Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 апрельдән пенсияләр арта

1 апрельдән Татарстанда яшәүчеләрнең социаль пенсияләре 10,3 %ка арта. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте җиткерде.

Шулай итеп, федераль ташламалардан файдаланучыларга (ветераннар, инвалидлар, радициядән зарарланган гражданнарга, Советлар Союзы Геройларына, Социалистик хезмәт Геройларына һәм башкалар) айга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү 5,5 %ка индексацияләнәчәк.

1 апрельдән дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия, ай саен бирелүче өстәмә матди ярдәм һәм социаль пенсия күләменнән чыгып билгеләнүче башка социаль түләүләр дә 10,3 %ка арта. Шулай итеп, Татарстанда 78 меңнән артык пенсионерның (шуларның 75,5 меңе - социаль пенсия алучы) пенсия күләме арта.

Арту пенсия акчасына нинди үзгәрешләр кертә соң? Беренчел исәпләүләр буенча, социаль пенсиянең уртача күләме - 7679 сум, инвалид балаларга түләнүче социаль пенсия уртача 11 мең 442 сум булачак. Сугыш нәтиҗәсендә инвалидлыкка чыккан гражданнарның һәм ике пенсия алучы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның уртача пенсиясе 29 мең 781 сум һәм 30 мең 378 сум булачак.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев