Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Быел машина хуҗаларын нинди үзгәрешләр көтә?

2016 ел Татарстан йөртүчеләре өчен яңалыкларга бай булачак. Араларында машина хуҗаларының күңеленә хуш киләчәк үзгәрешләр белән беррәттән шактый кырыслары да юк түгел. Алар белән укучыларыбызны да таныштырып китәбез.


    Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калмыйм дисәң...

    Билгеле булганча, 15 гыйнвар көнне Россиядә яңа закон гамәлгә керәчәк. Аның буенча суд приставлары бурычлы затларны машина йөртү хокукыннан вакытлыча азат итү мөмкинлеге ала. Бу - машиналардан кала, су һәм һава транспортына да кагыла. Әлеге карарны кабул итү өчен бурычлы затның штрафлары 10 мең сум тәшкил итү кирәк.

    Мәгълүм ки, хәзерге вакытта Татарстанның суд приставлары карамагында түләнмәгән штрафлар буенча 1 миллионнан артык эш бар. Аларның 700 меңе физик затларга карый. Бурычлы татарстанлыларның 60 проценты исә машина йөртү таныклыгына ия икән.

    Ташламага кемнәр лаек?

    Икенче бер үзгәреш сөенечле булуы белән игътибарга лаек. Әгәр дә машина хуҗалары ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләргә җитешә икән, аларга 50 процентлы ташлама каралган.

    Мәсәлән, тизлекне 20-40 км/сәгатькә арттырган өчен 500 сум штраф урынына - 250 сум, ә светофорда кызыл ут януга карамастан, хәрәкәтне дәвам иткән өчен 1000 сум штраф урынына - 500 сум түләргә мөмкин булачак.

    Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта Татарстандагы ЮХИДИ штрафларының 99 процентын шул рәвешле түләп була. Хәер, чыгармалар да юк түгел. Болар - юл йөрү кагыйдәләрен икенче тапкыр бозу, кагыйдәләрнең исерткеч эчемлек кулланган хәлдәге йөртүче тарафыннан бозылуы һ.б. Аларга штрафны тулысынча түләргә туры киләчәк.

    «Акыллы" камералар сакта...

    2016 елдан башлап, республикада машиналарның ОСАГО полислары булу-булмауны махсус фото һәм видеокамералар ярдәмендә тикшерә башладылар. Беренче чиратта, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның ОСАГО полислары игътибарга алына. Әлеге яңа система камералар яныннан узучы һәр машинаны автомат рәвештә тикшерү мөмкинлеге бирә. Әгәр дә ЮХИДИ идарәсенең махсус базасында әлеге машинаның ОСАГО полисы турында мәгълүмат юк икән, автомобиль хуҗасы штрафка тартылачак. Шунысы да мөһим: ОСАГО полисы булмаган затларга штрафлар күп тапкырлар юлланырга мөмкин. Ник дигәндә, штраф мондый камералар яныннан узган саен саналачак.

    Әйтергә кирәк, ОСАГО полисын яңа гына ясаткан затлар әлеге тикшерүләрдән азат ителә. Хәер, бу өстенлек биш көн генә дәвам итәчәк, чөнки иминият компанияләренә полис турындагы мәгълүматны бердәм базага кертү өчен нәкъ менә шулкадәр вакыт бирелә.

    Автомәктәпләрдә яңа кагыйдәләр

    2016 елдан башлап, машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә аеруча тырышырга туры киләчәк: имтихан бирү кагыйдәләре катлаулана. Бу үзгәреш яшь машина йөртүчеләрнең әзерлеген күпкә сыйфатлырак итәр, нәтиҗәдә юллардагы аварияләр саны кимер дип уйланыла.

    Үзгәрешләргә килгәндә, алар имтиханның теория өлешенә генә түгел, гамәли өлешенә дә кагыла. Билгеле булганча, хәзерге вакытта тесттагы 20 сорауның икесенә дөрес җавап бирмәсәң була. Яңа кагыйдәләр нигезендә исә дөрес булмаган һәр җавап өчен өстәмә биш (!) бирем чишәргә туры киләчәк.

    Махсус мәйдандагы имтихан да катгыйлана. Хәзерге вакытта кулланыла торган "змейка", "эстакада" һәм "гаражга керү"гә тагын ике күнегү өстәлә. Машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә "параллель паркинг" һәм "пассажирны машинадан имин төшерү өчен туктау" кебек биремнәрне дә дөрес итеп башкарасы булачак.

    Имтиханның шәһәр эчендәге өлешенә килгәндә, биредә әллә ни зур яңалыклар юк диярлек. Бердәнбер үзгәреш имтиханны бәяләү системасы җитдиләнү белән бәйле. Әгәр хәрәкәт башында машина кинәт сүнсә, бу кечкенә хата булып саналачак. Куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен дә укучыны шелтә көтә.


    интертатру

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев

    2
    X