Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

10 мең турист килеп киткән

Былтыр Яшел Үзәннең һәм Казанның туристлык агентлыклары аша шәһәргә һәм районга 15 мең турист килеп киткән, шул исәптән 10 меңе - Зөя кала-утравына. 4 меңнән артык турист Раифада булса, 500е, авылдагы тормыш-көнкүреш, яшәү шартлары белән якыннан кызыксыну максатыннан, Норлаттагы «Лучезарный» җәмгыятенең кунак йортына килеп киткән. Яшел Үзән, Васильево һәм Мизиново...


Былтыр Яшел Үзәннең һәм Казанның туристлык агентлыклары аша шәһәргә һәм районга 15 мең турист килеп киткән, шул исәптән 10 меңе - Зөя кала-утравына.

4 меңнән артык турист Раифада булса, 500е, авылдагы тормыш-көнкүреш, яшәү шартлары белән якыннан кызыксыну максатыннан, Норлаттагы «Лучезарный» җәмгыятенең кунак йортына килеп киткән. Яшел Үзән, Васильево һәм Мизиново музейларын тамаша кылучылар бар. Быелның беренче яртысында 10 меңнән артык кеше Зөя кала-утравына килеп киткән.
Туризмны үстерү һәм җәелдерү, туристларны җәлеп итү нияте белән «2011-2016 елларда ЯҮМРда туризмны үстерү» программасы, бер елдан соң «2012-2014 елларда ЯҮМРда авыл туризмын үстерү» программасы кабул ителде. Бер үк вакытта икътисад, идарә итү һәм хокук институтының туристлык бизнесы кафедрасы (Казан), «Travel & work» туристлык агентлыгы һәм Татарстан Республикасында эчке туризмны үстерү «Туральянс «Алтынчәч» ассоциациясе белән хезмәттәшлек урнаштырылды, районда һәм шәһәрдә туристлык хезмәте күрсәтүчеләрнең базасы төзелде һәм шушы эшчәнлек белән шөгыльләнергә теләк белдерүче эшмәкәрләрнең киңәшмәләре үткәрелде.
«Район башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе» муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе Алексей Сафин сүзләренә караганда, «Travel & work» туристлык агентлыгы һәм Татарстан Республикасында эчке туризмны үстерү «Туральянс «Алтынчәч» ассоциациясе белән килешеп, туризмны үстерүнең өч юнәлеше билгеләнгән: Раифаның (авыл туризмы) - монастырьга һәм Олы Якегә кәбестә ярминкәсенә баруны үз эченә ала; Зөя кала-утрауның (авыл туризмы) - Зөя кала-утрау, Исаковода ачык һавадагы татар этнография музее һәм Норлатта «Лучезарный» җәмгыятенең кунак йорты; Васильевоның (рекреацион туризм) - «Хижина рыбака» проекты.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе «Зөя кала-утравы» проектын җәелдерү буенча актив эш алып бара. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә утрауда Кытай Халык Республикасының кинога төшерү бүлеген, ЮНЕСКО вәкилләрен каршы алуны оештыра. Зур спорт ярышларын Зөя кала-утравында үткәрүгә зур көч куела. Мисал итеп, Казан - Яшел Үзән - Зөя кала-утрау маршруты буйлап узган чаңгы ярышын китерергә мөмкин. Йә булмаса, Яшел Үзән - Зөя кала-утрау маршруты буйлап узган велосипед ярышын.
Шул ук вакытта шәһәр халкы өчен махсус экскурсияләр оештыру да җайга салынган. Шәһәр предприятие һәм оешмалары эшче-хезмәткәрләре өчен утрауга экскурсияне үзенең транспорты белән дә оештыра ала. Автобусларны «Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиесе» ширкәтеннән дә заказ буенча алырга мөмкин. Тарих белән танышырга теләүчеләр өчен тагын бер юл бар: туризм өлкәсендә билгеле бер тәҗрибә туплаган туристлык компанияләре ярдәмендә утрауга барып була. Байтак учреждение, предприятие эшчеләре Зөя кала-утравына коллектив белән бергә баруны хуп күргән: бәясе дә арзанрак, экскурсовод та ялларга мөмкин.

Әлифел Таразова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X