Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

200 мең штраф салганнар

Ати (административ-техник инспекциясенең) чыбыркысы никадәр каты сугуын бу юлы авыл урамын ямьсезләп, капка төбенә теләсә нәрсә өеп куйган агай-эне генә түгел, «Татнефтепродукт» холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте (Яшел Үзән районы буенча) дә татыды.

АТИ хезмәткәрләре гел юлда, күчмә тикшерүләрне еш уздыралар. Җәйнең кыл уртасында, 16 июльдә, югарыда күрсәтелгән оешманың районда автомобильләр ягулыгы станцияләре тикшерелә. Тикшерү беркетмәләренә күз салсаң, барлык станцияләрдә дә Яшел Үзән шәһәр Советының 2014 елның 26 маенда 251нче карары белән кабул ителгән «Яшел Үзән шәһәре муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләре» үтәлмәве күренә. Оешманың Олы Ходяш авылы янында урнашкан («Мәскәү-Уфа» М-7 трассасы) 215нче станцияне генә алыйк. АЗС территориясендә урнашкан стела формасындагы мәгълүмат конструкциясе район башкарма комитеты белән килештереп эленмәгән. Чүп контейнеры мәйданчыгы ремонт таләп итә, чүп чыгару буенча мәгълүмат та юк. АЗС территориясендәге мәгълүмат щиты кояшта уңган, эстетик яктан матур түгел һ.б. Бәдрәф тә махсус билгеләнгән урында ясалмаган, үзидарә органнары белән килештерелеп салынмаган, үзәкләштерелгән канализациягә тоташтырылмаган. АЗСка килүчеләр өчен биотуалет куелмаган.
Тикшерелгән 24, 101, 214нче станция­ләрдә дә шуңа охшаш хилафлыклар табылган. Һәм АТИ «Татнеф­тепродукт» холдинг компаниясе»н ТР Административ хокук бозу кодексының 3.6 маддәсенең 1нче бүлеге кагыйдәләрен бозган өчен 200 000 сум күләмдә административ штрафка тарткан.
Монда беркетмәнең кайбер таләп­ләре белән килешмәскә дә була. Мәсәлән, кыр уртасындагы бәдрәфне берничек тә үзәкләштерелгән канализациягә тоташтырып булмый, минемчә. «Татнефтепродукт» холдинг компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте дә шундый фикергә килгән һәм, АТИ штрафы белән килешмичә, ТР Арбитраж судына һәм ТР Яшел Үзән шәһәр судына административ органның карарын законсыз дип табуны сорап, гариза белән мөрәҗәгать иткән. Әмма ике суд та административ комиссиянең 2016 елның 19 июлендә чыгарган 795нче карарын үз көчендә калдырган. Моның белән нәрсә әйтәсебез килә: шәһәр Советы кабул иткән «Яшел Үзән шәһәре муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләре», димәк, закон һәркем өчен дә бер. Аны гади авыл кешесе дә, дәрәҗәле оешмалар да бертигез үтәргә тиеш.
Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев