Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 34 очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә COVID-19 таратуга каршы көрәш буенча оператив штаб. Татарстан республикасында COVID-19 корбаннарының гомуми саны 439га җиткән. 16 973 пациент тернәкләнде, шул исәптән 42се соңгы тәүлек эчендә.