Яшел Үзән

Алланың кашка тәкәсе (9 өлеш)

- Беләсең, шулаймы, дустым Алмаз!

Әнә ни рәвешле басым ясый. Тәмам һөҗүмгә күчте бит әле бу. Карышсаң, каршы төшсәң, күкерт кебек кабыначак. Ни дияргә белмәссең...

-Фәлах абый, - дип, булдыра алганча ипле һәм ягымлы итеп дәшәргә тырышты ул. - Мин белгән, сез белгән төшенчәләр бар. Ә яшьләрнең, егет-җиләннең уенда башкачарак та булырга мөмкин. Барысын да үзебезчә генә сөрмик әле без.

- Ташла, - дип кул селтәде Фәлах. - Яшьләрнеке... дип, сөйләнеп утырган булма әле. Яшьнеке дә шул, картныкы да шул, җай чыккачтын да кымтырыклый башлау инде. Маймыл бабалардан килгән инстинкт.

- Ярату, гашыйк булу дигән төшенчәләр дә бар бит.

- Булса соң?!. Ул ярату дигәнең яшьләрдә генә була, дип уйлыйсыңмы? Чын ярату ул, дустым, Алмаз, өлкән яшьтә күп мәртәбәләр көчлерәк тә була икән...

- Ышанмыйм. Ярату дигән сүзгә мин үзем, гомумән, ышанмыйм. Хатын-кыз бер хәл. Ә ир-ат? Үз-үзен кулда тота алмавы, йомшаклыгы диеп кенә кабул итәм.

Коелып төште Фәлах. Кемнән-кемнән, әмма Алмаздан көтмәгән иде ул бу сүзләрне.

- Яратуга, гашыйк булуга ышанмыйсыңмы? - дип, гаҗәпсенеп, кабатлап сорады.

- Юк, ышанмыйм.

- Үзең соң, үзеңнең яратканың булгандыр бит?

- Юк. Булмады...

- Бервакыттадамы?

- Бервакытта да, берәүне дә яратмадым. Бары үземне генә!

- Ә өйләнгәнсең ич?..

- Яратканга түгел. Фатирлы булганга өйләндем.

Башын чайкап, ни әйтергә белми аптырап торды шәһәр хуҗасы. Һәм үзалдына сөйләргә кереште. Эчкерсез иде аның бу сүзләре.

- Яратмадым дисең, ә?!. Гаҗәп... Гаҗәп кеше икәнсең бит син. Бәхетлегә санаргамы сине, бәхетсезгәме - ни дияргә белми аптырап калдым бит әле менә... Ә мин менә гомерем буе газап чиктем шул яратудан. Һәм бүген дә газапланам. Күзем төштеме - яратам. Дөньямны онытам... Эшемне... Гаиләмне онытып яратам менә. Берни эшләр хәл юк, Алмаз дустым, син ул газапларны кичермәгәч аңлый да алмыйсың инде мине. Ай авыр, авыр да соң ул мәхәббәт газаплары!.. Берсеннән котылдым гына дисең, икенчесе башлана.

- Шагыйрь, - дип, көлемсерәп алды Алмаз. - Шагыйрь булырга кирәк булган икән сезгә. Күңелегез шундый нечкә... - Һәм тиз генә салпы якка салам да кыстырып куйды. Артыгын әйтеп ташлады ич. - Ә югыйсә шундый акыл иясе һәм көчле, гайрәтле дә кеше үзегез.

Чигәләрен кашып куйды Фәлах һәм соңгы һөҗүмгә күчте.

-Бераз читкәрәк тайпылдык, Алмаз. Әйтәсем килгәне шул, сеңелеңне барыбер келәттә бикләп тота алмассың. Мин булмасам, ул барыбер бүтән бер-бер мокытка яисә мүкләк сыерга китәчәк.

-Китсә китә инде, нишлисең... Мин бит аның келәт сакчысы түгел, ачкычларын миңа бирмәде.

-Үзең, әнә, яратмадым дисең. Ә өйләнгәнсең. Торыр урының булмаганга, фатирлы хатынга өйләнгәнсең. Ләйсән-сылуга да, ихтимал, фатир кирәк булыр. Шәһәрдәге фатирларның ачкычы кем кулында икәнлекне син беләсең.

- Беләм, Фәлах Экзамыч, сездә бик күп нәрсәләргә ачкыч бар. Әмма ни эшлим соң?!. Үз сеңлемә «фатирлы булырсың, Фәлах абыең белән йокла», дип әйтимме? Аңлагыз мине.

- Син дә аңла, Алмаз. Әйттем ич, яратам.

- Үтәр әле бер... Моңарга кадәр дә яраттым, дисез. Аларын оныткансыз. Монысын да онытырсыз, сез бит көчле кеше.

Фәлахның түземлеге бетте. Ниһаять, тавышын күтәрә төште ул.

- Мин башлаган эшне ярты юлда ташларга күнекмәгән, бик беләсең килсә. Шуны онытма, Ләйсән барыбер минеке булачак. Иртәме-соңмы минеке... Шуны бел!

- Сез бит аңарга өйләнергә җыенмый торгансыздыр? Ул кыз бала, Фәлах абый!

- Ярату турында сөйләшәбез, дустым. Өйләнү-аерылу турында түгел. Киләчәк үзе күрсәтер.

Алмазның түземлеге бетте, түзәр әмәле калмады. Уч төпләре белән маңгаен каплады ул. Әйтерсең, суларга һава җитми, һава юк. Күпме сөйләшергә мөмкин инде бу хакта. Күпме чәйнәргә мөмкин бер үк балык башын. Ул хәл итә торган мәсьәлә түгел бит.

- Мин китәм, - диде ул, аягүрә басып.

- Кая китәсең? Син бер кая да китә алмыйсың, дустым.

- Кәефем начар. Һава җитми башлады. Фәлахның үз кәефләре дә шәптән түгел иде, күрәсең.

Сүз күп. Ә нәтиҗә юк. Ул да эч пошканнан, чарасызлыктан сөйләшә иде.

- Бар кит, - диде, ниһаять. - Әмма Ләйсәнгә әйт, паспортын фатирлар теркәү бүлегенә илтеп бирсен.

- Ул моны эшләмәячәк. Горурлыгы рөхсәт итмәс.

- Алай булгач паспортын үзең сорап ал. Ике-өч көн эчендә миңа бирерсең, - диде Фәлах, кулын сузды.

Кәефсез генә кул кысыштылар. Күзләре очрашмады. Мондый хушлашудан соң ни булыр, Ходай үзе генә белә.

- Сау булыгыз, күрешкәнгә кадәр, - диде Алмаз, дәшми генә чыгып китүдән уңайсызланып.

Фәлах җавап бирергә ашыкмады. Көттерде. Махсус шулай эшләде, әлбәттә. Инде Алмаз беркат ишекне ачып үзе артыннан ябарга җыенганда гына хуҗаның тавышы ишетелде.

- Депутатлык турында онытма анда. Сайланырга... җиңәргә кирәк. Җиңәргә...

Ә күңелендә ни булып, аның шул мизгелдә ниләр уйлаганын ул бары үзе генә белә.

- 26 -

Байлык, мөлкәт дигәндә Алмаз тәкатьсез иде. Фәлах тәкъдим иткән фатирдан да баш тартмады. Алдын-артын уйламады, Ләйсәннең паспортын, килешенгән вакытта, үз куллары белән китереп тапшырды.

Фәлах исә моны үзенең чираттагы бер җиңүе кебек кабул итте. Паспортны китерделәр. Димәк, фатирдан баш тартырга җыенмыйлар. Ә фатир зур байлык, җитди бүләк бит ул шәһәр кешесенә. Кайсы студентның бер үзенә аерым фатирга ия булганы бар икән. Фатир өчен ярты гомерен, сәламәтлеген сарыф итеп завод-фабрикаларда эшләде бит шәһәр халкы. Фатир турындагы хыял, өмет белән ун ел, егермешәр ел тоташтан эшләделәр.

Ә монда шәһәр хуҗасы үзе паспортыңны соратып тора. Кем карышсын, башына тай типмәгән берәүнең дә. Абыйсы ярата байлыкны. Димәк, сеңлесе дә ерак китмәгән. Фатир - зур байлык. Ләйсәннең үзенә күрә буйсынуы, ризалашу билгесе итеп кабул итте моны Фәлах. Фатир аның соңгы һәм иң зур корбаны. Сирәк, бик сирәк хатын-кызларга гына тәти торган корбан ул. Юкса, күпчелек кызлар үзен күрүгә, исемен ишетүгә үк эреп, җебеп төшә торганнар иде. Ә инде бер-бер алтын балдак яисә муенса-фәлән алып бирсәң тәкатьсыз калалар... Шампан һәм шоколад белән генә дә торып калганнары бар. Бүләктә мени соң хикмәт. Фәлах белән бергә булган яисә Фәлахның сөяркәсе икән, дигән сүз берничек тә сатып алып булмый торган байлык, хәзинә бит ул алар өчен. Ишекләр ачыла, каршылыклар калмый... Тимерне кызуында сугып, файдаланып кына өлгер.

Яңа фатирны атна-ун көн эчендә әзерләп, бер очтан кирәкле мебель белән җиһазлап куярга боерды Фәлах. «Ачкычын үземә кертерсез», - диеп басым ясады. Һәм тагы, кабинетта икәүдән-икәү генә булуларына да карамастан, ярдәмчесенең колагына үрелеп пышылдауга күчте. Нидер аңлатты Фәлах. Ә тегесе тиз генә аңышмады. Яңадан кабатлады хуҗа кеше. Бармакларын бөгеп-бегеп, уч төпләренә ниләрдер сызып-сызып аңлатты. Бик тә җитди һәм серле аңлату булды бит әле бу. Нигә юрарга белмәссең...

Ләйсән белән борчак пешмәү шактый аптыратты Фәлахны. Ул гаеплене көзгедән түгел, читтән эзләде. Аның уенча, төп гаеп теге кара мыеклы студент. Ләйсән артыннан күзәтеп, күз-колак булып йөрүче куштан йомышчылары хәбәр артыннан хәбәр җиткереп тордылар.

«Алар һәркөн бергә. Кичләрен дә, көндезләрен дә... Ләйсән бүлмәсенә кереп бикләнгән чаклары да була», - диделәр.

- Утны сүндерәләрме? Куна да каламы әллә? - дип төпченде Фәлах, тәмам пошаманга төшеп.

Ут сүнгәнне абайлаучы булмаган әлегә кадәрле. Шулай да егетне кисәтергә, кисәткәнне аңламаса, ул очракта инде аягын кыскартырга туры килер, дигән фикергә килделәр.

Егет кисәтелде. Консерваторияның актлар залыннан орган музыкасы тыңлап рухланып кайтып килүләре иде. Ләйсән белән Азамат каршысында кинәт, «Мерседес» маркалы джип пәйда булды. Ачы сызгыру авазлары чыгарып тукталды ул кинәт. Өч егет-җилән атылып чыкты аннан. Куркып-каушап калган кыз белән егет каршысына аркылы чыгып бастылар.

- Сиңа сүзебез бар. Сөйләшик читкә китеп, - диде берсе.

Азамат карышмады.

- Соң, сөйләшик, - диде.

Ләйсән моны нигә юрарга белмәде. Кычкырырга, аваз салырга иткән иде дә, файдасын күрмәде. Егеткә дә тимәделәр бит әнә, кулларын болгый-болгый нидер аңлаттылар гына бары. Һәм китеп тә югалдылар.

- Аларга ни кирәк? Синең танышларың идеме әллә? Нигә шулай кыланалар? - дип сорашты Ләйсән.

Егеткә бу гаҗәп тоелды. Ул бит, киресенчә, Ләйсәннең танышлары дип уйлаган иде аларны.

-Беренче кат күрүем мин аларны, белмим, - диде егет.

-Нәрсә диделәр? Янадылар түгелме соң?

-«Бу урамда эзең булмасын. Бу кызны оныт моннан ары», диделәр.

-Ни өчен? Аларның ни хакы бар. Мин аларны белмим. Миндә эшләре булмасын, - дип, тезеп китте кыз. - Алар да мине белмиләр, күргән-белгән кеше түгел.

-Гаҗәп, - дип, башын чайкап куйды Азамат. - Алар синең исемне генә түгел, мине дә белеп сөйләшәләр. «Консерваторияны тәмамлыйсың килсә - оныт», диделәр.

Ләйсәннең йөрәге жуылдап куйды. Хатын-кыз күңеле ич, сизгер ул. Ашыга-кабалана тулай торакка кайттылар. Кыз яшәгән бүлмәгә кереп бикләнделәр. Ләйсән җибәрмәде егетне, курыкты. Беренче мәртәбә утны сүндерделәр шул кичне.

Ут сүндерү турындагы хәбәр көне-сәгате белән Фәләхка да барып иреште. Икенче көнне Азамат хәбәр салмады, күренмәде. Кыз нигә юрарга белмәде моны. Кичен көтте, төне буе көтте егеттән бер-бер хәбәр. Күз йоммады, бүлмәдә утын сүндермәде.

Өченче көнгә киткәч кенә хәбәр килеп иреште кызга. Азаматны кыйнап ташлаганнар икән. Һәм ул, ни сәбәпледер, шифаханәгә түгел, милициягә барып эләккән. «Исерек булган, имеш. Сугышны үзе чыгарган. Хокук саклау органнарында эшләүчеләргә каршылык күрсәткәне өчен хөкем итәчәкләр икән».

Консерватория тарихында очрамаган гадәттән тыш вакыйга иде бу. Студентлар булсын, укытучылар булсын, бөтенесе шул хакта сөйләштеләр. Сөйләшеп кенә калсалар икән, Ләйсәнгә дә бармак төртеп-төртеп күрсәттеләр. Ни эшләргә белмәде кыз. Азаматны бит ул башкаларга караганда яхшырак белә. Аракы эчми ул. Кешегә кул күтәрү түгел, авыр сүз әйтергә дә теле бармый торган егет.

Көннәрдән бер көнне консерваторияның игъланнар тактасына Азматның уку йортыннан куылуы хакында әмер элеп куйдылар. Аяз көндә яшен суккандай тәэсир итте бу хәбәр. Ике уйлап томастан ректор кабинетына юнәлде Ләйсән.

- Ул егетне ни өчен куарга булдыгыз? - диде керә-керешкә.

Ректор каушап калды, аңышмыйча торды. Әмма җавабы әзер иде.

-Куарга булмадык, кудык, - диде, зур эш кырган кешеләргә хас канәгатьлек белән. Ректор ич, килештерергә дә кирәк.

-Ә ни өчен? Аңлата алмассызмы?

-Бу - консерватория. Айныткыч яисә сугыш чукмарларын тәрбияли торган зона түгел, үскәнем.

-Сез аны исерек килеш күрдегезме? Ул кемне кыйнаган, шул кешенең үзен күреп сөйләштегезме?

-Үскәнем, - диде ректор, тирән сулыш алып. - Сезгә мәгълүм булсын, мин эчкәнне-эчмәгәнне ачыклап йөрергә ГАИ хезмәткәре түгел. Айныткычта да эшләмим. Милициядән килгән кәгазьне күрсәтә алам. Менә ул, карый аласыз.

Ләйсәннең каршысына кәгазь китереп салды ректор. Милициядән. Имзасы бар, мөхере сугылган.

- Дөрес түгел бу, ялган, - дип, каршы төште кыз. Кәгазьгә имза куйган фамилияне укырга, хәтерләп калырга тырышты. Әмма ни хикмәт, ул аермачык укырлык түгел иде. - Имза куючының фамилиясен укырлык түгел, дөрес кәгазь түгел бу. Азамат эчми.

Ректорның да аяк терәп сөйләшергә, үз дөреслеген раслауга нигезе юк иде.

-Эчмәсә, сугышкандыр, - диеп куйды.

-Ә сугышмаган да булса?..

-Үскәнем, - диде ректор, чарасыз калып. Кемне-­кемне, әмма бу кызны кабинетыннан куып чыгара алмый иде бит ул. Ләйсәнне яхшы хәтерли. Аны ректор иткән, кеше арасына чыгарган кыз бит ул. Онытмады, барысын да яхшы хәтерли. - Мин сезне яхшы беләм һәм хөрмәт итәм. Ә нигә әле сез ниндидер бер егет кисәге өчен минем белән кыр талашырга җыенасыз. Куылган икән, димәк шулай кирәк булган. Эш тәмам. Ул егетнең сезгә һичбер катышы юк. Онытыгыз аны. Әти-әнисе йөрсен артыннан, сез түгел.

-Азаматның әтисе юк. Әнисе - урын өстендә ята, сез моны белергә тиеш, - дип үҗәтләнде, кырысланды кыз. - Аның артыннан йөрергә кирәкми. Ул үз акылында. Үзе теләсә кемгә ярдәм кулы сузарга әзер егет.

-Белмим шул, белмим... Белмим, - дип баш чайкады ректор. Аның башкача әйтер сүзе, чарасы калмаган иде.

Ректорның икеләнә калуын күргән кыз һөҗүмгә үк күчәргә әзер иде. Өстәлдәге кәгазь кисәгенә ымлады тагы:

- Болар чеп-чи ялган, белегез, - диде. - Сез хәзер үк милициягә барырга, Азаматны аннан алып чыгарга тиешле. Ә ул әмер, приказ, дөрес түгел, ашыгып элгәнсез. Аны юк итәргә кирәк.

Башын чайкап куйды ректор, «имәндә икән чикләвек» диярсең. Дәшми торсаң, ирек куйсаң бу кыздан әллә ниләр ишетерсең әле.

- Үскәнем, - диде ул, бу күңелсез аңлашуны, ниһаять, тәмамларга, йомгакларга вакыт икәнлекне тоеп. - Сез инде алай ук тирәнгә кермәгез, ярыймы. Иң элек өлкән кеше -үзегезнең абыегыз белән кайтып киңәшегез. Аңарга аңлатырга тырышыгыз, йәме. Миннән эш тормас. Миңа килеп терәлмәс... Аңлата алдыммы, үскәнем.

Аңламыймы соң, аңлады. Әмма күтәрелеп берни әйтә алмады, телсез-өнсез калды. «Абыегыз белән киңәшегез...» Димәк, Фәлах эше! Кызлар күңелен алай яуламыйлар, абзый...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 22 июль 2020 - 21:01
    Без имени
    А где искать первые 8 частей?