Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

3 яшьлек баласы үлә, үзе исән кала

Фаҗига Исаково авылы янында була. Казанда яшәүче «Ауди S4»не йөртүче 34 яшьлек автомобильче Мәскәү юнәлешеннән Уфа юнәлешенә барганда, катлаулы һава торышы шартларын исәпкә алмый, тизлекне арттыра, алда баручы транспорттан тиешле дистанция тотмый һәм нәтиҗәдә ДТП нәтиҗәсендә туктап торган «Вольво FH12» автомашинасына килеп бәрелә.

Нәтиҗәдә «Ауди S4» автомобиле пассажиры - автомобиль йөртүченең улы, баланы тотып бара торган җиһазга эләктереп куелган булса да, алган травмаларыннан үлә. Тагын бер пассажир - автомобиль хуҗасының 29 яшьлек йөкле хатыны каты тән җәрәхәтләре ала, анысы Казан РКБсына җибәрелә. «АудиS4» йөртүче исән-сау, аңа берни дә булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X