Яшел Үзән

Соңгы хәбәрләр

  • 11 ноября 2011 в 04:20
    Янә бер фаҗига
    7 ноябрь кичендә Йошкар-Ола - Яшел Үзән - Казан трассасында «семерка», юл кырыена очып төшеп, әйләнеп каплана. Автомобиль шоферының, каты бәрелү сәбәпле, башы җәрәхәтләнә, мие селкенә, аны дәваханәгә озаталар, ә менә хатынына медикларның ярдәме инде кирәк булмый - фаҗига булган урында 23 яшьлек ханымның гомере өзелә...
  • 11 ноября 2011 в 04:19
    Казанга бару бәясе артты
    Казанга автобуста элек 40 сум түләп барырга кирәк булса, хәзер билет бәясе 50 сум тора. Ә «Форд» автомобильләрендә бару бәясе 55 сум. 1 декабрьгә исә Мирный бистәсендә яңа автовокзал ачылыр дип көтелә. Аннан исә Казанга 35 сумга гына барырга мөмкин булачак дип ышандыралар.
  • 11 ноября 2011 в 04:19
    Сорауларыгыз булса
    Муниципаль район башлыгының халык белән очрашулары дәвам итә. Бүген, 11 ноябрьдә, Сергей Батин иртән сәгать 8дә Ленин урамындагы 60нчы йортта урнашкан «Энергосервис-М» һәм «Жилэнергосервис» оешмаларында булса, сәгать 2гә Васильево пыяла заводына, кичке сәгать 6да 5нче гимназиягә киләчәк. 14 ноябрьдә шундый ук очрашу сәгать 11дә - КАИ филиалында, кичке сәгать 6да...
  • 11 ноября 2011 в 04:18
    «Үлемне кайда саталар – хәбәр ит!»
    Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт ноябрьнең 10ыннан 18енә кадәр әнә шулай дип аталган акция уздыра. Наркотик тарату, әлеге матдәләргә бәйле кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү, гомумән, наркотикка кагылышлы сорауларыгыз булса, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: наркоконтроль хезмәте - 8-55-5-00; табиб-нарколог - 4-98-20; мәгариф бүлеге белгече - 4-97-61; яшьләр бүлеге белгече...
  • 11 ноября 2011 в 04:17
    Социаль ипотека»: конкурс тәмамланырга 3 көн калды
    фатир алырга мөмкинлек биргән, хыялдагы торак мәсьәләсен тормышка ашырырга ярдәм иткән дәүләт программасы. Әлеге программа гамәлгә ашырыла башлаган вакытта аңа шикләнеп караган гаиләләр дә булгалады, хәзер исә, күпме кешенең иркен, яңа фатирларда яшәвен күреп, «Социаль ипотека» чиратына басучылар саны артканнан-арта гына. Сер түгел, аз керемлеләр өчен «Социаль ипотека» программасы -...
  • 11 ноября 2011 в 04:14
    Өлкәннәрне нәрсә борчый?
    чираттагысы 3 ноябрьдә Горький исемендәге мәдәният сараенда узды. Муниципаль район башлыгы бу көнне шәһәрнең мактаулы гражданнары, өлкән яшьтәге сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашты. Конференцияләр залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Өлкән яшьтәгеләрнең башлыкка һәм төрле хезмәт җитәкчеләренә сораулары күп җыелган иде, шуңа күрә очрашу өч сәгатьтән артык дәвам...
  • 11 ноября 2011 в 04:10
    Бөтен өмет яшьләрдә
    Яңа уку елы башлануга спорт мәктәпләре дә тулы көчләренә эшли башлый. Яңа төркемнәр җыйналып, спорт уеннарына яңа көчләр җәлеп ителә. Балалар-яшүсмерләр спорт көрәше мәктәбенә дә балалар бик теләп йөри. Филиалларында шөгыльләнүчеләр дә бихисап. 5нче татар гимназиясе - шуның бер мисалы. Мондагы көрәш түгәрәкләрен тренер-укытучылар Илдус Рәхимов һәм Рамил Садыйков җитәкли....
  • 11 ноября 2011 в 04:01
    Без менә ниләр эшлибез, ә сез?
    Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан Татарстанда күп кенә мәдәни чаралар уздырылды. Г.Тукай елы игълан ителүгә, безнең бакчада да еллык план кабул ителде, гәрчә Тукай иҗаты тәрбиячеләр игътибарыннан беркайчан читтә калганы булмаса да. Без, тәрбиячеләр, Тукайның иҗади җәүһәрләрен эшебездә бик яратып кулланабыз, Су анасы, Шүрәле - балаларның иң яраткан...
  • 11 ноября 2011 в 03:54
    Фатирларга конкурс бара
    ШәһәрнеңТургенев һәм Королев урамында «Социаль ипотека» программасы буенча төзелгән йортларда, фатир уйнату өчен, конкурс игълан ителде.Чиратта торучылар үзләре теләгән фатирларга заявка бирә ала. Конкурс 15 ноябрьдә тәмамлана. Әлеге темага кагылышлы тулырак язманы газетабызның алдагы саннарының берсендә укый аласыз.
  • 11 ноября 2011 в 03:52
    Өмәләр тәмам. Тирә-юнь чистардымы?
    Яшел Үзән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе 3нән 29 октябрьгә кадәр шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү айлыгын үткәрү турындагы карарга кул куйган иде. Карарга ярашлы рәвештә 15, 29 октябрьдә - шимбә өмәләре, 5,12, 19, 26 октябрьдә чисталык көннәре үткәрелде. Өмәләр вакытында барысы 160 кубометр чүп-чар җыелды һәм каты көнкүреш калдыклары...
Реклама