Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

2014 ел нәтиҗәләре

Март Норлатта тулысынча яңартылган, иркен бинада балалар бакчасы ачылды. Мулла Иле мәктәбендә атаклы галим, филология фәннәре докторы, РФ гуманитар фәннәр академиясе академигы Гомәр Саттаров белән очрашу булды. ПОЗиС суыту техникасы җитештерелә башлавының 55 еллыгын бәйрәм иттеләр. Апрель 1 апрельдән шәһәр эчендәге маршрут автобуслары бәясе 15тән 17 сумга күтәрелде. Шулай ук...

Март

  • Норлатта тулысынча яңартылган, иркен бинада балалар бакчасы ачылды.
  • Мулла Иле мәктәбендә атаклы галим, филология фәннәре докторы, РФ гуманитар фәннәр академиясе академигы Гомәр Саттаров белән очрашу булды.
  • ПОЗиС суыту техникасы җитештерелә башлавының 55 еллыгын бәйрәм иттеләр.

Апрель

  • 1 апрельдән шәһәр эчендәге маршрут автобуслары бәясе 15тән 17 сумга күтәрелде. Шулай ук илдә барлык төр пенсияләр дә артты.
  • «Әнгам» сәүдә ширкәте генераль директоры Әнвәр Миңнуллин «Ел хәйриячесе-2013» бәйгесе лауреаты булып танылды.
  • Төмәндә узган Россия чемпионатында чаңгыда шуу остасы Андрей Ларьков ике көмеш медаль яулады.
  • Кырымнан бер төркем делегация эшлекле визит белән килеп китте.
  • «Яшел Үзән» газетасы призына яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча, үткәрелгән ярышта 80гә якын көрәшче катнашты. Яшүсмерләр күрше районнан да килде.
  • Кырым республикасыннан килгән кунаклар «Майский» агрокомбинатының ТР авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү тармагының йөзек кашы икәнлеге үз күзләре белән күреп китте.

Май

  • Шәһәрнең 2нче балалар бакчасы «Россияне 100 иң яхшы мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф оешмасы-2013» бәйгесендә җиңеп чыкты. Бакча мөдире Кадрия Вәлиева «Ел директоры - 2013» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
  • ТР авыл-хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Идел аръягы басуларын карап чыккач, район хуҗалыкларының кырлары әйбәт күренә дип бәяләде.
  • Олы Карагуҗа мәктәбе 95 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтте.àВетераннар советы җитәкчесе итеп Тәлгать Гыйззәтуллин билгеләнде.
  • 21 майда Горький исемендәге завод чираттагы корабын тантаналы рәвештә суга төшерде. «Океан»-22100 проекты буенча төзелгән бу корабль дөньядагы бар океанда да йөзү мөмкинлегенә ия.
  • Тимераякта шуу остасы Лилия Хәлилова Дубайда узган дөнья ярышларында көмеш медаль алып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев