Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

162 мең сумга «дәвалаган»

Яшел Үзән шәһәр суды ике пенсионердан 162500 сум урлаган элек хөкемдә булган 31 яшьлек Ярославль өлкәсендә яшәүче мошенник хатынга карар чыгарды. Хәзер бу аферист биш ел да өч ай колониядә үз срогын тутырачак.

Яшел Үзән шәһәр прокуроры ярдәмчесе Рифат Сафиуллин сөйләвенчә, 2017 елның августында бу мошенник хатын 88 яшьлек әбинең авыру аякларын дәваларга ышандыра. Әбинең фатирында «халык дәвалаучысы» башта бер стакан су сорый һәм шуңа хуҗабикәгә алтын әйберләрен салырга куша. Әлбәттә, әби авыруларыннан котылырга теләп, стаканга алтын алкаларын, йөзекләрен һәм чылбырын сала. Аннан соң мошенник хатын әбидән кара тукыма сорый. Әби аңа иске кара күлмәген китереп тоттыра. Ялган дәвалау чы шул күлмәк белән стаканны каплый да алтыннарны шул күлмәккә төргән сыман итә һәм әбигә биреп яшереп куярга куша. Нәтиҗәдә пенсионер хатын 15 мең сумга алдана. 
Икенче очрак 2017 елның сентябрендә теркәлә. Шул ук аферист 77 яшьлек хатынны алдап, аның 147500 сумын урлап алып чыгып китә. 
Хөкем ителүче судта соңгы очракны гына таныса да, хөкемдарлар аның гаебен ачыклап үз карарын чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев