Яшел Үзән

Алланың кашка тәкәсе (2 өлеш)

Өйлә вакытында башланган мәҗлес төн уртасынача дәвам итте. Туйганчы биеделәр. Аннан утырып тагын шәраб эчтеләр, пилмән ашадылар. Тагын биеделәр.

Бәлеш астына да шәраб күтәрделәр... Кунаклар зыялы - тавыш-гауга чыкмады. Кунаклар бик затлы иде шул - бер-берләренә хөрмәт белән «сез» диеп кенә эндәштеләр. Кунаклар нәзакәтле дә иде әле - хатын-кыздан алда өстәл артына утырмадылар, шәрабны да иң элек үзләренә коймадылар.

Үзләрен озатырга диеп чыккач, кемгә-кемгә, хәтта Ләйсәнгә моңсу булып китте бермәл. Күңелле һәм кызык иде бит алар белән. Ә Фәлах абзыйның тәмле теленнән, әйткән сүзләреннән май булсаң эреп китәрлек. «Мин сине консерваториянең махсус бүлегенә кертермен... Татар илендә беренче музыкант ясыйм үзеңнән... Каникул көннәрендә Рим һәм Париж, Лондоннарга барып музыка тыңларбыз...» дип, вәгъдә итте хәтта. Шуларның бары берсе чынга ашканда да нинди бәхет, нинди могҗиза булачак бит. Районда калган иптәш кызларына сөйләсә, тегеләр ышанмас иде, ышансалар көнләшүдән үләчәкләр. Үз колаклары белән ишеткәнне тизрәк әнисе янына кайтып аңарга сөйлисе, һич югында Алмаз абыйсы белән уртаклашасы килә иде аның. Бер кич эчендә күпме яңалык. Күпме вәгъдә... Күпме хыял һәм өметләр.

Кунаклар үзләре дә бик дәрәҗәле кешеләр икән шул. Ә машиналары... Машиналарын күрсәгез икән сез аларның. Банк мөдире алты ишекле көмешсу йөгертелгән «кадилак»ка утырып китте. Ит комбинаты директорыныкы танк кебек иләмсез зур япон джибы икән. Илгиз дигәннәре үзе кебек җыйнак «Шеврале»га түнеп китеп барды.

Кызларны да машина белән озаттылар, әлбәттә. Сары төстәге УАЗга төяп җибәрделәр үзләрен.

Фәлах абыйсы артыннан берьюлы өч «Мерседес» килгән. Алдан берәү, арттан икенчесе саклап, озатып йөри икән. Ә уртадагысы, хуҗасы кебек зур булып күпереп торганына, үзе утырып йөри. Яшь кенә бер егет чыгып ишек ачты аңа.

- Рәхим итегез, Фәлах Экзамыч, - диде. Эшләпәсен егеткә сузды Фәлах. Плащ сәдәфләрен төймәләп тормады. Аңа шулай җилбәгәй йөргәндә килешә дә төшә икән.

- Гаеп итеп китә күрмәгез, Фәлах абый, - диде Алмаз, түрәнең күзләренә туры карап.

- Нинди гаеп... - диеп, каршы төште кунак. - Гомер булмаганча матур ял иттек. Онытылып... Һәм... - диде дә, уңайсызланган атлы булып, башын түбән иеп янәшәдә басып торган Ләйсәнгә текәлеп туктап калды.

Кызга да тәэсир итмәде түгел бу тынлык. Фәлах абзыйсы ни әйтер икән аның хакында, кызык бит. Чын-чынлап кызык.

- Һәм... - дип кабатлады Алмаз. Олы кунакның хәтере ялгыштымы әллә дип, аңарга ярдәмгә ашыгуы иде.

Ярдәмгә ихтыяҗ юк иде, әлбәттә. Кунак шул рәвешле үзенең Ләйсәнгә булган мөнәсәбәтен махсус басым ясап күрсәтмәк булды.

-Әйе, дустым Алмаз. Әйтсәм-әйтим, онытылып һәм гашыйк булып ял иттем мин бүген. Сакла син Ләйсәнне. Берүк саклый күр. Ишеттеңме?!

-Ишеттем... Ишетмиме соң. Ләйсән - минем сеңел бит ул. Яраткан сеңелем, - дип, кызны, иңбашыннан кочып, үзенә табарак тартып куйды абыйсы. Фәлах әйткәннәрне, гадәти әйтелә торган купшы-матур сүзләр дип кенә кабул итә иде ул.

- Әмма алай ук кочаклама, көнләштерерсең...

- Үз абыем бит ул минем, - диеп, кыз да сыена төште. Абыйсына ярдәмгә килүе иде.

Ниһаять, Ләйсәнгә мөрәҗәгать итте олы кунак. Тулган ай кебек чын ихластан балкып, очып барган кошны тотып алырга омтылгандай ике кулын алга сузды.

- Кил, Ләйсән сеңелем. Фәлах абыең белән саубуллашырга да теләмисеңме әллә, кил.

Кыяр-кыймас кына якынлашты кыз. Фәлах аның уң кулын учларына салып иелеп үпте. Аннан, бармак очлары белән сак кына, кызның чәчләренә, бит очларына кагылып үтте.

- Очрашканга кадәр, - диде мөлаем елмаеп. Һәм машинасына кереп чумды.

Ишекне, шул гомер хуҗасы утырганын ипле генә көтеп торган, шофер егет япты. Көмеш сыман елкылдап торган тәрәзә артында берни күренмәс булды. Әмма Фәлах озак көттермәде, тәрәзәне бераз ача төште һәм кул болгады.

Ниһаять, кузгалдылар да. Бер Фәләхны өч «Мерседес» өенә, хатыны Зәмзәмбикә янына алып кайтып китте.

— 2 —

Фәлах икенче көнне ук Алмазны үзенә чакыртып алды. Төш вакыты якынлашып килә иде. Сәркатип кыз: «Абзый үзенә чакыртты» дигәчтен дә сискәнеп куйды ул. «Абзый» дип, олылап, бу сүзгә аерым мәгънә салып бары бер генә кешене искә алалар - ул Фәлах Экзамыч.

- Төгәл икегә килеп җитсен, диде, Алмаз Шәвәлиевич.

- Кем шалтыратты - секретаремы, әллә ярдәмчесеме?

- Ярдәмчесе, Алмаз Шәвәлиевич.

- Тавышыннан бер-бер нәрсә сизелмәдеме?

- Юк. Тыныч һәм ипле сөйләште.

«Абзый» төгәл кеше. Башкалардан да шуны таләп итә. Ике туларга төгәл ике минут калды дигәндә аның кабул итү бүлмәсенә килеп керде Алмаз. Кабул итү бүлмәсе шыгырым тулы. Төрле хуҗалык җитәкчеләре, завод директорлары һәм район башлыклары дисеңме - утырып торыр урын юк. Барысы да сорап килүчеләр. Берсенә акча, икенчесенә бакча дигәндәй...

Алмазны боларның күбесе танымый да торгандыр әле. Завод директоры өчен кем инде ул? Гади бер эшкуар.

Шулай да кабул итү бүлмәсенең түр башында түшен киереп утырган хатын урыныннан тора төшеп сәлам бирде аңа. Башкаларга андый хөрмәт тәтегәндер дисезме...

- Исәнмесез, Алмаз Шәвәлиевич, - диде, ошарга тырышып. - Хуҗа сезне көтә, - диде, аннан, кулын дәү имән ишекләргә табан сузып. - Килеп җитмәдеме әле, дип сораштырып кына тора.

Килгән шәптән галстукларын тарткалый-тарткалый «абзый»ның эш бүлмәсенә узды ул. «Танымасалар танымаслар, аның каравы хәтерләп калсыннар», дип горурланды ул, артыннан нәүмизләнеп караш йөртеп калучыларны искә алып.

Фәлах үзе дә урыныннан торып, өстәл артыннан каршысына үк чыгып, гомер булмаганча ихтирам күрсәтеп каршылады аны. Сәгатенә күз төшереп алды.

-Әллә соңга калдыңмы, дип торам. Көткән кешегә авыр икән ул, Алмаз дустым. Кил инде, кил, тизрәк бул, сагындырып йөрисең бит, - дип, әздән кочып алмады үзен.

-Шулай көткәнегезне белмәдем, әллә кайчан килә идем аны. Шикләнеп, күркып кына килдем...

-Булмаганны, ул нинди курку тагы, - дип, үз итеп, эшкуарның җилкәсеннән кагып куйды Фәлах. - Синең кебек егетләр дә курка торган булса, башкаларга ни сан...

Алмаз үзенә күрсәтелгән бу игътибарны нигә юрарга белмәде.

- Арткы бүлмәгә узыйк, дустым.. Син минем көттереп килгән кунагым. Әйдә, түрдән уз, түрдән, - дип, кыстый-кыстый арткы бүлмәгә алып кереп китте ул аны.

Фәлах әфәнденең кабинетына үтеп керү дә зур дәрәҗә. Ә инде арткы бүлмә?! Ул хакта хыялланган кеше түгел ич, Алмаз. Анда үтеп кергән кеше, ул инде гади кеше генә түгел. Аның өчен бик тә, би-и-ик тә кирәкле кеше.

Сулыш алган саен шыгырдап куя торган затлы күн кәнәфигә утыртты аны хуҗа. Фәлах үзе түрдән узды. Бәллүр касәләргә затлы француз коньягы тамызды. Кара һәм кызыл уылдыклардан ясалган бутербродларны этеп-этеп куйды кунагы алдына.

-Әйдә, очрашу хөрмәтенә иң элек бераз йотып куйыйк. Син бит мине, Алмаз дустым, беләсең килсә, кичә бу дөньяның иң бәхетле кешесе иттең. Йотып куйыйк шул хөрмәткә. Гомер эчмәгән коньякны эчәм.

-Сез болай да иң бәхетле, иң дәрәҗәле кешесе ич бу шәһәрнең.

Фәлах аңарга сөйләп бетерергә ирек бирмәде.

- Бутама, энем, бутама. Дөнья белән шәһәрнең аермасын белергә вакыт сиңа. Берне йотып куйыйк булмаса. Әйдә, кыстатма.

Үзенә салынган коньякның тамчысын да калдырмый эчеп бетерде Алмаз. Фәлах йотып кына куйды. Болай да бәхетле, күңеле болай да күтәренке иде аның.

-Коньяк зәһәр, - дип, башын чайкап алды кунак. Һәм май өстенә кара уылдык ягылган икмәк кисәгенә үрелде.

-Боерган булса, дустым, - дип, аның җилкәсенә кулын китереп салды шәһәр хуҗасы. - Без синең белән коньякның мондыйларын гына эчмәбез әле.

-Монысы да бик затлы ич, Фәлах абый. Күргән нәрсә түгел, - диде һәм шешәне кулына алды кунак. Французча белмәсә дә, әйләндерә-бөтерә укыган атлы булды. -«Камюс» дигәннәрме, о-о-о!

-Фәлах, кинәт, җитдиләнеп китте һәм егетнең күзләренә текәлде. Көттерде бер мәл, дәшми генә карап торды.

- Ләйсән ничек?! Ләйсән, - диде аннан.

- Ничек булсын, әйбәт, - дип, җавап кайтарды Алмаз. Коньяк йомшарта төшкән иде үзен.

Ә Фәлах җитди. Ул үз соравына җаваптан канәгать түгел иде. Башка төрле җавап көтә иде ул.

- Син мине аңламадың, дустым Алмаз, - дип, кунагына пар күзләрен мөлдерәтеп текәлде ул. Аның уймак кеби нәни касәсенә тагы коньяк салды. - Аңламадың... Сөйлә, дустым, нигә дәшмисең син. Ләйсән мине искә аламы? Ниләр сораштыра? Күрешергә телиме тагы?..

Менә сиңа, мә... Мондый сораулар ишетермен дип уена да китереп карамаган иде бит ул. Мәҗелес булды һәм бетте. Барысы да үтте һәм онытылды дип, тынычланган иде. Баксаң, түгел икән. Ялгышкан... Ләйсәннең Фәлах хакында кызыксынуы мөмкин идеме соң? Юк, әлбәттә. Ә ничек дип җавап бирергә... Өзгәләнеп җавап көтәләр бит әнә. «Абзый» җавап көтә. Алмазның уена да килеп карамаган сораулар бимазалый икән бит аны. Ничек бар, шулай сөйләсәң - аңламаячак. Юк-юк, дөрес җавапны кабул итәр хәлдә түгел ул бүген.

- Йә, дустым, ничек, сораштырамы, - дип, тәкатьсызлык күрсәтүен дәвам итте Фәлах.

Тәвәккәлләргә булды Алмаз. Башка чарасы юк иде аның.

-Кызлар холкын беләсез ич, хуҗам, - дип, иң әүвәл тартынган атлы булды ул. Үз сеңлесенең серләрен бәйнә-бәйнә түгү ир-ат эше түгел, янәсе. - Ләйсән бик тирән тәэсирләр алган сезнең белән аралашудан. Турыдан-туры сораштырырга кыймаса да, сизелеп тора, гел сезнең хакта кызыксына.

-Йә, йә, дустым, нәрсәләр дип сораштыра?

-«Ул шундый итәгатьле һәм игътибарлы кеше икән», - диде.

Иркен сулыш алып куйды хуҗа. Түшләрен киерә төште.

-Тагы, тагы, сөйлә инде, дустым, газаплама мине...

-«Тагын кайчан кунакка чакырасың үзен», дип тә кызыксынды.

- Яхшы булган, яхшы, - диеп, кинәт үзен биләп алган куанычны тыеп тора алмыйча, учын-учка кысып тынгысызланырга кереште Фәлах. Һәм бик тә канәгать рәвештә урыныннан торып, коньяк тәкъдим итте.

- Безнең киләчәк уңышларыбыз өчен, Алмаз.

Бу юлы да йотып кына куйды үзе. Ә кунак ялындырмады - бер йотымлык касә аның өчен нәрсә... Аннан безнең абзый үзе күп эчмәсә дә, ул сүз әйткәндә тамчысын да калдырмый эчеп бетергән егетләрне ярата.

-Рәхмәт, Фәлах абый, син мине тәмам кунак иттең бит. Башка китә язды.

-Башка китү нәрсә, баш китмәсен, - диде хуҗа. Менә, үзе дә абайламыйча, тапкыр сүз әйтеп салды бит әле. Әмма, әле тапкыр сүзләрдән дә әһәмиятлерәк тәкъдимнәре булган икән. - Шәһәр үзәгеннән тагы бер-ике кибет сайлап ал үзеңә. Ширкәтеңә офис өчен бер матур бина тап. Озакка сузма. Хәл итәрбез, - диеп тә әйтеп салды.

-Шәһәр үзәгендә хуҗасыз кибет калмады кебек... Офис өчен дә белмим шул, - диеп, икеләнеп калган егетне ул ярты юлында бүлде.

- Башкалар өчен калмаса да, синең өчен табылыр. Дөньяга әлегә без хуҗа.

- Югарыда бүлешкәнгә күз салу килешми, - дип әйтүем.

- «Бабай»ныкына кагылмыйбыз ич без.

- Син сайла, мин хәл итәрмен, - диде «абзый».

- Безнең ише җаваплыгы чикләнгән ширкәт өчен әллә ниткән зур офислар кирәк тә булмастыр бәлки. Тыйнак булганың хәерле.

- Тыйнаклар заманы түгел, дустым, сиңа моны белергә вакыт. Җаваплылыгы чикләнгән булса да, ширкәтеңнең хокуклары чикләнмәгән булыр.

Сәгатенә күз төшерде Фәлах һәм капылт кына кулын сузды.

Хушлаштылар...

— 3 —

Ык буенда гаҗәеп матур күлләр бар. Ул күлләрне безнең тарафларда сирәк очрый торган, ягъни тиңе булмаган иркен болыннар уратып тора. Су өстендә балык уйный, кыр үрдәкләре йөзеп йөри. Куе куаклыклар эчендә кошлар оя кора, йомырка сала, бала чыгара.

Болында печән, чәчәкләр... Узып китәрлек түгел, ятып тәгәрисе килә. Ул хуш ис, ул сафлык, ул сусыл рәхәтлек - утырып хәл алыйм дисәң торып китәм димә.

Көтү кертмиләр монда, печәнгә саклыйлар. Көтүдәге сыер, сарык һәм кәҗәләр чокыр-чакыр арасында, көн кызуыннан, корылыктан янган калкулыкта чемченер үлән эзләп иза чигә. Дүрт аяклы хайван түгел, кешеләрнең дә кирәккә-кирәкмәскә чуалып йөрүләрен өнәп бетермиләр монда. Ә су читендәге юкәләр күләгәсендә хозурланып яткан ялгыз Кашка тәкәгә күзегез төшсә, гаҗәпләнмәгез. Ул бер генә, «ярамый» дигән сүзне белми, аңарга ни теләсә шул рөхсәт ителә. Ул бит Кашка тәк! Шуңа да, әнә, башка мал-туар бер кабым сусыл үлән эзләп иза чиккән, бер йотым су өчен җанын фида кылырга әзер булып әлсерәп йөргәндә күзләрен ялкау гына челт-челт йомган сыман итеп изерәп, рәхәтлек кичереп ята. Тамак тук, өс бөтен дигәндәй, бу дөньяда бәхетле булу өчен тагын ни кирәк.

— 4 —

Фәлах абыйсы Алмазны гел кайгыртып торды. «Офиска бина сайладыңмы? Кайсы кибетләргә күзең төште? Тәкъдимнәреңне керт, сузма, тәкъдим...» дип, көн аралаш диярлек искәртеп торды үзенә. Һәм билгеле инде, сүз арасында Ләйсәннең хәл-әхвәле белән дә кызыксынырга онытмады.

Ләйсәнгә нәрсә, ул риясыз бер кыз буларак яшәвендә дәвам итте. Әллә бар аңарга Фәлах, әллә юк. Күрде, һәм онытты да. Консерватория каршындагы әзерлек курсларына йөри. Иртән чыгып китә, кичен кайта, аның үз дөньясы. Чаллыда бергә укыган классташ кызы белән Казанны гизәләр, Казан белән танышалар.

Фәлах сәламнәрен кайда алган булса, шунда калдырып барды Алмаз, сеңлесен борчымады. Сораштырыр-сораштырыр да Фәлах бер онытыр әле дип өметләнде. Шәһәр хуҗасы булмагае, әллә кем булсын, алар нәселендә ике-өч мәртәбә күрешеп, кемнеңдер кәефен күтәрү өчен дип үстерелгән кыз бала юк. Һәм, Ходай үзе сакласын, булмас та.

Ә инде хуҗа кеше белән дуслыкка килгәндә, анысы башка нәрсә. Ул үзе дә бурычлы булып кала торган егет түгел ич. Сораганын да, сорамаганын да кайтарып, китереп тора. Шәһәр үзәгендәге затлы бина һәм зур кибетләрнең ни рәвешле таратылып, ни рәвешле түрәләр һәм мафиоз төркемнәр арасында бүленгәнлеген ул яхшы белә. Дәүләткә яисә шәһәр казнасына күпме түләүдә түгел хикмәт, хуҗалар белән уртак тел табу мөһимрәк. Кем яхшырак майлый белсә, шуның эшләре гөрләп алга бара. Үзенең фидакарь хезмәте белән баеган бер-бер кешене белсәгез, күрсәтегез әле, минем күргәнем юк. Рәсеме астына исемен язып музейга эләр идек.

«Шәһәр үзәгеннән үзеңә охшаган бинаны сайлап ал», дигән сүзләрне онытмады Алмаз. Оныта торган сүзме соң. Кызганыч, затлы биналар инде бүленгән. Кире кайтарып ала алмаслык итеп бүленгән. Мал булса хуҗа табыла икән ул. Ә хуҗалар аз түгел бу илдә. Фәләхтан югарыраклары да бар. Һәммәсенең уллары, кияүләре, туган-тумачасы, кода-кодагыйлары дисеңме... Эшлиселәре килмәсә дә, бай буласылары килә. Казанда гына түгел, Парижда һәм Лондонда, Чехия, Кипр һәм Төркиядә менә дигән бина һәм ял урыннары сатып алды инде бу шәһәрнең иң-иң асыл затлары. Нәрсә хисабына дисезме? Сез сорамагыз, мин әйтмим. Күпне белсәң - тиз картаерсың, дигән халык. Ә халык белеп әйтә.

Хуҗалар даирәсендә бүленгән малга күз салмады Алмаз. Әмма тапты. Үзәк урамдагы зур гына бер китап кибетенә күз төшерде. Кинотеатр бинасына. Һәм гарип-горабалар йортына. Бу соңгысы тарихи бер бина, офис өчен койган да куйган инде менә.

- Егет икәнлегеңне белә идем, әмма бу кадәр дә зирәклек күрсәтерсең дип көтмәгән идем, - дип бәяләде Фәлах, ул керткән тәкъдимнәрне тыңлагач.

Әмма Алмаз үзе икеләнә иде әле. Шәһәр матбугатында тавыш-гауга чыгудан шикләнә иде. Журналист-язучы халкы белән бәйләнәсе килми иде аның, телләре бик яман. Бер казынырга керешсәләр -җиде бабаңа җитәрләр.

- Тапкансың баш ватар нәрсә, - диде Фәлах, аның шикләрен бүлеп. - Менә сиңа бер журналист һәм тагы бер шагыйрьнең визит картасы. Телефоннары, адреслары күрсәтелгән. Чакырт үзеңә. Үзләренә бер ярты куй һәм сөйлә гөзереңне. Алар гәзиткә язып чыксын. «Китап сату кимеде, дәүләттән ярдәм кирәк. Һич булмаса, шушы эштә ярдәм итәрлек эшкуарлар табылсын иде...» дисеннәр. Шул ук мәкаләне хат рәвешендә Байтимер Тимербаевичка да язып җибәрсеннәр. Үзенә мөрәҗәгать иткәнне ярата безнең бабай. Хәл итү өчен дип, хатны ул миңа төшерәчәк. Шуның белән вәссәлам, дустым. Кибетнең ачкычлары кулыңда дип саный аласың.

- Ә мин китап сатып байый алырмын дип уйлыйсызмы?

- Кибеткә хуҗа бул иң элек. Аннан бер почмагына, вакытлыча, китап та куйган булып торырсың. Үзең хуҗа булып алгач, белерсең ни эшләргә. Җаның ни теләсә шуны сат, аракымы, тәмәкеме - анысы синең эш.

- Ә теге, сез исемнәрен биргән журналист белән шагыйрь риза булырлармы икән соң? - дип, сорарга кирәк тапты Алмаз.

Тәкәббер елмаю чагылды Фәләхның йөзендә.

-Кая барсыннар, аларның да ашыйсыв килә ич. Мин кушкач язарлар.

-Китап кибете өчен көрәшергә була дисез...

-Китап кибете - синеке. Инде хәл иттек дип сана. Авызыңа чәйнәп каптырганны йотасың гына калды. Ә менә кинотеатр хакында уйланырга кирәк. Сорашмадыңмы, кемнәр хуҗа икән анда хәзер. Кемнәр күз атты икән, бабайныкылар була күрмәсен.

Алмаз барын да җентекләп өйрәнгән иде инде.

-Хезмәт коллективы идарә итә. Халык кинога йөрми бит хәзер, өеннән чыгарга курка. Караңгы төштеме өйдән чыкмыйча телевизор аша кино яисә видео карап яталар. Кинотеатрда балалар өчен җыр һәм бию студияләре ачып җибәргәннәр. Яшь рәссамнар күргәзмәсе эшли икән...

-Шул гынамы, - дип, бүлдерде шәһәр хуҗасы. Егетнең икеләнә төшеп сөйләшүе күңеленә хуш килми иде аның.

-Шул гына.

-Проблема юк, - дип, хәл итеп тә куйды хуҗа. - Рөхсәтсез-нисез әллә ниткән студияләр оештырып ятмасыннар әле монда. Студия һәм сәясәт белән шөгыльләнүчеләрне бабайның җене сөйми, шуны бел.

-Балалар бит... Бию һәм җыр. Нинди сәясәт булсын?..

-Булмагае. Үз өйләренә чакырсыннар да өйрәтсеннәр әнә, алай бик акча эшлиселәре килсә. Куарга. Таратырга, - дип, әмер биргәндәй өстәлгә китереп сукты Фәлах әфәнде. Димәк, хөкем чыкты.

Алмаз дәшми торды. Әллә хуҗа кешенең балалар турында сүз чыккач шактый дорфаланып китүе сагайтты аны, әллә башка бер-бер сәбәп. Ни дияргә белми югалып калды.

Шәһәр хакиме үзе бүлде бу тынлыкны.

- Анда, кинотеатрда, ни эшләргә җыенасың, дустым?

-Казино урнаштырсам ничек булыр икән?.. Сезнең киңәштән чыкмам, әлбәттә.

-Казино, - дип кабатлады һәм бераз уйга калып торды Фәлах. - Карале, Казино өчен бер дигән урын тапкансың бит син. Ресторан да ачып җибәрсәң, акчаны көрәп алачаксың. Хәл иттек, дип сана.

Эшкуарның күзләре ут булып янарга кереште, кем әйтмешли, акча җиле килеп бәрелде ич, аппетит кызды.

- Ә өченчесе белән ни эшләрбез икән, гарип-горабалар йорты белән?.. Әлегә сабыр итикме, ничек уйлыйсыз, Фәлах абый? - диде ул, итагатьле һәм тыйнак кына.

Фәлах елан ите ашаган кеше. Күрми дисезме әллә, сизми дисезме әллә. Егет сайлый белә, борыны ис сизә икән. Үткән гасырда ук салынган мәһабәт ул бинага кызыгучылар булгалаган иде инде. Өстәвенә шәһәрнең нәкъ үзәгендә бит әле. Бераз гына акча кертеп ремонтлап та җибәрсәң хан сарае булачак.

- Күз үткен икән үзеңдә, - диде ул, тавышын күтәрә төшеп. - Мин аны байтак җил-яңгырдан каплап калган идем инде. Бина бер дигән. Бина шәп бит, ә... Аны да кулга төшереп алсаң күпләрнең борынына чиертәсең инде син, ә, дустым Алмаз?!.

Махсус басым ясый хуҗа. Бина кадерле. Бик тә кадерле. Әнә ничек суза. Җавап бирергә ашыкмый бит әле. Ялындырырга телиме, әллә бәяне күтәрергә җыенуы...

- Сезнең киңәш белән инде. Яхшысын, уңайлысын эзлә, дидегез ич.

- Эзләгәнсең һәм тапкансың, - дип, хуплагандай итеп алды Фәлах. Әмма бу аның ризалашуы түгел иде әле. Өстәл өстендәге кәгазьләрен актарган атлы булып нидер уйлана, тәгаен генә бер фикергә килә алмый изалана. Кинәт, бер карарга килгән сыман башын калкытты ул. - Сер итеп кенә әйтәм! Бу бина өчен миңа бер француз фирмасы Парижның Елисей кырыннан болын тикле фатир тәкъдим иткән иде. Ризалашмадым...

- Аз тоелдымы, - дип, сорап куйды Алмаз, тәмам әдәпсезлек күрсәтеп. Сүзләре авыздан кош сыман чыгып очкач кына аңлады үз хатасын.

Фәлах гүя игътибар итмәде. Үзенә якын җибәргән икән, нигә вакланырга. Ул кадәр үк беркатлы түгел лә ул, аның үз планнары, үз нияте, үз максаты. Шуңа ирешергә кирәк иң әүвәл.

-Шәһәр саен фатир алудан ни файда, - дип кенә куйды ул. - Акча кирәк. Акчаң булса кайда да җәннәт.

-Мин дә шул фикердә, - дип, салпы якка салам кыстырды егет. Кыстырмый соң, бинасы бигрәк тә шәп ич.

Фәлах, ниһаять, урыныннан торып ишекле-түрле йөренергә кереште. Ризалашу авыр иде, күрәсең, бик тә, бик тә майлы калҗа кулдан ычкыначак. Ризалашмый да булмый. Ниятләре зурдан иде ич.

-Бу йортка, беләсең килсә, бабай үзе күз салган иде инде, - диде ул, юан бармагын серле рәвештә түшәмгә күрсәтеп.

-Бирмәдегезме? - дип, хуҗасының авызына керде эшкуар.

-Бирмәдем. Алай иттем, болай иттем, боргаландым тәки. Бирмәдем.

-Менә кем бәхетенә икән? Инвалидлар өчен шәһәр читеннән бер-бер буш тулай торак табармын. Шунда күчерербез. Бинаны, ремонтлау һәм заманча җиһазлау өчен дигән булып, сиңа тапшырырбыз. Урнаш! Һәм...

Шып туктап калды ул шунда «Һәм» дигәчтен сүзнең дәвамы булырга тиеш иде кебек, әмма авызына су капкандай сүзсез калды Фәлах.

- Тагы ни әйтергә теләгән идегез, хуҗам?

- Беләсең ич, - дип, Алмазның каршысына ук килеп басты Фәлах. Ялварулы, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрдә генә була торган караш белән аның күзләренә текәлде. Менә-менә елап җибәрергә җыена диярсең. Ни гомер белеп, аралашып шәһәр хуҗасын мондый чарасызлыкта, кызганыч халәттә күргәне юк иде аның.

Алмаз үзе дә аягүрә торып басты. Нигә юрарга белмәде аның бу халәтен.

-Ни эшлим, ни боерасыз, хуҗам?

-Ләйсән... - диде Фәлах Экзамыч. Һәм бугазына килеп тыгылган төерне, күзләрендә мөлдерәгән кайнар тамчыларны яшерә алмый, бер читкә китеп барды. -Ләйсән белән очраштыр син мине, дустым. Күзләремә йокы керми. Гел аны уйлыйм. Гомер хатын-кыз дип дөньясын оныткан ирләрне сөймәдем. Баксаң, үзем шул хәлдә торып калганмын. Әллә ни эшләтте мине ул кыз... Үзем дә аңлый алмыйм.

Дөнья кадәр байлыкка ия булдым, дип, куанычтан башы әйләнеп торган Алмаз бар нәрсәгә әзер иде. Әмма мондый борылышка түгел. Хуҗа кешенең Ләйсән хакындагы сүзләре һич кенә дә уен-муен түгел икән ләбаса. Шактый җитди, ул уйлаганнан күпкә җитдирәк булып чыга түгелме. Чигәсенә яшен ташы китереп сукты диярсең, икеләнүле һәм каршылыклы уйлар чоңгылында торып калды ул. Ни эшләргә? Бу халәттән югалтуларсыз гына чыгу юлы бармы? Бер тарафта башка берәүнең төшенә дә кермәслек байлык һәм очсыз-кырыйсыз мөмкинлекләр, ә икенче тарафта бердән-бер сеңлесе, яңа чәчәк аткан гөлгә тиң Ләйсән.

Юк, күктән иңгәндәй, кулына керәм диеп торган биналардан баш тартырга теләми иде ул. Гомере буе эшләп тә ирешә алмаслык хәзинә ич алар. Берсе-берсе әллә ничәшәр миллион тора. Шундый форсатны кулдан ычкындыралар диме... Ләйсәнне дә күрәләтә упкынга төртеп төшерә алмый. Күз ачып йомган арада катгый бер фикергә килде ул. Вакытны сузарга кирәк. Фәлах өметләнсен. Аны өметсез калдыру ярамас. Ә ул өметләнеп, бары да яхшы, ал да гөл дип йөргән арада өч бинаны да үзләштереп өлгерергә кирәк. Кайтарып ала алмаслык итеп канунлаштырырга. Аннан күз күрер. Үз кулы белән биргәчтен терсәген тешли алмас әле Фәлах.

-Алмаз дустым, - дип, эшкуарның янәшәсенә килеп басты Фәлах. Әйтерсең, аның хәленә керүе. - Син бу биналарны бик сузма инде, йәме... Ләйсән белән дә күрештер тизрәк. Сузма. Изге ниятләрне озакка сузмавың хәерле.

-Ярар, - булды җавап. Кем ничек аңлый, шулай аңласын.

Әмма Фәлахны канәгатьләндерми иде мондый җавап.

- Ул нинди җавап ул? Каян килгән «ярар». Ярарның башы авыртмый бит аның, дустым Алмаз. «Ярар» дип алдап йөрмә инде син мине. Күрештер Ләйсән белән.

- «Ярар» дигәнем, шул ризалашу иде бит.

- Нигә Соң аны ачык итеп әйтмисең, сузасың. Газаплыйсың...

- Газапламыйм, Фәлах абый! Ләкин, сезнең дә мине дөрес аңлавыгызны телим.

- Сөйлә дустым, тыңлыйм. Мин сине аңларга, хәлеңә керергә тырышырмын. Сөйлә, көттермә генә.

- Ләйсәнгә бит әле унсигез дә тулмаган...

- Ә миңа илле сигез, дип әйтмәкче буласыңмы.

- Түгел, алай дип әйтмим, аллам сакласын. Сез зур җитәкче. Яхшы сакланган ир-ат. Ә ул бала гына...

- Юк-юк, - дип, шундук каршы төште Фәлах. - Ул буй җиткән кыз. Сирәк очрый торган гүзәллеккә, зифалыкка ия.

- Ул гөнаһсыз кыз бала. Егетләр кулы тимәгән кыз.

- Булсын. Нәкъ шундый булганга ошаттым да инде мин аны.

- Мине дөрес аңлагыз, Фәлах абый, - дип, сүз иярә сүз чыккач бераз тәвәкәлләргә үк җөрьәт итте Алмаз. - Күрәләтә сезнең ятакка озатып куя алмыйм бит инде мин аны. Ул минем сеңел. Бертуган абыемның кызы. Аны минем җаваплылыкка тапшырып Казанга җибәрделәр.

Хуҗа тавышын күтәрер, янарга керешер, дип көткән иде. Баксаң, ул тагы да йомшара гына төште.

- Булсын, Алмаз, синеңчә булсын. Мин аны күрергә генә телим. Күзләренә карап торасым килә. Чәчләреннән сыйпап, кагылып узасым килә. Тавышын ишетәсем, онытылып көлгәнен күреп куанасым килә... Мин хәтта аның пианино артында уйнап утыруын күрер өчен генә дә әллә ниләр бирергә әзер.

Әнә ничек, димәк, чираттагы шаяру яисә нәфес азгынлыгы гына түгел бу болайга киткәч... Хәлләр шактый җитдиләнә. Артка чигенеп булмый, алга таба ничек хәрәкәт итәргә икәнлекне дә белгән юк.

Ә «абзый», әнә, җавап көтә. Җавапсыз калу мөмкин түгел.

-Соң алай булгач, шушы атнаның ахырында килеп китегез безгә.

-Юк-юк, атна ахырына кадәр бик ерак. Бүген үк, менә хәзер үк мөмкин түгелме...

Ризалашмый булдыра алмады Алмаз.

Эш сәгате дип тормадылар, юлга чыктылар. Шәһәр хуҗасын һәр чат саен милиция хезмәткәрләре кулларын маңгайга куеп сәламләп озатып калды. Дәүләт мәшәкатьләре белән янып йөргән җитәкчеләргә почет зур шул бездә...

— 5 —

Алмазның хатыны югары белемле. Әмма аның утызбишкә җитеп бер көн дә казна эшенә чыкканы юк. Бала тапмады һәм ул хакта уйлаганы да юк. Бала табып кем рәхәт күргән, ди. Эшкә йөрмәсә дә хатынының бу вакытта өйдә түгеллеген белә иде Алмаз. Көндезләрен ул бассейнга йөри. Йөзеп арыгачтын массажга бара. Аннан тырнакларын, чәчләрен каратырга. Кибетләрдә йөрергә, яңа мода үрнәкләре белән танышып бару кирәк. Үзенә беркетелгән машина бар. Мәшәкатьләре җитәрлек, көнозын кайтып керми шәһәрдән.

Көннең икенче яртысында Ләйсән өйдә берьялгызы булырга тиеш иде.

Нәкъ шулай булып чыкты да. Тәненә ятып торган спорт костюмыннан гөлләргә су сибеп йөри иде кыз. Өйгә кеше кайтып керү ихтималы булмаганлыктан, онытылып үзалдына нидер көйләп йөрүе. Көтмәгәндә-уйламаганда килеп керүчеләргә исе дә китмәде аның. Үтеп барышлый гына сәлам юллады да талчыбык билләрен уйнатып эчке бүлмәгә узды.

- Ләйсән, качма. Кая алай фырт кына китеп барасың, - дип туктатты аны абыйсы. - Күрмәдеңме әллә, кунак килде ич. Нигә исәнләшмисең?

- «Сәлам» дидем ич, - дигән тавышы ишетелде аның.

- “Сәлам” генә җитми. Чык әле, чык монда. Күрмисеңме, нинди олы кунак килде.

- Әй, эшем бар иде лә, абыем, - дип, теләр-теләмәс кенә кире борылды кыз. Чыкты һәм үзенең беркадәр кысан, тәненә сыланып торган киемдә булуыннан уңайсызланып, чарасыз, туктап калды.

Бәлки сезнең дә игътибар иткәнегез бардыр: шулай капылт кына тартына төшкәндә хатын-кызның бөтен холык-фигыле, серләре һәм гүзәллеге бер мизгелгә аерым-ачык балкып китә торган була. Бер мизгелгә сузыла ул бары. Әмма онытылмый, хәтергә уелып кала. Бер күрүдә яраттым, диюләре әнә шул халәтнең мәңгелеккә күчүе булса кирәк.

Фәлах шул мизгелнең шаһите булды. Кызның күз карашында диңгез дулкыннары балкышын күреп калды ул. Аның, тартынудан, алсуланып киткән йөзләрендә затлы тыйнаклык, ачылмаган гөл серләре төсмерләнде кебек. Иңбашына сузылып төшкән чәч бураны, сылу сынындагы зәвыклы чигелешләр дисеңме - һәммәсен бөртекләп аңлату җиңел түгел, күреп калу кирәк иде.

Телсез калды Фәлах. Кызның сәламенә дә җавап кайтара алмады. Борын тишекләреннән гүя ялкын ургылып чыкты аның, күзләрен сихерле томан басты.. «Минеке... Бары минеке генә. Үлсәм-үләм, әмма шушы кызның куенында үләм», дип тәкрарлады ул үзалдына. Моны һичкемгә сиздермәде, әлбәттә. Бары үзалдына ант эчте.

Кунакны ял салонына чакырды Алмаз. Һәм бер очтан Ләйсәнне дә әйдәде үзләре белән.

- Әллә Фәлах Экзамычны танымадың инде, - диде ул, сеңлесенең кунакка битарафлыгын ошатмыйча.

Кыз таныган иде, әлбәттә. Аңарда да җитәрлек иде ул сизгерлек. Махсус танымаганга сабышты.

- Таныштырмадың ич, абый. Синең дус-ишләреңне мин каян белеп бетерим ди...

Фәлах өчен бу һич көтмәгән җавап иде. Нәрсә-нәрсә, әмма үзен бер күреп тә хәтерләми калган кешене очратканы юк иде әле аның. Шундук бурлат сыман кызарып чыкты ул. Кыяфәте болай да чамалы гына булган түрә өчен шул җитә калды.

Кыз да чак кына «Ташкүлчим» дип әйтеп җибәрмәде. Кешенең кимчелегеннән көлергә, аны кимсетергә ярамый. Гарип-гораба яисә ямьсезлек күргәндә үзалдыңа «Ташкүлчим», ягъни «Ташка үлчим» дип әйт тә оныт ул хакта, ди торган иде аның әбисе.

Кызның махсус шулай кылануын аңламады ир-атлар.

- Фәлах абыең ич. Мине хәтерләмисеңмени, берничә көн элек кенә бәйрәм итеп утырган идек. Бергә биедек тә әле хәтта, - дип, кызның хәтерен яңартырга тырышты олы кунак.

Шунда гына балкып алды Ләйсән. Аның иреннәре, гүя, көнгә баккан чәчәк булып ачылдылар.

- Сезмени? Танымый да торам. Сез бит бүген бөтенләй бүтән, үзгәргәнсез, яшәреп киткәнсез, дип әйтимме. Исәнмесез, Фәлах абый, - дип сәламләде кыз олы кунакны.

Төчеләнде, юри кыланды ул. Әмма Фәлах моны аңламады. Аның да караңгылана барган түгәрәк йөзе көнбагыш чәчәгедәй кинәт ачылып китте.

- Сине күрергә дип килдем, Ләйсән, - дип пышылдады ул, Алмазның аш бүлмәсенә чыгып киткәнлеген күреп. - Синең белән янәшә утырганнан соң, синең белән биегәннән соң, Ләйсән сеңлем, әллә нәрсә булды үзем белән.

