Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
уку залы

Алланың кашка тәкәсе (5 өлеш)

Шәһәр хакиме үзенең дус-ишләре һәм яраннарыннан матур гына бер делегация туплап унбиш көнлек сәяхәткә чыгып китте.

Хатынын да алды. Бер-ике банк мөдире, акчалырак бизнесменнар һәм теге кара мыеклы кысык күзле шагыйрьне дә ияртте. Ул бик әйбәт шагыйрь, чөнки гел түрәләрнең күзенә генә карап тора...

Матбугатта һәм радио-телевидение аша бу сәяхәтне башкала өчен хәл иткеч бер вакыйга итеп күрсәтергә омтылдылар. Инвестицияләр һәм тагы әллә ниткән акчалар кертелергә тиеш, имеш. Эштән тукталган завод-фабрикалар өчен заказлар табылачак. Аэропортка өр-яңадан реконструкция ясалачак. Шәһәрнең, диңгезе булмаса да, үз флоты булачак. Кыскасы, тыныч кына сөйләп булмый, ишетсәң сулышка кабарлык хәбәрләр. Әнә ич безнең шәһәрнең хакиме ни җиткән масштаблар белән эшли, эзли, таба...

Хакыйкатьтә сәяхәтнең максаты бөтенләй бүтән иде. Махсус самолет белән алар, иң әүвәл, Парижга тукталып кием-салым ягын карарга, хатыннарын мода салоннарында йөртеп киендерергә-тиендерергә ният иттеләр. Аннан Испаниянең Барселона шәһәрендә тукталып коррида, ягъни кеше артыннан чапкан үгезләр тамашасын караячаклар. Бер очтан Италиянең Рим һәм Неаполь шәһәрләренә кагылып узу да күздә тотылган. Ә сәяхәтнең ахырында исә Кипрда бер атналык ял. Урта диңгезнең җылы суларында коенып, алтын комнарында кызынып кайтачаклар.

Фәлахның үз хатыны белән икәүдән-икәү генә башкарачак тагы бер йомышы бар иде, әлбәттә. Күптән түгел Кипрда аның төпчек улы, Байтимер Тимербаевич күршесеннән, диңгезгә караган бер затлы вилла сатып алган. Әти-әнисенең аны бик тә күрәселәре килә, улларын да сагынганнар. Балалар белән бит хәзер шулай, алар яшәгән чит илләргә, җәннәткә тиң утрауларга барып кына күрешергә мөмкин. Заманалар нык үзгәрде...

Дөнья әйләнә сәяхәткә чыгучылар арасында бу юлы Алмаз юк иде. Бу сорауга җавап таба алмый аптырады күпләр. Мин үзем дә моның сәбәбен аңламаган идем башта. Ә чынлыкта Алмаз шәһәр хакимиятенең махсус йомышлары белән Швецария һәм Чехияга җибәрелгән булып чыкты. Тагы бер-ике айдан ау сезоны ачыла икән. Швецария Альпларында ауга чыгу өчен мәҗбүри булган рөхсәт кәгазе аукцион аша зур акчаларга сатыла. Фәлах анда ел да бара. Быел исә Байтимер Тимербаевич та барырга ниятләгән диләр. Димәк, ауны иң югары дәрәҗәдә оештырырга кирәк. Махсус вертолет белән генә очып китәләр дә, ике-өч көн дигәндә дөнья кадәр җир күреп, дөньяның черегән байлары белән танышып-аралашып кире әйләнеп кайталар. Бер-бер тау кәҗәсе очраталармы, аталармы, хикмәт анда түгел. Ягъни, кәҗәсендә түгел, мәҗәсендә.

Ә Чехияга кагылуның сәбәбе Фәлахның үзе өчен генә. Ни гомер онытып торам икән, безнең шәһәрнең хакиме бүдәнә йомыркасы гына эчеп тора бит. Йомырканың иң шәбе көнбатыш Чехия урманнарында. Әүвәл аны бу йомыркалар белән Карловы Вары дигән санаторияга барып-кайтып йөрүче әшнә һәм ялагайлары тәэмин итеп тора иде. Соңгы араларда буш кайта башладылар. Йомырканың тәмен, сихәтен белүче бу дөньяда ул гына түгел иде шул.

Алмаз таба. Фәләхның сәяхәттән әйләнеп кайтуына бер-ике тартма бүдәнә йомыркасы хәстәрләп куярга тиеш иде ул. Аңарга шундый дәүләткүләм мөһим бурыч йөкләтелде.

— 16 —

Кайгыртучан абзалары чит илләрдә сәфәр кылып йөргәндә безнең Ләйсәнебез ни эшли, вакытын ничек үткәрә икән соң?

Фәлах абыйсының студент егет хакында кисәтеп куюы, юраганга юш килгән сыман булды бит әле. Икенче көнне үк буфетта очрашты алар. Чират озын иде. Егет аны чиратсыз гына «пепси» белән сыйлады. Сүз иярә сүз чыгып, таныштылар. Егет Урал якларыннан, Азамат исемле. Армиядә десант гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан. Композиция бүлегендә укый, җырларга да ярата икән.

Булачак концерт турында сөйләштеләр. Җыр турында, музыка турында. Концерт залы каршында очрашу урыны да билгеләнде.

Беренче күрешкәндә Ләйсән аның мыеклы булуын гына хәтерләп калган иде. Консерватория студентлары арасында үзенең таза һәм озын буйлы булуы белән аерылып тора иде ул. Кайда укуын белмәсәң һич тә булачак музыкант яисә композитор, дип уйламассың. Тышкы кыяфәте белән күбрәк спортчыны хәтерләтә. Аерылышкач та гел күз алдында торды аның кыяфәте.

Концертка чем кара костюм киеп килде егет. Галстук урынына, ак күлмәгенә күбәләк таккан. Һәм ул аңарга бик тә килешә. Шундый пәхлеван егет белән янәшә басып тору, ничектер, бераз уңайсыз да, рәхәт тә иде кызга. Көч, гайрәт ташып тора иде аңардан.

Әмма, кыз түгел, егет белдерде үзенең соклануын.

- Кара инде, Ләйсән, син шактый ук чибәр бер кыз икәнсең бит, - диде, елмаеп.

«Шактый ук» дигәненә үпкә белдермәде, шаяруы дип кабул итте.

- Мин үзем дә беләм, - диде кыз. Ләкин шундук үз сүзләре өчен үзенә уңайсыз булып китте. Егеткә шаярту килешә, ә аңарга килешмидер төсле иде.

Егет концерт тәмамланганчы аның янында булыр, тәнәфес вакытында бергә фойеда йөрерләр, кем белә, бәлки соңыннан озатып та куяр, дип өметләнгән иде ул күңеленнән. Баксаң, аның кулында тагы әллә ничә чакыру билеты икән. Һәм ул билетларны берәм-берәм аның кебек үк чибәр, чая кызлар килеп ала торды.

Килгән берсе аңарга исеме белән дәшә, елмаеп-көлеп исәнләшә. Берсе Азаматны бит очыннан үбеп та алды хәтта. Концерт беткәчтен дә, бергә кайтырга дип, күрешергә сүз куештылар.

Ләйсән тик басып тора. Нигә тора инде ул. Ни калган аңарга. Билет кулында ич, китәргә дә барырга кирәк. Уңайсызланудан колаклары ут булып янды. Егетнең күзләре һаман килүчеләр тарафында.

Ниһаять, бөтен кыюлыгын җыеп дәшәр көч тапты кыз:

- Азамат абый, билет өчен рәхмәт, мин китим инде, яме, - диде.

«Юк, юк, китмә, бераз гына көт инде. Тагы менә бу, соңгы билетны гына иясенә бирим дә бергә керербез концерт залына», дигән җавап көткән иде ул аңардан.

- Ярар, - диде егет, аны тәмам хәйран калдырып. - Күрешкәнгә кадәр. Мин җырлагач аяк тибеп кул чабарга онытма, ярыймы.

Һәм... куанган сыман китеп тә барды. Кемгәдер кул болгый-болгый ары китте.

Концертта Ләйсән үзенең ничек утырганын да хәтерләми. Бүгенге беркатлылыгына, үзенең көлке хәлдә кала язуына эче пошып, борчылып утырды. Концерт әйбәт иде үзе. Аның өчен бөтенләй таныш булмаган җырчылар, башкаручылар чыгып торды бер-­бер артлы. Һәммәсе дә яшьләр, матурлар... Гөр китереп кул чаптылар үзләренә.

Азамат та җырлады. Моңлы һәм матур икән тавышы. Аңарга башкалардан да дәррәүрәк кул чаптылар. Берсеннән-берсе матуррак яшь кызлар чәчәк чыгарды үзенә. Махсус куеп торган бит очларыннан үбә торды ул аларны. Ләйсәнгә ошамады бу.

Концерттан тулай торакка кадәр беръялгызы кайтты. Йөгерә-йөгерә кайтты. Әйтерсең, аны кемдер куа килер, куып тотар. Куып тотар да, кызга үзенең хисләрен сөйли башлар кебек тоела иде...

Күр инде, гел бер сәбәпсезгә ашыга, урынсызга борчыла ич ул. Киңәш бирүче, тынычландыручы булмады үзен. Бүлмәсенә кереп бикләнгәчтен, өстен-башын да алыштырып тормастан мендәренә барып капланды. Һәм еларга кереште. Күз яшьләре ташу булып акты, елады да елады. Үзенең нигә, ни сәбәпле һәм кем өчен шулай өзгәләнеп елаганлыгын да белешми иде, югыйсә.

— 17 —

Шәһәр хакименең үз делегациясе, ягъни яраннары белән шәһәргә әйләнеп кайтуы бу юлы да зур вакыйгага әверелде. Телевидение, радио һәм газета вәкилләрен һава аланына ук чакыртып зур пресс-конференция үткәрделәр.

- Фәлах Экзамыч, кыскача гына әйтегез әле, - дип мөрәҗәгать итте турыдан-туры элемтәдә булган шәһәр телевидениесы журналисты. - Бу сәяхәттән нинди тәэсирләр белән кайттыгыз? Безнең шәһәр турында беләләрме Европада? Ярдәм кулы сузарга җыенучылар юкмы?

Сораулар бик җитди иде, күрәмсең, тирән сулыш алды хаким. Һәм зур дәүләт җитәкчеләренә генә хас зирәклек белән сөйләргә кереште.

- Иң элек бу сәяхәтнең гаять эшлекле шартларда узуын билгеләп үтәсе килә. Делегация җитәкчесе буларак, минем дә, һәм башка иптәшләрнең, һәр көне, һәр сәгате тоташ очрашулар, җитди сөйләшүләр белән шыплап тутырылган иде. Баш борыр ара да булмады, арыдык. Әмма сөйләшүләр һәм килешүләрнең нәтиҗәсен безнең шәһәр халкы якын көннәрдә үк үз күзләре белән күрер, көндәлек тормышында сизеп яши башлар, дип өметләник.

Шактый ук дулкынлана иде хуҗа. Шуңаргадыр, сорауларның барысын да хәтерләп тә калмаган иде ул. Аның кояш нурларында чем кара булып кызынган йөзләрендә күзләре генә елык-елык килеп тора, ак тешләре күренеп-күренеп ала.

Ә самолетның арткы ишегеннән йөк машиналарына кайтучыларның багажларын бушаталар. Бер КамАЗга гына сыймагач, икенчесен чакырттылар. Өченчесен...

-Әйе, өметләник. Без дә өметләник, - дип, элеп алды журналист кыз. - Тагы бер соравыма җавап бирмәссезме икән?

-Рәхим итегез, - диде Фәлах, мөлаем елмаеп. Үзеңнең эфирда, бөтен ил, шәһәрнең күз уңында булуыңны онытырга ярамый бит. - Бик рәхәтләнеп җавап бирермен.

-Мисал өчен, Рим, Париж, Мадрид кебек мәшһүр шәһәрләрдә безнең хакта беләләрме?

-Беләләр, әлбәттә, бик яхшы беләләр. Безнең шәһәрнең базар мөнәсәбәтләренә керү юлын, моделен үрнәккә алып сөйлиләр Европада. Аеруча Байтимер Тимербаевичның авторитеты зур Көнбатышта. Аның зирәклеге, сәяси эшчәнлеге хакында таң калып сөйлиләр.

-Берәр мисал да китереп үтә алмассызмы?

-Мисаллар күп инде алар, - дип уйга калып торды хуҗа. Ни дип җавап бирергә белми иде. - Мәсәлән, Франциянең зур бер фирмасы безнең шәһәрнең аэропортын реконструкцияләргә әзер булуын белгертте. Бу бит турыдан-туры Байтимер Тимербаевичның халыкара авторитеты турында сөйли торган факт.

Журналистлар арасыннан нәни генә ым-шым дулкыны узып китте. Арткы рәтләрдән берәү, уйлаганын әйтеп тә куйды хәтта: «Ул аэропортны биш ел һәм җиденче фирма реконструкцияли бугай инде. Башлаган кеше генә юк».

- Тәртип, иптәшләр, тәртип, - дип, тавыш күтәрде пресс-үзәк җитәкчесе. Тәртип өчен җавап бирүчеләр теге журналистны шундук ике яктан култыклап та алдылар һәм алып чыгып та киттеләр.

Туры эфирда күренмәде болары. Туры эфир дәвам итте.

- Безнең шәһәрдәге тагы нинди үзгәрешләр җәлеп итә европалыларны?

- Әйткәннәремә өстәп тагы шуны әйтәсем килә. Безнең шәһәрдәге демократик үзгәрешләр, кеше хокукы өлкәсендә казанышларыбызга таң калып сөйлиләр Европада. Якын арада үзебезгә Европарламенттан тәҗрибә уртаклашу өчен махсус делегация дә килергә тиеш әле менә.

- Рәхмәт, - диде журналист, соң дәрәҗәдә куанып. - Кыскача гына булса да, шундый тирән фикерләрегез белән уртаклашканыгыз өчен рәхмәт. Без һәм шәһәребез халкы сезгә яңадан-яңа уңышлар теләп калабыз.

Иртәгәсен бөтен газетаның беренче битләрендә, яңа гына зур эшләр башкарып һава аланына кайтып төшкән шәһәр башлыгының фотосурәте басылып чыкты. «Европага юл ачык», «Европада безне беләләр» дигән башлар астында мәкаләләр дөнья күрде. Газеталарның берсе, хәтта зур хәрефләр белән тулы табакка рубрика да ачып куйган иде: «Париж, Мадрид, Рим... Чиратта кем?»

* * *

Алмаз да үзенә йөкләнгән мөһим бурычларны үтәп кайткан иде. Бүдәнә йомыркалары Фәлахның кайтуын суыткычта көтеп алдылар. Безнең як аучыларына сирәк тәти торган лицензияләр дә кулга керде. Димәк, зур ауга хәстәрлек күрә башларга да вакыт. Шәһәр газеталарында инде Байтимер Тимербаевичның шәһәр хакиме белән бик тә мөһим визит белән Швецариягә барырга җыенуы хакында хәбәрләр күренгәли башлады.

Алмазның үз мәшәкатьләре дә аз түгел иде. Яңа офиска зурдан кубып ремонт ясап маташмады ул. Эчен-тышын беркат чистартып-буятып алды да, мебель кертеп урнаштырып та куйды. Аның яңа кабинеты шәһәр хуҗасыныкыннан ким түгел иде хәзер. Үзенә генә хезмәт итә торган махсус ял бүлмәләренә тикле бар. Буфеты, саунасы, ваннасы дигәндәй, кабинеттан чыкмый гына да рәхәт кичереп ята ала ул хәзер.

Әмма түшәмгә төкереп ята торган вакыт түгел. Казиноны да эшләтеп җибәрергә вакыт. Ә эше, мәшәкате очсыз-кырыйсыз икән аның. Ресторан һәм ашау-эчү якларын хәл итте инде. Швецарияга әле бу соңгы баруында уен бизнесының «корольләре» белән дә күрешеп аралашты. Якын көннәрдә Монте-Карлодан кунаклар киләчәк үзенә, карта уены осталары. Әйләнә-тирәдә булмаган кирәк-ярак белән шулар тәэмин итәргә булды. Шәһәр бюджетыннан тагы берәр миллиард өстәмә акча да ала алса кирәк-яракларын да табачак, икешәр-икешәр кешене дөньяның Казино үзәкләре булган Лас-Вегаста һәм Монте-Карлода укытып кайтарачак. Шулай зурдан кубып эшләмәсәң булмый хәзер.

Китап кибете мәсьәләсе генә озакка сузылды әле. Ә ул кирәк, бик тә кирәк иде Алмазга. Кибеттән файда табып, акча алып була бит аңардан. Урыны дисәң - урыны, халык мыжгып тора торган урын. Эч пошканнан гына йөрүчеләрдән дә дөнья кадәр акча җыеп булачак.

Сәрхуш кебек кенә күренсәләр дә, теге шагыйрь белән журналист үз эшләрен төгәл һәм вакытында башкарып чыктылар. Әллә ниткән дәрәҗәле кешеләрдән кул куйдыра алмасалар да, алар әвәләгән мөрәҗәгать газетада да басылып чыкты, илбашына да барып иреште. Илбашы, табигый ки, бу тәкъдимне, кызыклы санап, шәһәр хуҗасына төшерде. Шәһәр хуҗасы да үзенең урынбасарына кирәкле документларны җыеп мәсьәләне хәл итәргә кушкан иде. Кем әйтмешли, барысы да майлаган кебек, шома гына хәл ителеп бара иде. Ләкин гел уйламаган-нитмәгән җирдән тавыш-гауга чыгарга тора бит әле менә.

Безнең шәһәрдә һич кенә дә тәртә арасына керә белми торган бер газета бар. Китап кибетенең мөдире, коллектив исеменнән, шул газетага ачык хат язган. Ә теге имансызлар шуны бастырып чыгарган. Ниләр генә язмаганнар анда. «...Шәһәрне китапсыз калдырып, китап кибетендә аракы һәм хатын-кыз трусиклары сатарга җыеналар...» дип үк җибәргәннәр.

Кырмыска оясына таяк тыгып болгаттылармыни, чыкты тавыш, купты гауга. Кемнең эше юк, шул үз фикерен белдерергә ашыкты. Ул китапханәчеләр, укытучылар дисеңме... Язучы һәм журналистлар да күтәрелеп бәрелде, ата-бабаларыннан калган кибет мени?! «Каравыл, талыйлар», дип кенә кычкырмыйлар. Ә теге имансызлар, язган берсен бастырып кына тора.

Китап кибетенә Фәлахның катышы бар дип, уйламыйлар иде, билгеле. Шуңа җил-яңгыр тимәде аңарга. Әмма эче пошмый хәле юк. Ул бит инде вәгъдә бирде һәм карар да кылган иде. Башлаган эшен ярты юлда калдырырга өйрәнмәгән. Алмазны чакырды һәм киңәш итте:

-Эчеңдә җан бармы синең, кибетеңне бүләләр анда, тавыш-тының чыкмый, - дип, иң әүвәл битәрләгән атлы булды.

- Нишлим соң, тавышланудан ни файда, - дип, ык-мык килде Алмаз. - Тавышсыз-тынсыз гына эшләүгә ни җитә.

- Менә шул, - дип элеп алды хуҗа. - Тавышсыз-тынсыз гына эшлә. Кибет синеке.

- Минеке түгел әлегә.

- Синеке, - дип, симез уч төпләре белән өстәлгә ләшпелдәтте Фәлах. Кирәк тапсаң, журналист белән шагыйрьгә мөрәҗәгать итә аласың. Эшлә инде шулар белән, кызганма бер-ике яртыңны.

- Исерекләр белән эш йөртәсе килми иде шул.

- Әй, ахмак, исерекләр яшәсен, дип көн аралаш дога кылып көн итәргә кирәк. Соң, җаным, алар булмаса, барысы да синең-минем шикелле ак күлмәк һәм галстуктан йөрсә, кем эшләр иде ул кара эшне. Сәрхушләр күп булганга куанып кына яшәр көнең. Кем сиңа бер яртыга мәкаләләр язар иде, кем мич ягар, кем каравыл торыр иде, кем тәүлекләр буе бер ярты аракы һәм тамак ялына җир тырнап җыен авыр, кара эшеңне эшләп йөрер иде?!. Куан син, Алмаз дустым, сәрхушләр күбрәк булган саен куанычың артсын. Безгә өлеш арта, очсызлы хезмәтче арта бит алар күбәя барган саен. Сиңа-миңа яшәү җиңеләя. Исеректән курыкма, интеллигенттан сак бул. Алары арта күрмәсен. Аңладыңмы?!

- Ярар, дип, баш какты Алмаз. Һәм үзенең тугрылыклы егетләренә мөрәҗәгать итте. Ә тегеләр бер дә икеләнеп тормады. Ике-өч көн эчендә хәл иттеләр дә куйдылар мәсьәләне: Кибет өстендәге катта ремонт эшләре бара торган булган. Кышка керер алдыннан җылыту системасын сынаган атлы булып, төнгә каршы җылылык җибәргәннәр. Җиде-сигез җирдән торба тишек булып, төне буе китап кибетенә су агып чыккан. Түшәм ишелгән, китапларын су баскан...

Шулай итеп, китап кибетен башка урынга күчерергә, ремонт кертергә мәҗбүр булдылар.

Гаепле кем? Бер исерек слесарь шунда. Слесарьны эштән кудылар. Аңарга нәрсә? Слесарьны аны бер җирдән куалар, икенче җирдә колач җәеп каршы алалар. Югалту зур түгел. Аның каравы китап кибетенә су агызганы өчен бер мең акча бирделәр үзенә. Ә ул кесәне тишми. Тагы кайда, кайчан керә әле аның кулына шундый кисәкле акча?!. Бер меңгә бит аңа, җаным, ачуым килмәгәе, ике-өч тартма аракы алып була торгандыр.

Болын кадәр магазинны, үз хисабына капиталь ремонт үткәрү шарты белән, «Алтын ай» фирмасына, ягъни Алмазга бирделәр.

- 18 -

Ләйсәнне оныта алмады Фәлах. Әмма очраша, күрешә алмыйча аптырады. Консерваториядән чыкканын көтеп торсынмы ул аның, тулай торагына барып ишек шакысынмы? Кинога чакырсынмы, театргамы?.. Кемгә-кемгә, әмма шәһәр хуҗасына килешә торган гамәлләр түгел берсе дә.

Алмаз аша эш йөртү шулай ук кулай түгел. Ул үз эшен эшләде инде - очраштырды, таныштырды. Кайсы хатын-кызның чит ир-ат белән күрешүен үз абыйсына белгертәсе килсен.

Ә Фәлахның тәкъдимнәре берсе артыннан икенчесе кире кагыла килде. Ул җибәргән машинага чыкмады, утырмады кыз. Шәһәр читенә, шашлыкка, дигәнен дә хупламады. Мәскәүгә дә барырга әйдәп караган иде. «Майкл Джексон концертына билетларым бар. Зур театрга да барырбыз», дип юмалады ул аны. Кызның җавабы катгый иде.

-Үзегез уйлап карагыз, Фәлах әфәнде, - диде ул. - Ничек итеп инде мин - унсигез яшьлек кыз, концерт карарга дип, чит бер ир-ат белән башка шәһәргә китеп барыйм.

- Мин шулай ук чит бер ир-атмыни инде синең өчен? - дип, үпкәләгән атлы булып маташты тәҗрибәле гашыйк.

- Әтием яисә абыем түгел ич, - дип, аңлатты яшь битараф.

- Соң алай булса, Ләйсән-сылу, әйдә болай итик. Шәһәр читенә чыгыйк та, бер дөнья гизеп, саф һавалар сулап кайтыйк.

- Шәһәр читенә чыкмыйм, дидем. Инде алай саф һавада йөрергә бик тә теләсәгез, шәһәр үзәгендә -Тукай мәйданында яисә Солтангалиев мәйданнарын җитәкләшеп бер уза алабыз, - диде кыз, хәйләгә керешеп.

- Яхшы булыр иде ул, Ләйсән-сылу, - дип тотлыга язып калды Фәлах. - Әмма син мине дә аңла, ничек итеп инде мин синең белән җитәкләшеп шәһәр үзәгендә йөри алам. Анда бит, үскәнем, кеше өстендә кеше, мыжгып торалар.

- Ихтыярыгыз, - диде кыз, кырт кисте.

- Ләйсән-сылу... Ләйсән-сылу, син инде минем хәлне дә аңла. Аңларга тырыш, - дип әйтүдән башканы тапмады Фәлах.

Шуннан ары сөйләшә алмадылар. Һәр икесе үз фикерләрендә калды.

* * *

Көннәрдән бер көнне шәһәрдәге югары уку йортлары белән танышып йөргән атлы булды хуҗа. Табигый инде, иң соңгы чиратта консерваториягә кагылды. Ректор үзенеке, аның бүлмәсенә узды.

Олы кунакның киләсен алдан ук белеп торган яшь ректор үз кабинетының арткы бүлмәсенә, кирәге чыгып куймагае дип, өстәл дә хәстәрләткән иде. Хәл белешеп икәүдән-икәү генә гапләшеп утырдылар. Сүз иярә сүз чыгарып, сорап куйды Фәлах.

- Безнең Ләйсән кайтып китмәгәнме, мондамы икән әле?

Кызның бу вакытта уку йортында икәнлеген, һәм тагы ун-унбиш минутлардан соңгы дәресе тәмамланырга тиешлекне дә белә иде, югыйсә.

Махсус, вакытын туры китереп килде бит...

-Кызыксынырмын, - диде ректор, шундук телефонга үрелеп. - Монда булса керсенме?..

-Мөмкин булса, керсен әле. Килгән-килгән аны да күреп китсәм яхшы булыр иде. Эш тә эш, ара юк бит бер дә.

-Сеңлегез биредә, - диде, ректор, трубканы куеп.

-Ул кереп безнең янга утыргачтын, минем сезгә тагы бер үтенечем булыр. Мөмкин булса безне беразга калдырып тормассызмы? Уңайсызлавым өчен гафу үтенәм, әлбәттә. Икәүдән-икәү генә сөйләшәсе сүзем бар иде, - диде Фәлах, үтә итәгатьле булып.

-Ярар, ярар, әлбәттә. Туганнар арасында төрле сүз була. Сез дигәнчә булыр. Нинди уңайсызлау ул, һич тартынмагыз. Күпме телисез, шулкадәр утыра аласыз. Бер очтан тамак та ялгап китәрсез.

Дәресләр беткәчтен үк Ләйсәнне ректорга чакырттылар. Ни уйларга да белми, икеләнеп-куркып керде ул. Бакса, һич көтелмәгән кунак килгән булып чыкты.

Кызны үзләре янына эчке бүлмәгә чакырды ректор. Керми хәле юк, керде. Күн диваннан урын күрсәттеләр. Утырды.

Ректор, сәбәп тапкан атлы булып чыгып торды. Аулак бүлмәдә икәүдән-икәү генә калдылар. Янәшә утыралар. Тынлык... Кызның тирән сулыш алганын тоеп утыра Фәлах. Сүз катырга ашыкмый, аның тынычлануын, ияләшүен көтә.

- Менә, Ләйсән-сылу, - дип, ипле генә башлап китте тәҗрибәле гашыйк. - Сиңа дип Париждан кечкенә генә бүләк алып кайткан идем. Инде ни гомер шуны бирә алмый аптырыйм.

Куен кесәсеннән нәни тартма чыгарды. Һәм үзе үк ачты. Кызга таба сузды.

-Нәрсәләр ул, бигрәк матурлар, - дип кызыксыну белдереп алды кыз. Кулына алып тотып карыйсы, тагып карыйсы килде үзләрен.

-Бриллиант. Йөзек һәм алкалар. Тагып ук карыйсыңмы әллә, килешәләрме икән?

- Юк, - диде кыз, бер карарга килеп. Фәләхның үзенә таба сузылган кулын кире этәрде. - Мин ул бүләкне ала алмыйм.

- Нигә?! - дип, гаҗәпләнде Фәлах. Гаҗәпләнмәслекме? Андый җавап көтмәгән иде һич. Хатын-кыз күрмәгән кеше түгел ич ул. Бүләкне дә аз ташымаган. Карышкан, киреләнгән чаклары була аларның. Әмма бүләктән баш тарткан, бриллиант кадәр бриллантны кире каккан хатын-кыз була торгандыр дип, уена да китереп караганы юк иде. - Ал, Ләйсән-сылу, алар синең өчен дип, махсус атап алынган бүләк. Париждан. Елисей кырындагы иң затлы магазиннан. Дөньяның иң күренекле поп-модельләре, кинойолдызлары гына йөри торган кибеттән.

- Рәхмәт, - диде кыз, үзенең карары катгый икәнлеккә һич шик калдырмыйча. - Алмыйм дигәч, алмыйм. Сез миңа яхшылыкларны болай да күп эшләдегез инде. Миңа болай да уңайсыз.

Фәлах чарасыз калып, чын-чынап үпкәләгән атлы булды.

-Аңламадым, Ләйсән-сылу. Үзеңә атап алынган бүләктән ничек баш тартырга кирәк. Аннан килеп, мин ул бүләкне ни эшләтим хәзер, кая куйыйм?..

-Хатыныгызга кайтарып бирегез, - дип әйтеп ташлады кыз.

-Юк-юк, бу бүләк сиңа атап алынган, Ләйсән-сылу. Ихлас күңелдән алынган бүләк.

Тәвәкәлләп, үзен байтактан борчып килгән сорау белән мөрәҗәгать итте кыз. Чын-чынлап Фәлахның үзенә булган мөнәсәбәтен аңламый, аңлый алмый иде ул.

- Сез нигә миңа бүләк ташыйсыз? Нигә шалтыратасыз? Нигә шулай эзәрлеклисез берөзлексез? Яхшылык артыннан яхшылык эшлисез? Сез бит минем абыем да, әтием дә түгел, Фәлах әфәнде?!.

Колак очлары кызарып чыкты тәҗрибәле гашыйкның. Аннан битләре тимгел-тимгел булды. Салынып, ишелеп төшкән ияк һәм яңаклары кызарып бүртенде. Муен сырларына кадәр бурлат кебек булды. «Күр инде син аны, кадер белмәгән нәрсә, ниләр сораштыра...» дип уйлады үзалдына.

-Шуны да белмисеңме, сизенмисеңме, Ләйсән-сылу? Әллә белмәгәнгә генә салышасыңмы?

- Чынлап белмим. Һәм аңлый да алмыйм. Сез бит бик тә җитди кеше...

- Аңламыйм, дисең инде, - дип, махсус, чишелешне беразга гына булса да суза төшәргә омтылды тәҗрибәле гашыйк.

- Мин баштарак сезне Алмаз абыйның якын дусты диеп кабул иттем. Мин бит берни белмим. Һәм берни аңламыйм да... Ә сез, кич җитте исә телефоннан шалтыратасыз да, кешегә әйтсәң кеше ышанмаслык сүзләр сөйлисез.

- Әйе-әйе, мин үзем дә ышанмаган булыр идем. Кеше сөйләсә - кешегә ышанмас идем. Мине әллә ни эшләттең бит син, Ләйсән-сылу! Сине беренче күрүдән соң бөтен тормышым үзгәрде. Үземнең ни эшләгәнемне, ни кылганлыгымны белмим. Дөрес әйтәсең, мин... мин акылымны җуяр хәлгә җиттем. Нишлим соң, әйт, киңәш бир, Ләйсән-сылу?.. Ярдәм итсә дә миңа, бары бер кеше - син генә, бары син генә ярдәм итә аласың...

- Мин ни эшләргә тиеш, - дип, җилкәләрен сикертеп куйды кыз. Тәмам курка калган иде ул.

Мөлдерәмә баккан күзләре белән кызга текәлде Фәлах. Җаны белән генә түгел, авыр гәүдәсе белән дә аңарга таба омтылып куйды.

- Бары син генә ярдәм итә аласың, Ләйсән-сылу. Мине кире какма. Читкә тибәрмә мине. Аңларга тырыш мине. Әйткән сүзләремне, хисләремне аңларга тырыш?!.

Качма миннән...

- Мин качмыйм сездән. Мин сезгә рәхмәтле... Әмма нинди хисләр турында сөйлисез сез? Аларны мин ничек аңларга тиеш?!.

- Аңларга тырыш, Ләйсән. Ләйсән-сылу... Сине шулай яратканым, гашыйк булганым өчен мин дә гаепле түгел бит, аңларга тырыш?!.

- Сез... - дип гаҗәпләнүдән, урыныннан ук сикереп торды кыз. Чыгып йөгерүдән чак тыеп калды үзен. Һәр иҗеккә басым ясап дәвам итте сүзен. - Сез мине яратасыз... Гашыйк булдым, дисез... Ни сөйләгәнегезне беләсезме соң?!

Фәлах та үрмәли-таяна торгач утырган урыныннан калыкты. Кызны чыгарырга теләмичә, ишеккә аркылы килеп басты. Утыруын, тынычлануын үтенде кызның.

- Утыр зинһар, Ләйсән, утыр. Чыгып кына китә күрмә. Ялынып сорыйм. Ялварып сорыйм. Теләсәң алдыңа тезләнәм хәзер үк. Чыгып китә күрмә берүк?..

Чын-чынлап тезләнмәкче иде бугай гашыйк. Ләйсән аның тезләнүен теләмәде, уттан курыккандай, кире үз урынына барып утырды. Тезләнә генә күрмәсен, түбәнсенмәсен. Мөмкин кадәр үзен тыныч тотарга тырышып, аңлатырга, аңлашырга омтылды ул.

-Үзегез дә беләсез ич, Фәлах әфәнде. Без бер­беребезгә тиң түгел.

-Нигә? Нигә тиң булмасын, дөрес сөйләмисең, Ләйсән-сылу, - дип, яңадан һөҗүмгә күчәргә әзер иде тәҗрибәле гашыйк. - Ни өчен дип без тиң булмаска тиеш?

-Соң... Көзгегә карагыз алай булгач. Әнә, каршыгызда көзге тора ич, - дип, әйтеп ташламасынмы кыз. Алдын-артын уйламыйча әйтеп ташлады.

Янә кызарынды-бүртенде Фәлах. Үз урынын белмәгән бу кызга, җен ачулары чыкты аның. Ни дияргә, ничек җавап бирергә белми югалып калды хәтта. Максатына бер ирешсә, алга таба ни эшләргә кирәклекне белер иде дә ул. Үзенә ничек мөрәҗәгать итәргә икәнлекне дә тиз өйрәтер иде. «Көзгегә кара», диме? «Көзгегә кара... Көзгегә кара...» Бу сүзләре өчен күрмәгәнен күрсәтер әле ул аңарга. Мондый сүзләр өчен кем-кем, әмма Фәлах гафу итмәячәк берәүне дә. Үз гомерендә мондый да авыр һәм дорфа сүз ишеткәне юк иде әле аның.

Үзе белән ничек сөйләшергә икәнлекне бик тиз өйрәтер...

Ә хәзергә исә, әле ул сәгать сукмаган. Кабаланмаска, ашыкмаска гына кирәк. Мондыйларны гына күргәне бар ләбаса.

- Башка берни әйтмәм, килештек, Ләйсән-сылу. Килештек, - дип, өр яңадан тынычланып калды Фәлах. - Әмма бер сүземне тыңла, ярыймы, үскәнем. Бердән-бер үтенечемне.

Аның шулай сүзне йомгакларга әзер торуы Ләйсәнне дә куандырды.

-Әйтегез, ул нинди үтенеч.

-Бриллиантларны ал, - дип, яңадан кулындагы нәни тартманы сузды ул аңарга. - Ал, Ләйсән-сылу, мине рәнҗетмә алай.

-Ул хакта сүз булды. Алмыйм, - дип, кырт кисте кыз. Борын төбенә сузылган зиннәтләрне читкә этәрде.

-Мин ал дигәч, алырга кирәк, - дип, басым ясады Фәлах.

Кыз моны сизде һәм җавапсыз калдырмады.

-Мин “алмыйм” дидем, аңларга кирәк... Нигә дип әле сез миңа басым ясыйсыз. Минем белән идарә итәргә җыенасыз.

- Мин шәһәр кадәр шәһәр белән дә идарә итәм, Ләйсән-сылу.

- Шәһәр белән идарә итегез, әмма минем белән... минем белән идарә итә алмассыз.

Телсез калды Фәлах, ни әйтергә белми торды. Һәм үч иткәндәй нәкъ шул вакыт ректор да килеп керде. Фәлах авызын ачарга өлгермәде, кыз хушлашты һәм китеп тә барды.

Җил-җил атлап чыгып китте.

- 19-

Бөдрәкәй белән Кашка тәкә юлга чыгып уникенче тәүлек киткәч кенә кайтып җиттеләр. Бу сәфәр җиңелләрдән булмады, Бөдрәкәйгә төште бөтен авырлык. Юл азабы - гүр газабы, дигәннең чын мәгънәсен шунда гына аңлады ул. Кашка тәкәнең көйсезлекләрен сөйләп аңлатып бетерерлек түгел. Ашарга дисәң ризык, эчәргә дисәң су килештерми киреләнде. Аңарга гел тукранбаш кына булсын, аның да алсу чәчәклесе. Башка һичбер үләнне авызына якын җибәрми. Чулман читләп кайтып килгәндә чишмә эзләтеп теңкәсенә тиде бикәчнең... «Елга суы эчмим, ул минем корсагыма ярамый. Чишмә кирәк. Чишмә тап миңарга», дип холыксызланды. Ике сәгатьтән ике сәгатькә ялга туктала. Ял өчен дә юкә күләгәсе кирәк. Ул йокларга ятса, якын тирәдә булма, сулыш та алма. Тәмам изаланды Бөдрәкәй.

Килеп җиткәчтен дә бөтен көтүне аякка бастырды Кашка тәкә.

- Көтүдәге сарыкларның исен сөймим, миңа аерым биләмә бирегез, - диде. - Ни өчен? Шуның өчен, чөнки мин башлык булыр өчен туган. Аерым шартларда яшәргә, аерым ашарга, аерым эчәргә тиешле. Ул биләмә елга читендә булырга тиешле. Анда салкын чишмә челтерәп аксын, алсу чәчәкле сусыл тукранбашлар үссен. Һәм тагы куе булып үскән яшь юкәлеге дә булсын. Яшь юкәлекнең күләгәсе җиләс була.

-Бу хикмәтне тыңлап торган сарыкларның күзләре мөгезгә үк менде.

-Бу бит безгә хезмәт итү өчен түгел, бездән көлү өчен килгән, - диде, тыңлап торган тәкәләрдән берсе.

-Әйе, кайгыртучан башлык мондый булмый. Башлык түгел, патша ич бу, - диеп, җөпләде аны бозау кадәрле тәкә.

-Кашка тәкә, иренеп кенә муенын борып, үзенә каршы сүз әйтергә җөрьәт иткән тәкәләргә табан карап алды.

- Болар кем? Каян килгән болар?

- Безнең көтүдән. Сарыклар арасында хөрмәт казанган үзебезнең тәкәләр, - дип, аңлатырга мәҗбүр булды ике бәрән иярткән тәҗрибәле оратор.

Болай да кысык күзләрен тагы да кыса төшеп күшәп торган көе генә мыгырданып куйды Кашка тәкә.

-Моннан ары минем күзгә күренмәсен болар, әйтегез. Мин үземә каршы сүз әйткәнне, үзем белән бәхәсләшкәнне яратмыйм. Үз фикере булганнарны җенем сөйми. Ни өчен? Шуның өчен, чөнки башлык ул бер генә була. Ул уйлагач җиткән.

-Бу ни хәл, җәмәгать, килеп җитмәгән, инде яный, куркыта да башлады. Үз башыбызга булмасмы бу башлык, дип каршы төште, үз колагы ишеткәннәргә үзе ышанмый гаҗәпкә калган бозау кадәрле тәкә.

-Бу тәкәне көтүдән куыгыз. Аны минем күрәсем килми. Аның белән күрешүче, аралашырга җөрьәт итүче була икән, мөгез очларыгызга киртләп куегыз,миннән игелек көтмәгез.

Көтү тынып калды. Сарыклар күшәмәс булды, куркынып кына ара-тирә бер-берләренә күз төшергәләп алдылар.

Өч-дүрт сарык, шулар арасында бер мөгезле аксак тәкә дә бар иде, Кашканың каршысына ук килеп тез чүктеләр, башларын җиргә ордылар.

- Ни кушсагыз, шуны үтәргә әзербез, хөрмәтле Кашка тәкә әфәнде, - диештеләр.

Алгы уң тоягын ялкау гына күтәреп колак артын кашып куйды Кашка тәкә. Һәм кыяфәтен китереп кенә көтүгә күз салды. Телсез калган сарыкларның күзләренә карарга тырышты ул. Зур акылга, илаһи көчкә ия булып бакты. Ә тегеләр исә койрыкларын кысты, күзләрен тояк очларына төшерделәр.

-Сарыклар әнә шундый була, - диде ул, тавышын күтәрә төшеп, үз каршысында әле булса чүгәләп, башларын тузанлы туфракка орып торучыларга күрсәтеп. - Үрнәк алыгыз. Өйрәнегез...

-Баш өсте. Баш өсте... - диеште тез чүгүчеләр. Ә бер мөгезле аксак тәкә исә Кашканың янына ук килеп, аның тояк читләрен ялап-ялап куйды.

-Ә бу тәкәне исә мин үземнең беренче ярдәмчем итеп билгелим, - диде башлык, әле дә булса үзенең тоякларын ялап торучыга ишарә итеп.

Көтү дәшмәде, димәк, ризалашты. Бозау кадәрле тәкә исә, горур башын моңсу гына түбән салындырып, сарыклар иленнән күз күрмәгән, колак ишетмәгән чит-ят тарафларга салмак адымнар белән китеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев