Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2015 елның төп вакыйгалары

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елны парклар һәм скверлар елы дип игълан итте.

Гоголь урамында төзелгән яңа йорттан ТР сәламәтлек сак­лау министры Адел Вафин табибларга фатир ачкычлары тапшырды.
85 яшьлек Әхмәт Сираҗиев ветеран спортчылар арасында янә Дөнья чемпионы булды. Карашәм авылында туып үскән якташыбызның исеме Казан шәһәренең Мактау китабына кертелде.
Яшел Үзән халкы гына түгел, ә илебез Эчке эшләр идарәсенең «Перехват» операциясенең барышын күзәтте. Игорь Богаченко үзе эшләгән Саклык банкыннан 60 миллион сумнан артык акча белән качкан иде. Берничә көннән аны һәм ярдәмчесе Илья Кострубинны Мари Илендә тоттылар.
Февраль
Азык-төлеккә кискен генә бәя күтәрелде. Карабодайны килосы 90 сумга кадәр артты.
10нчы гимназиядә узган күренекле якташыбыз, мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 190 ел тулуга багышланган юбилей тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Март
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров «Майс­кий» теплица комбинатында булып, химикатларсыз үскән яшелчәдән авыз итте.
Казанда иң эре сәүдә үзәкләренең берсе - «Адмирал» янып көлгә әйләнде. Һәлак булучылар арасында Урысбага егете Айзат Фәсхетдинов та бар иде.
Апрель
10нчы гимназия каршында Каюм Насыйри һәйкәленә нигез ташы салынды.
Яшь көрәшчеләр «Яшел Үзән» газетасы призына уздырылучы турнирга җыелды. Абсолют батыр Айнур Салаватовка газетаның төп призы - велосипед бирелде.
Май
Илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршы алды. Яшел Үзәндә бәйрәм зурлап билгеләп үтелде.
Кече Шырданда Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл ачылды.
Карашәмдә тирә-як авылларда яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтергә тәгаенләнгән модульле яңа ФАП ачылды. Шундый ук учреҗдениеләр быел Татар Танаенда, Олы Шырданда да сафка басты.
Июнь
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» ачык акционерлык җәмгыятендә тантаналы төстә 22100 проекты белән төзеләчәк «Океан» чик буен саклаучы кораб­ленә нигез салынды.
Осиново бистәсендә 260 урынга исәпләнгән «Йолдыз­чык» балалар бакчасын ачу тантанасында ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Июль
Июль ае салкын килде.
«Болгар» радиосы, дөресрәге, «Чәкчәк шоу» егет-кызлары Бакырчыга чып-чын көтү көтәргә кайтты. Кичен зур бәйрәм салют белән төгәлләнде.
Август
Рус Наратлысы авылында янгын чыгып, алты балалы гаилә урамда калды.
Казан Сабан туенда катнашкан 11 район мәйданчыклары арасында Яшел Үзәннеке аерылып торды.
Механика көллияте базасында Ресурслар үзәге ачылды.
Сентябрь
Мулла Иле үзенең 775 еллыгын искиткеч олуг бәйрәм итеп билгеләп үтте.
ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов төзекләндерүдән соң, бала тудыру йортын, «Киләчәк» балалар бакчасын ачты һәм Яшел Үзән активы белән очрашты.
ТР Президенты һәм җирле вәкиллекле органнарга депутатлар сайлавы оешкан төстә узды. Президент булып кабат Рөстәм Миңнеханов сайланды.
«Яшел Үзән» газетасының туган көне. Безгә - 20 ел!
Октябрь
Карамалы Тауда тимер юл ядкяре булган мәһабәт паровоз белән яңа парк ачылды.
Йошкар-Ола - Яшел Үзән автомобиль юлының 115нче чакрымында юл чишелеше ачылды.
Шарм-эль-Шейхтан Петербургка очучы Россиянең А-321 пассажир самолеты Синай ярымутравына барып төште, 217 пассажир һәм экипаж әгъзасы вафат булды.
Сәйдәшев урамындагы йортта газ шартлый. 32 яшьлек ир гомерен шушындый юл белән өзәргә маташкан.
Ноябрь
«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» 120 еллык юбилеен билгеләп узды.
Декабрь
Күгеш мәктәбенә күренекле якташлары, режиссер Газиз Айдарский исеме бирелде.
Бакырчыда авылның мәчетенә кадәр 60 млн сумга төзелгән юл ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев