Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

24 яшьлек фермерның планнары зурдан

Таш йортлар арасында, дүрт стена эчендә яшәгән кешенең тормышын тамырдан үзгәртү мөмкинме?!

Әлбәттә, бары тик зур теләгең һәм мөмкинлегең булу кирәк. Әнә үз эшен башлап җибәрүче Рәмил Фәйзуллин чеп-чи шәһәр малае. Аның каравы, күңеле таш диварлар арасына түгел, ә табигать кочагына тарта.
Татарстан республикасында гамәлдә булучы, фермерлык эшен башлап җибәрүчеләргә ярдәм программасы нигезендә быел безнең районда, конкурс нәтиҗәләре буенча, дүрт кеше 1 млн 500 мең сум күләмендә грант откан. Алар арасында Казан егете Рәмил Радик улы Фәйзуллин да бар. Ул узган ел Яшел Үзән районының Ивановское авылы яныда сатып алу шарты белән 1 гектар җирне арендага алган булган. Булачак фермерның үзе белән якыннан танышырга дип без нәкъ шул урынга юл тоттык.
Бирем буенча районның кайсы гына почмагында булырга туры килми, атна саен диярлек аркылыга-буйлыга иңләп торсак та, без аяк басмаган урыннар бар икән әле, җәмәгать. Ә инде шәһәрдән ерак түгел, оҗмаһ бакчасына тиң булган гүзәллекне күрми яшәү, безнең өчен бик үк дөрес булмас иде. Чынлап та, бу авыл бик матур урынга урнашкан, янәшәдә генә урман, тирәсен төрле агачлар уратып алган аланлыкта яңа танышыбызның участогы. Бу якның табигатенә бер сокланып килгән булсак, булачак фермерны күргәч, күзләребез тагын шарланды.
Алия ГАЯЗОВА

Тулырак - газетаның 48нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X