Яшел Үзән

Соңгы хәбәрләр

  • 22 сентябрь 2018 - 17:15
    Күңелемдәгесен әйтәм
    Тагын сөт акчасы турында шалтыратуыбыз. Без сөтне Ульян эшмәкәренә тапшырабыз, бәясе көлке – 10 сумнан. Күрше Карашәмдә 11 сумнан җыялар икән дип ишеттек. Ә без кемнән ким? Ни өчен берүк кеше төрле бәядән ала? Аптыраган инде менә.
    44
    0
    0
  • 22 сентябрь 2018 - 16:10
    Президентыбыз: Безнең максат - хезмәт кешесенең абруен күтәрү!
    Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты уздыру – Татарстанда эшче белгечлекләр әзерләү инфраструктурасын булдыру мөмкинлеге.
    42
    0
    2
  • 22 сентябрь 2018 - 13:52
    Район башлыгы урынбасары сайланды
    14 сентябрьдә депутатларның чираттан тыш кырык беренче сессиясендә Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының урынбасары сайланды.
    41
    0
    0
  • 22 сентябрь 2018 - 12:55
    Урман түзә, сез дә түзегез
    Мәкаләне яза башлагач, кечкенә чакта укыган шигырьдәге әлеге юллар искә төште (авторы истә калмаган, гафу). Эчтәлеге түбәндәгечә: кешеләрнең урманда ни теләсә шуны кылануларыннан, агачларны кисү-сындыруларыннан, артларыннан «дуңгыз оясы» калдыруларыннан гаҗиз булган, туйган аю шәһәргә килеп үзен нәкъ шул тәрбиясезләр кебек тота. Ә кешеләрнең моңа исе китә, нигә болай тәртипсезләнәсең, диләр. «Урман түзә, сез дә түзегез!» – дип җавап бирә аю.
    47
    0
    0
  • 22 сентябрь 2018 - 11:05
    Сездән – хезмәт, район башлыгыннан – бүләк
    Район башлыгы призына «Яшел Үзән» газетасы «Иң яхшы ишегалды» бәйгесен 2015 елдан бирле оештыра. Һәм катнашучылар саны елдан-ел арта. Быелгы бәйгегә гариза бирүчеләр дә шактый иде. Бары тик конкурс шартларына туры килмәүчеләр генә төшеп калды.
    47
    0
    0
  • 22 сентябрь 2018 - 09:35
    Хокук сакчылары студентлар белән аралаша
    «Россия балалары – 2018» ведомстводантыш комплекслы оператив-профилактик операциясе кысаларында, районыбызның балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчәсе, «Форпост» һәм эчке эшләр бүлегенең иҗтимагый советы хезмәткәрләре, Яшел Үзән механика көллиятенең беренче курс студентларының ачык утырышында катнашты.
    40
    0
    0
  • 22 сентябрь 2018 - 07:56
    Кунак әби йортына кайткан кебек булдым
    Беркөнне әни йокыдан махсус иртәрәк торган. Көтү куган вакыттан да алдарак уянуының сәбәбе бар. Җәй көне авылда кунаклар күп, бала-чага тавышы көне буе тынмый, шуңа күрә иртәнге тынлыкта торып, бертуган сеңлесе Фәния Әхмәтҗанованың яңа чыккан китабын укырга утырган ул. Ят тавышка сискәнеп уянып китсәм, әнием «Ватаным» китабын кочаклап елап утыра иде. «Ватан ул нәселең нык булуга инанудан башлана икән», – диде әнием күз яшьләре аша. Бу китапның миңа, гаиләмә, туганнарыма, гомумән, әлеге басмада телгә алынган һәркемгә ни дәрәҗәдә әһәмиятле һәм кирәкле икәнен әнә шул мизгелдә аңладым кебек.
    39
    0
    1
  • 21 сентябрь 2018 - 18:25
    Яшел Үзәндә хәләл ризык ярминкәсе кайда уза?
    Шимбә, 29 сентябрьдә, “Яңа Тура” технополисы территориясендә авыл хуҗалыгы хәләл ризык ярминкәсе узачак.
    54
    0
    0
  • 21 сентябрь 2018 - 16:24
    Татарстан синоптиклары кисәтә
    Көндез республикада һава температурасы +19-24 градус тәшкил итәчәк.
    124
    0
    0
  • 21 сентябрь 2018 - 15:00
    Теш табиблары фәнни-гамәли конференциягә җыелды
    Яшел Үзәндә теш табиблары “Стоматология авыруларын профилактикалауда үсеш перспективасы: проблемалар һәм аларны чишү юллары” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциягә җыелды.
    101
    0
    1
  • 21 сентябрь 2018 - 13:46
    Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» генераль директоры Андрей Кузьминга интервью бирде
    Андрей Кузьминның Татарстан Президенты белән әңгәмәсенең тулы версиясе sntat.ru интернет-ресурсында 22 сентябрьдә дөнья күрәчәк.
    165
    0
    1
  • 21 сентябрь 2018 - 13:14
    Татарстанда дүрт медицина тернәкләндерү үзәге төзеләчәк
    Хәзерге вакытта Татарстанда 900 тернәкләндерү урынына ихтыяҗ бар, диде министр.
    86
    0
    0
  • 21 сентябрь 2018 - 13:04
    Кибет карагына 180 сәгатьлек мәҗбүри эш
    Сәүдә нокталарыннан урлаулар эчке эшләр бүлегендә һаман теркәлеп тора. Хәзер бит үз-үзеңә хезмәт күрсәтә торган кибетләр бик күп. Шуннан файдалана караклар. Кайберләре ачыктан-ачык талап та чыга сәүдә нокталарын.
    79
    0
    1
  • 21 сентябрь 2018 - 11:05
    Пенсионерлар сорауларына белгечләр җавап бирә
    3 октябрьдә 15 сәгатьтә Яшел Үзән социаль яклау бүлегендә өлкән буын кешеләрен кабул итәләр.
    73
    0
    0
  • 21 сентябрь 2018 - 10:09
    Бер атна элек баткан
    Яшел Үзән районында 9 сентябрьдә суга баткан балыкчы гәүдәсе табылган.
    69
    0
    0
Реклама