Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 гыйнвардан поездлар расписаниесе үзгәрә?

1 гыйнвардан 24 шәһәрара йөри торган поездларның расписаниесе үзгәрә. Әлеге үзгәрешләр Казан-Свияжск, Казан-Паратск, Арча-Казан, Казан-Албаба, Шәмәрдән-Казан һәм башка юнәлештә йөрүче поездларга кагыла. Казан-Свияжск юнәлешендә йөрүче электричка Албабага кадәр йөриячәк. Казаннан 16:23тә китеп, Албаба станциясенә 18:16 сәгатьтә кайтып җитәчәк. Албабадан Казанга баручы электричка 18:51дә китеп, башкалада 20:45тә булачак. Албаба-Арча юнәлешендә йөрүче...

1 гыйнвардан 24 шәһәрара йөри торган поездларның расписаниесе үзгәрә. Әлеге үзгәрешләр Казан-Свияжск, Казан-Паратск, Арча-Казан, Казан-Албаба, Шәмәрдән-Казан һәм башка юнәлештә йөрүче поездларга кагыла.

Казан-Свияжск юнәлешендә йөрүче электричка Албабага кадәр йөриячәк. Казаннан 16:23тә китеп, Албаба станциясенә 18:16 сәгатьтә кайтып җитәчәк. Албабадан Казанга баручы электричка 18:51дә китеп, башкалада 20:45тә булачак.

Албаба-Арча юнәлешендә йөрүче поезд Албаба-Казан маршруты буенча җибәрелә. Албабадан 09:33 сәгатьтә китеп, Казанга 11:27 сәгатьтә кайтып җитәчәк.

Яңа расписание хакында төгәлрәк мәгълүматны кассаларда белергә яисә ОАО «Содружество» www.sodruzhestvoppk.ru. сайтыннан карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев