Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 августтан КАСКО буенча иминият тарихы бердәм базага кертелә

КАСКО һәм автогражданлык җаваплылыгын ирекле иминиятләштерү белән шөгыльләнүче лицензияле барлык компанияләр дә 1 августтан иминият тарихының электрон базасына мәҗбүри кертеләчәк.

Бу хакта Россия автоиминиятләштерүчеләр союзының иминият тарихы идарәсе җитәкчесе Алексей Мерцалов җиткергән. Шул рәвешле тәртипле машина йөртүчеләр өчен КАСКО полисына бәяләрне киметмәкчеләр.

- Иминият тарихы бюросы КАСКО һәм автогражданлык җаваплылыгын ирекле иминиятләштерү буенча эш алып бара. Чөнки ОСАГО буенча бу мәгълүмат күптәннән бар инде. Әлеге базаның төп максаты - һәлакәтсез йөргән иминиятләштерүчеләр өчен шактый зур ташламалар булдыру, - дигән Алексей Мерцалов.

intertat.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X