Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2017 елда больничный листлар электрон формада биреләчәк

Хәзер илнең өч төбәге поликлиникаларында пациентлар больничный листларны электрон формада ала ала. Әлегә бу "пилот" программа гына, әмма 2017 елдан башлап ил тулысы белән шуңа күчәчәк.

Больничныйларны электрон формада алу эшне күпкә җиңеләйтә. Имзалар да җыярга, мөһерләр дә сугып торырга кирәк түгел. Бу шулай ук ялган листларга чик куячак.

Электрон формага беренчеләрдән булып Әстерханда, Белгородта һәм Мәскәүдә күчкәннәр. Хәзер аны Новосибирскила да үзләштерә башлаганнар. Шулай да кешегә сайлау мөмкинлеге бирелә: больничныйны аңа кәгазь формасында алыргамы, әллә электроннымы. Болардан тыш аның тагын бер өстенлеге бар: ул икътисадый югалтуларны исәпләргә, кеше сәламәтлеге белән идарә итәргә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев