Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 августта Казан Сабан туе Каенлыкта уздырыла

1 августка билгеләнгән башкала Сабан туен Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта уздырыла. Милли бәйрәмне шушы вакытка күчерү, Сабан туен Дөнья чемпионатына килгән кунакларга да күрсәтү өчен эшләнелде.

Сабан туе 11:00 сәгатьтә башлана. Оештыручылар театральләштерелгән тамаша, татар эстрадасы йолдызлары һәм бию коллективлары концерты, төрле уеннар, 200ләп батырны үзенә җыйган көрәш ярышы кунакларының күңеленә хуш киләчәк, дип ышандыра.

Татарстанның 11 районы республика халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен чагылдырган стенд та әзерли, ди.Кечкенәләр өчен махсус "Балалар Сабан туе"да оештрылачак.

Бәйрәм 15:00 сәгатьтә Казан ипподромына күчә. Анда ат чабышыннан тыш, татар эстрадасы артистларының концерты да узачак дип хәбәр итә intertat.ru..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев