Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2нче балалар бакчасы – Россиядә иң яхшылардан

Яшел Үзәннең 2нче балалар бакчасы «Россиянең 100 иң яхшы мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф оешмасы-2013» бәйгесендә җиңеп чыкты. Бакча мөдире Кадрия Вәлиева «Ел директоры-2013» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Балалар бакчалары арасында мондый төрдәге бәйгенең Россиядә моңа кадәр булганы юк иде әле. Дөрес, мәгариф учреждениеләре арасында төрле бәйгеләр үткәрелеп килде. Әйтик, җиде...

Яшел Үзәннең 2нче балалар бакчасы «Россиянең 100 иң яхшы мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф оешмасы-2013» бәйгесендә җиңеп чыкты. Бакча мөдире Кадрия Вәлиева «Ел директоры-2013» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Балалар бакчалары арасында мондый төрдәге бәйгенең Россиядә моңа кадәр булганы юк иде әле. Дөрес, мәгариф учреждениеләре арасында төрле бәйгеләр үткәрелеп килде. Әйтик, җиде ел дәвамында югары уку йортлары арасында «Россия­нең 100 иң яхшы ВУЗы» һәм «Ел ректоры» бәйгесе үткәрелгән булса, илнең урта һөнәри белем учреждениеләре арасында уздырылган шуңа охшашлы бәйгеләргә дә ел саен йомгак ясала иде. Мәгарифне үстерүгә юнәлтелгән мондый төр бәйгеләрнең Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, һөнәри урта белем бирү уку йортлары директорлары берлеге, Халык­ара сыйфат һәм маркетинг академиясе катнашында узуын да әйтергә кирәк.
Белүебезчә, 2013 елның 1 сентябреннән «Мәгариф турында» яңа закон гамәлгә кергән иде. Аны тормышка ашыру кысаларында быелның март аенда «Киләчәккә караш. Россиядә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүне үстерү проблемалары һәм перспективалары» дип исемләнгән форум узды. Моңа кадәр Россиядә балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирүнең торышына кагылышлы мондый форумның булганы юк иде. Санкт-Петербургта уздырылган бу форум - беренчесе. Әлеге форум барышында «Россиянең 100 иң яхшы мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф оешмасы» бәйгесенә йомгак та ясалды.
Бәйгедә шәһәрдә күп еллар дәвамында уңышлы эшләп килүче 2нче «Миләшкәй» балалар бакчасы коллективы да катнаш­ты һәм җиңеп чыкты.
- Балалар бакчалары өчен бәйге үткәрелү хакында без Интернет чыганаклардан белдек һәм катнашырга булдык, - дип сөйли 2нче балалар бакчасы мөдире Кадрия Вәлиева. - Бәйге шартларына ярашлы рәвештә, тәрбиячеләребез белән берлектә «Балаларның физик һәм психик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту» һәм «Тирә-юньне танып белү һәм тикшерү» темалары буенча материаллар туплап җибәрдек, аларны башкарылган эшләрне чагылдырган фоторәсемнәр белән бизәдек. Соңыннан мәгълүм булганча, Россиянең төрле төбәкләреннән 200гә якын балалар бакчасы катнашкан бәйгедә. РФ Дәүләт Думасы депутатларыннан, атаклы галимнәрдән торган мәртәбәле жюри безнең тәрбиячеләрнең эш тәҗрибәсен җентекләп тикшергән һәм аларга уңай бәя биргән.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Санкт-Петербургта булган. Бәйгедә җиңеп чыккан 2нче балалар бакчасы коллективына «Россиянең 100 иң яхшы мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф оешмасы» алтын медале һәм Диплом, ә бакча мөдире Кадрия Галим кызына «Ел директоры-2013» мактаулы билгесе һәм оештыру комитеты әгъзалары кул куйган таныклык тапшырылган.
Үзенең күркәм эшләре белән танылган «Миләшкәй» балалар бакчасын тагын бер яңалык көтә: киләсе елда бакчага капиталь ремонт ясалачак. Уңайлы шартлар тәрбиячеләргә тагын да тырышыб­рак эшләргә мөмкинлек бирәчәк, дигән сүз.
Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X