Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

24 сентябрь – Корбан бәйрәме

Исламның изге бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете якынлаша. 24 сентябрьдә барча мөселман халкы мәчетләрдә җыелып, гает намазларын укыр, изге догаларын кылыр, иншАллаһ.

Яшел Үзән муниципаль районы мөхтәсибе, имам-хатыйб Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин якын туган кардәшләребезне олуг бәйрәм белән котлап, шатлыклы имин көннәр, сәламәтлек тели.
- Гает намазы шәһәребезнең өч мәчетендә укылачак. Мөселманнарга иртәдән үк иртәнге намазга хәтле килеп җитәргә кирәк. Гает көнендә намазны мәчеткә килеп укуның савабы чиксез. Кояш чыкканчы бер сәгать алдан, 4 сәгать 30 минутта азан әйтелә башлый, иртәнге намаз укыла, шәкертләр Коръән укый, бәйрәм вәгазе сөйләнә. Гает намазы 6 сәгатьтә башлана. Аннан соң Коръән укып, дога кылынгач, авыз ачарга кирәк. Болардан соң корбан чалу башлана. Быел ул Гоголь урамында урнашкан мәчет янында оештырыла. Махсус карап үстерелгән корбан сарыклары кайтарылып, шартларын туры китереп, корбанлыкларны махсус кешеләр эшкәртеп торачак. Сарыкларның авырумы, түгелме икәнлегенә шикләнергә кирәкми, барысының да ветеринар кәгазьләре бар. Теләге булган кешеләр мәчеткә алдан ук язылып куйса, яхшырак булыр иде.
Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Сезне мөбарәк Корбан бәйрәме белән тагын бер кат чын күңелемнән котлыйм. Олы бәйрәм көнендә укыган намазларыбыз, кылган гыйбадәтләребез, чалган корбаннарыбыз кабул булсын! Амин!

Тулырак - газетаның 69нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев