Яшел Үзән

Иң күп укылган яңалыклар

  • 20 января 2018 в 08:40
    Дмитрий Рогозин: «Без сезнең эштән канәгать»
    А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында 22160 проектындагы патруль корабле сериясендә алтынчы корабльгә нигез салу тантанасы булды.
  • 20 января 2018 в 09:52
    Урамда – кыш... Чана, чаңгы шуар чак
    Спорт белән шөгыльләнү бүген, чынлап та, модада. Элек тә чаңгыда, тимераякта шуа, хоккей уйный идек инде, диярсез. Шулайдыр да, тик бүген авылларда, берсеннән-берсе күреп, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга омтылучыларның көннән-көн артуы үзенә бер күңелле. Авылны һич кенә дә кышкы йокыга талган дип әйтеп булмый, җәмәгать. Киресенчә, кичен салада икенче тормыш башлана гына әле.
  • 20 января 2018 в 11:12
    Сайлауларга бар да әзер
    2018 ел сайлауларының кайчан буласы инде һәркемгә мәгълүм – бу 18 март. Шулай ук, 6 елга президентлыкка кемнәрнең кандидат булып торуларын да һәркемнең беләсе килде. 12 гыйнвар төнендә бусы да ачыкланды. Исән-имин, билгеләнгән датаны җиткереп, күңелебезгә хуш килгән ил башлыгын гына сайлыйсы калды.
  • 20 января 2018 в 12:50
    «Яшел Үзән» остаханәсе
    Кыш – кошларга аеруча авыр ел фасылы. Чөнки нәкъ менә бу вакытта аларга азык табуы авырая. Һәм кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Моның өчен әйдәгез җимлекләр ясыйк. Ә аны ясау ысуллары бихисап. Без сезгә иң гадиен тәкъдим итәбез.
  • 20 января 2018 в 14:05
    Аерылышкач та хатынның баласына алимент түләргәме?
    – Бер хатынга өйләнеп аның баласын уллыкка алырга телим. Аерылыша калсак аның алимент таләп итмәячәге турында өйләнешү килешүендә (брачный контракт) язып буламы? Баласын да, үзен дә минем торакта теркәгән очракта, шулай ук аерылыша-нитә калсак, проблемалар булмасмы икән?
  • 20 января 2018 в 15:26
    Күңелемдәгесен әйтәм
    Идел катса да, шатлык китермәде. Авылга барыбер юл кыскармады. Боз кичүе - бер якка 170 сум. Артык кыйммәт. Әйләнгечтән кайтырга туры киләчәк.
  • 20 января 2018 в 16:59
    Рамил Әсхәдуллин: «Әти безнең белән аралашмыйча яшәсә, трагедия булыр иде»
    Рамил Әсхәдуллин күпләргә Гамил Әсхәдуллинның улы һәм «Мунча ташы» театрында җырлап йөрүче егет буларак таныш. Җырлаудан кала, аранжировка, көйләр язу белән дә шөгыльләнә ул. Мәктәптә укыганда егетнең каратэ белән шөгыльләнәсе килсә, Гамил абый аны оста баянчы итеп күрергә тели.
  • 20 января 2018 в 18:40
    «Бакырчымда таңнар ата»
    Әй, Бакырчым, минем туган җирем, Тирә-якта сиңа тиңнәр юк! Туган авылының чын патриоты, аның әле бик күп гасырлар яшәвен бар булганы белән теләп, киләчәге, язмышы өчен ихлас борчылучы шәхес, бакырчылы Рәйханә Зәйнуллинаның «Бакырчымда таңнар ата» дип тирән мәгънә салынган исем астында 287 битле китабы яңа гына табадан төшеп, дөнья күрде.
  • 20 января 2018 в 20:27
    Мулла Иле егете бит ул!
    Узган елның декабрь ахырында Яшел Үзән шәһәре һәм районының 50 сәләтле укучысы музыка театрының колонналы залында башлык Александр Тыгин белән очрашты. Мондый бәхет республика, бөтенроссия буенча фән олимпиадаларында, иҗади бәйгеләрдә, билгеле спорт ярышларында җиңү яулаган, иҗтимагый тормышта актив катнашкан балаларга елмайды. Башкаларга үрнәк булып торган укучыларның әти-әниләре дә чакырулы иде.
Реклама