Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2016 елга астрологик фараз

Уттай кызыл Маймыл елы үзенең тәэсирен 2016 елның 8 февраленнән башлап, 2017 елның 28 гыйнварына кадәр дәвам итә.

Чынбарлыкта акыллы Маймыл 2015 елның августыннан бирле безнең белән хакимлек итә инде.
Тынычлык яраткан Сарык елы белән чагыштырганда, Маймыл елы иҗади уңышларга бай булачак. Коммерция эшчәнлегенең уңыш китерүе бар. Әмма социаль, сәяси һәм халыкара өлкәләрдә скандалларсыз булмас. Маймыл тавыш-гауга ярата.
Проблемаларны креатив хәл итүче эш сөючән кешеләргә, галимнәргә, сәясәтчеләргә, интеллектуалларга һәм коммерсантларга уңыш килер. Авантюрист һәм аферистларга да ел уңышлы булмакчы, чөнки Маймыл елы бит.
2016 елның төп символы - ут стихиясе. Аның белән бик сак эш итәргә кирәк. Төп төсләр - кызыл һәм кызгылт-сары.
2016 ел хуҗабикәләргә - өй тулы кунак, ә ир-атларга сөйгән ярларына карата дәртле хисләр вәгъдә итә.
Кучкарларга быел сәламәтлекләрен ныгытырга мөмкинлек ачылыр. Партнерлык мөнәсәбәтләре проблемалы булырга мөмкин. Гаиләгә кагылышлы мөһим карарларны көз көне генә кабул итәргә кирәк.
Үгезбозаулар өчен шактый гына катлау­лы ел көтелә. Акча мәсьәләсе тынгылык бирмәс. Аякны юрганга карап сузарга кирәк. Иҗади эшчәнлек уңыш китерер.
Игезәкләргә ел тотрыклылык китерер. Төп вакыйгалар гаиләгезгә һәм йортыгызга кагылыр. Һөнәри өлкәдәге уңыш тормыш тәҗрибәсенә бәйле булачак.
Кыслаларга быел интеллектуаль эшчәнлек уңыш китерер. Кайберәүләр торак шартларын яхшыртыр. Гаиләдә чыккан ызгышларны көч кулланып хәл итүдән сакланыгыз.
Арысланнар өчен әйбәт ел. Финанс мөмкинлекләре артачак. Шулай ук килешү эшләре табыш китерер. Әмма сәламәтлеккә нык игътибар бирү кирәк. Якыннарына карата түземлелек таләп ителә.
Кызларга шәхси планда ел уңышлы булмакчы. Финанслар зур контроль таләп итәр. Бөтен амбицияләрне тыеп, якыннарга карата игътибарлы булу таләп ителә. Түземле һәм толерант булырга кирәк.
Үлчәүләр быел үзләрен бик бәхетле хис итәчәк. Әмма ел гади булмас. Алар үз эшләрен ачып җибәрер, сәламәтлекләрен ныгытыр, кайбер финанс проблемаларын хәл итәргә туры килер.
Чаяннар өчен бу ел гаилә кору өчен уңайлы булыр. Әмма амбицияләрне тыеп, закон белән дус яшәргә тырышырга кирәк. Эш качмый, вакытны күбрәк гаиләгә багышларга киңәш итә астрологлар.
Укчыларга быел күбрәк интуициягә таяныр­га кирәк. Аларга бизнес, интеллектуаль эшчәнлек уңыш китерер. Әмма финанс өлкәсендә контроль кирәк. Анда инде закон хәрефен һичшиксез сакларга кирәк.
Кәҗәмөгезләргә гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен әйбәт чор. Һөнәри эшчәнлектә законнарга буйсынырга һәм иминлек чараларын күрергә киңәш ителә. Күптән күрешмәгән ерак туганнар белән очрашу мөмкинлеге булыр.
Сукояр гаиләләре өчен әйбәт ел. Парт­нерлар яисә тормыш иптәше ягыннан матди ярдәм көтелә. Әмма юлларда йөргәндә сак булырга кирәк.
Балыкларның гаиләсендә тотрыклылык саклана. Иҗади потенциал тагын да артачак. Быел партнерлар аларны ярдәмнән ташламас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев