Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

3 августтан Казаннан Төркиягә чартер рейслары ачыла

Туристларны диңгез буена атнасына алты тапкыр "Боинг" самолетларында озатачаклар.

3 августтан, озак тәнәфестән соң, Казаннан Төркиягә беренче чартер рейслар ясала башлый. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Казандагы туристлык агентларының берсе - "Мастер Тур"да әйттеләр. Ул авиарейсларын оештырачак "Пегас Туристик" операторының партнеры санала .

Очышлар атнага алты тапкыр башкарылачак. Атнага берәр тапкыр Мармарис һәм Фетхиегә, атнага дүрт тапкыр Анталиягә очып булачак. Анталия юнәлеше бераз соңрак, 9 августтан ачыла.

Рейсларга хезмәт күрсәтү өчен "Пегас Туристик" туроператорының бүлендек чартер авиакомпаниясе - Nordwind Airlinesның Boeing самолетлары билгеләнгән.

"Төркиядә яңа гадәттән тыш хәлләр булган очракта акчаларның компенсацияләүнең һәр очрагын туроператор аерым караячак. Алдан күрелмәгән вәзгыятьләр туган вакытта түләнгән турлар өчен акча кайтарып бирүнең ниндидер гомум кагыйдәләре юк. Турга акчаны өлешчә, яртысын түләргә була. Әмма ялга китәргә бер атна кала акча тулысынча түләнеп беткән булырга тиеш", - диделәр Казан турагентлыгында.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев