Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2016 елны нәрсә киеп каршы алырга?­

2016 ел хуҗасы - утлы кызыл Маймыл булачак. Көнчыгыш календарь буенча ул каршылыклы хайван. Шуңа да Яңа елны каршы алганда нинди кием кию турында астрологлар фикере бүленгән.

Яңа ел төнендә ел хуҗалары гына түгел, ә табигый көчләр дә алмашыначак. Маймыл утлы булгач, кызыл йә булмаса кишер төсен сайларга кирәк. Бу төсләрнең кушылмасына яки сары төскә өстенлек бирсәгез дә була. Шулай ук ачык, гадәти булмаган костюм кисәгез дә утлы Маймылның күңеленә хуш килер.
2016 елда озын күлмәк һәм классик ирләр костюмы кию мөһим түгел. Катлы-катлы тегелгән кыска итәк, төсле чалбар белән футболка, төрле төсле бәрхет галстук - болар барысы да кызык, гадәти булмаган, җанлы булып күренәчәк. Һәм моңа капма-каршы фикер дә бар, йолдызлар тыныч төсләргә киенергә киңәш бирә. Киемнәрегез аксыл- көрән, крем, ал төстә булырга мөмкин. Мондый образ йомшак, гадәти, тыныч булып күренәчәк. Аксыл блузка уртача озынлыктагы итәк белән килешле булыр.
Шулай итеп, 2016 елны нәрсә киеп каршы алырга? Арты ачык кызыл озын күлмәкме, әллә аксыл көрән төстәге блузка кияргәме? Бәлки, кыска кызыл итәк белән сары майка гына киеп җибәрергәдер? Болар бары тик астрологлар киңәше генә. Күргәнегезчә, йолдызлар да бертөрле генә киңәш бирми. Иң мөһиме - костюмыгызның материалы синтетик тукымадан түгел, ә табигый тукымадан булуы.
Яңа ел прическасы
Маймыл күңелле, уйнарга яратучан хайван, сайлаган прическагыз да аңа килешергә тиеш. Ул вульгар, катлаулы, креатив булырга тиеш түгел. Романтик, элегант сүзләре күбрәк туры килә.
Озын чәчле булсагыз, гөдрәләтергә мөмкин. Гадәттә, чәчегезне өеп йөргән булсагыз, бәйрәмдә прическагызны тамыр­дан үзгәртеп, туры итеп кенә куя аласыз. Чын чәчәк белән бизәп тә куярга мөмкин.
Макияж
Быел матурлыгыгызны чагылдыра торган табигый макияж актуаль. Кашларыгыз да килеш­ле итеп сызылган, аллә каян кычкырып тормаска тиеш. Макияж кигән киемегезгә туры килсен. Әгәр дә киләсе елны ачык төсле күлмәк киеп каршы алырга телисез икән, йөзегез тыныч тонда булсын. Һәм, киресенчә, гади, тыныч төстәге кием киясез икән, төп басымны макияжга ясагыз. Ялтыравык­лы элементларга игътибар бирегез. Тень сайлаганда аксыл-көрән төсләргә игътибар итегез.
Аксессуар сайлыйбыз
Утлы Маймыл булгач, алтын бизәнгечләр бик тә актуаль булачак. Алка, муенса, беләзек - нәзакәтле генә түгел, ә канун буенча да туры килә. Караңгы төстәге киемгә көмеш бизәнгечләр килешә. Гәрәбәдән ясалган әйберләр дә кисәгез була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев