Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

18 май – Халыкара музейлар көне

Бүген Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин котлау сүзләре җиткерде.

- Халыкара музейлар көне уңаеннан барыгызны да ихлас тәбрик итәм! 2014 ел илебезнең мәдәни тормышында онытылмас вакыйгаларга бай булды. Мәдәният елында Татарстан Республикасының музейлары һәм музей-тыюлыклары фондлары һәм күргәзмәләр белән бәйле зур эш башкарды. Республика музейларына игътибар зур: узган елда музей караучылар саны 3,5 миллионнан артып китте. Болгар тарих-археология комплексы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде, шулай ук «Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәбият музей-тыюлыгы» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе ачылды. Болар барысы да 2014 елның иң күренекле вакыйгалары булды.

Бүгенге көндә музейлар төрле аудиториягә - мәктәп укучылары, туристлар төркемнәре, аерым шәхесләргә хезмәт күрсәтә. Бөтен дөньяда һәм илебездә тупланган тәҗрибәгә таянып, музейга килүчеләрне, иң беренче чиратта, экспонатларның «бренды», ягъни аларның «танылганлыгы» җәлеп итә дип әйтергә мөмкин. Шуңа да республика музейларының күргәзмә эшчәнлеге илнең иң күренекле музейлары белән уртак проектлар оештыруга юнәлтелгән.

Зур казанышларыбыз, уңышларыбыз булуга да карамастан, безнең әле башкарасы эшләребез байтак. Свияжск утрау-шәһәрчеген ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен рәсми кәгазьләрне әзерләү эше актив алып барыла. 2015 елда төзекләндергәннән соң В.И.Ульянов-Ленин музей-йорты һәм А.М. Горькийның әдәби-мемориаль музее, Е.А.Боратынский музее ачылачак. Болар илебезнең төрле почмакларыннан, чит илләрдән килгән туристларга кызыклы булырга тиеш.

Музей хезмәткәрләренең югары һөнәри осталыгы, эш сөюе һәм иҗади омтылышы республиканың мәдәни хәзинәләрен бөтен дөньяда танытуга ярдәм итәр дип ышанам.

Сезне тагын бер кат әлеге бәйрәм уңаеннан котлыйм, сәламәтлек, актив һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлек, яңа һәм кызыклы проектларны гамәлгә ашыруда зур уңышлар телим! - диелә министрның котлавында.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев