Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Все рубрики

Сәләтле егет

Алмаз Гарәфетдинов исеме газета укучыларыбызга яхшы таныш. Соңгы елларда ул, Яшел Үзән муниципаль район территориясендә татар телендә үткәрелгән бөтен төр бәйгеләрдә һәм бәйрәмнәрдә актив катнашып, һәрвакыт призлы урыннар ала. Әлифел ТАРАЗОВА Алмаз - 7нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең Х сыйныф укучысы. Мәктәпнең горурлыгы ул. «4» һәм «5» билгеләренә генә...

Алмаз Гарәфетдинов исеме газета укучыларыбызга яхшы таныш. Соңгы елларда ул, Яшел Үзән муниципаль район территориясендә татар телендә үткәрелгән бөтен төр бәйгеләрдә һәм бәйрәмнәрдә актив катнашып, һәрвакыт призлы урыннар ала.

Әлифел ТАРАЗОВА

Алмаз - 7нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең Х сыйныф укучысы. Мәктәпнең горурлыгы ул. «4» һәм «5» билгеләренә генә укый, спорт белән җитди шөгыльләнә, шигырьләр яза, матур әдәбият китапларын укырга ярата, кыскасы, белмәгәне юк аның. Ерак китмәс өчен, Алмазның быел гына ирешкән кайбер уңышларын санап китәм: «Татар егете - ил бөркете» муниципаль бәйгесендә «Иң сәләтле егет» номинациясендә - җиңүче; «Тукайның тылсымлы сүзе» муниципаль бәйгесендә, балалар һәм яшүсмерләр арасында үткәрелгән Коръән укучылар бәйгесендә - призлы урыннар. Моннан тыш, Алмаз каратэ буенча үткәрелгән спорт ярышында да җиңеп чыккан. 2005 елдан шөгыльләнә ул каратэ белән. Спортның бөтен төре белән дус. Кыш көне чаңгыда шуарга ярата. Ел саен, татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән республика олимпиадаларында катнашып, җиңү яулый. Алмаз - Ризаэддин Фәхреддиннең «Гыйлеме күп булган кешеләргә карап, аз белемле булудан оялмагыз, әмма белергә кулыгыздан килә торган нәрсәләрне белми калудан оялыгыз», - дигән фикере белән килешеп, кулыннан килгән һәр эшне җиренә җиткереп үтәргә тырышучы егетләрнең берсе.
Мәктәпнең җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Аны мәктәптәге укучылар бердәмлеге оешмасы клубының («Клубус») президенты итеп сайлаганнар. «Иптәшләремнең һәм укытучыларның ышанычын акларга, мәктәпнең данын күтәрү өчен бөтен көчемне куярга тырышачакмын», - ди ул. Шулай да аның иң яраткан шөгыле - уку. Төпле, тормышта нык басып торырлык һөнәр алуга әзерлек. Бу максаттан чыгып, 1нче мәктәптә ачылган КДЭУ көллиятендә икенче курста укый. Бер генә буш вакыты да юк Алмазның, әгәр дә вакыты булса, сеңелләрен тәрбияләргә булыша, чөнки ул зур - әби, бабай, 4 сеңлесе булган дус, тату, бердәм гаиләдә яши. Бар яктан үрнәк егетләр Алмаз кебек була торгандыр ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев