?

– Миңа 30 яшь. 3 яшьлек вакытымда әти безне ташлап китте, алимент түләмәде. Алимент таләп итеп аны хәзер судка биреп буламы? Һәм, гомумән, мин аңардан нәрсә дә булса таләп итә аламмы?

– Алиментны балигъ булмаган балалар мәнфәгате өчен түләү итеп караганда, мондый эшләрнең дәгъва срогы 3 ел. Сез әлеге вакытны инде бик күптән югалт кан. Шуңа күрә, балигъ булмаган чорыгызда түләнергә тиешле алиментка өмет итә алмыйсыз. Шул ук вакытта, РФ Гаилә кодексында, балигъ булган балаларга ата-аналарыннан алимент таләп итәргә мөмкинлек бирүче кагый дә-искәрмә бар. Барлык нечкәлекләрне белми торып, аның сезгә никадәр туры килүен тәгаен әйтеп булмый. Монда билгеле шартлар үтәлергә, балигъ булган бала эшкә яраксыз һәм мохтаҗ яшәргә тиеш. Эшкә яраксыз дигән сүз биредә аның I яки II группа инвалид булырга тиешлеген аңлата. Ә «мохтаҗлык» мәгънәсе законда аңлатылмаган, ул һәр конкрет очракта суд тарафыннан билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алименты алименты