Фәлах, түземсезләнеп, кабалана-кабалана кызга үзенең хисләрен, газапларын аңлата башларга әзер иде. Ул башкаларның бер сүзсез үзе белән килешүенә, үзенең авызына карап торганнарына күнеккән. Ни кыланса, ни сөйләсә дә үзен туры юлда һәм хатасыз, дип саный торган иде бит ул.

Хәйләкәр песи кебек әкрен-әкрен үзенә елышырга иткән абзыйны тиз туктатты Ләйсән.

- Нәрсә булды, Фәлах абый? Бер-бер хәвефле хәл чыктымы әллә, сөйләгез әле...

Аш бүлмәсе тарафына колак салды Фәлах. Анда суыткыч ишекләре бер ачылды, бер ябылды. Шешәләр чылтырашты. Бу Алмазның «мин монда әле, иркенләп сөйләшә аласыз» дип, махсус хәбәр салуы иде.

- Ләйсән, - дип, тирән сулыш алды шәһәр башлыгы. Махсус шулай эшләде, әллбәттә. Аңарда шактый гына күләмдә артистлык сәләте дә бар иде. Үсмер чакларында ул бит артист булырга хыялланган, үзешчән сәхнәләрдән төшми уйнаган кеше. - Сиңа ничек дәшәргә дә белмим инде. Сеңел, дияргәдер, бәлки. Әмма алай дәшәсем килми. Коры чыга. Ләйсән-җаным яисә Ләйсән-сылуым, дип дәшсәм ачуланмассыңмы?..

Җилкәләрен сикертеп куйды кыз. Миңа ни, барыбер, дигән сүзе иде бу.

-Ләйсән-сылуым, - дип, кабаланып, үз монологын дәвам итте Фәлах. Кызның җилкә сикерткән мәлдә уйнап алган күзкарашы, ирен читләрендә төсмерләнеп калган елмаю чалымнары аңарга өстәмә көч, үз-үзенә ышаныч иңдергән иде. Аңлавынча, бу аның кечкенә булса да беренче җиңүе иде бит. - Син чын-чынлап сылу кыз, Ләйсән. Сиңа башкача дәшү мөмкин түгел. Сине беренче тапкыр күргәчтен үк минем күзалларым караңгыланып киткән иде. «Йә Ходай, җир йөзендә шундый матурлык барын нигә миңа бу көнгәчә белдермәдең, хәбәр итмәдең. Нигә мине бу көнгәчә кояшсыз-айсыз яшәргә дучар иттең», дидем үзалдыма.

-Ходай тәгаләне гаепләмәгез, аның гаебе юк, - дип, муенына салынып төшкән чем кара чәчләрен көяз генә сөзеп баш аркан атты кыз. Һәм таңда тургай сайраганы кебек көлеп куйды. - Ходайны гаепләмәгез, сез яшь чакларда бит әле мин бу якты дөньяда булмаганмын.

-Юк-юк, ялгыш аңлашылмасын, киресенчә, мин Ходайга рәхмәт кенә әйтәм. Сине дөньяга яратканы өчен. Шундый гүзәл, сылу итеп яратканы өчен. Һәм, әлбәттә, безне очраштырганы өчен. Ходай белә, ул һичвакыт ялгышмый, безне дә бит менә бик вакытлы, бик урынлы таныштырды ул. Минем куанычка, минем бәхеткә, һәм, мин уйлыйм, синең дә бәхетеңә булыр дип...

-Гафу итегез, - дип, җитди генә аның сүзен бүлдерде кыз. Һәм капылт кына сорап куйды. - Сезгә ничә яшь соң, Фәлах абый?

Нәрсә-нәрсә, әмма мондый сорау көтмәгән иде Фәлах, калтыранып куйды хәтта. Ләкин йөзенә чыгармады, ягымлы һәм итәгатьле рәвештә сөйләшүен дәвам итте.

- Ничә яшь дип, Ләйсән-сылуым, чын сөюдән изаланган кешенең яшен сорамыйлар. Мәхәббәт кешеләрне тигезли, олыны - яшь, яшьне - олы итә.

- Мөмкин, - диде кыз. Аның һич кенә дә бәхәскә керәсе килми иде. Әмма, үз соравына җавап ишетергә теләве дә хак. - Ләкин, кызыксыну, белергә теләү дә гаеп түгелдер бит.

- Ир кешене, Ләйсән-сылуым, ул яшәгән еллар һәм чал чәчләр бизи генә.

- Мин дә шулай уйлый идем. Сезнең яшегезне белергә теләү гаеп эш түгелдер ләбаса. Ә сез яшерәсез.

Фәлах сизгер кеше. Кызның, үз соравына җавап ишетмәүдән кәефе кырылганны чамалап өлгерде. Һәм ялгышын төзәтергә ашыкты.

-Нигә яшерим. Миңа, Ләйсән-сылуым, илле сигезенче яшь. Аз түгел... Әмма, күп тә түгел. Бу патшалар һәм президентлар яше.

-Менә кызык, - дип, урынында сикергәләп куйды кыз. - Ә минем патша да, президент та күргәнем юк иде әле. Сез шуларның кайсысы?..

Бу сүзләрне Фәлах кызның шаяртуы итеп кенә кабул итте. Кәефе кырылмады.

- Патшалар бездә юк, беләсең, Ләйсән-сылу. Ә Президент бар. Ул - үз кеше.

- Менә нинди кызык. Сез президентны күреп беләсезме? «Үз кеше» дидегез, ә ничек була ул «үз кеше», сөйләгез әле. Минем бик тә беләсем килә.

Кызны үзе белән әңгәмәгә җәлеп итүенә чиксез бәхетле иде Фәлах. Форсаттан файдаланып калырга да вакыт. Олы сере белән уртаклашырга җыенган атлы булып кызның янәшәсенә үк килеп басты ул. Җилкәсенә кулын салып үзенә тарта төште.

-«Үз кеше» дигән сүз - бик якыным дигәнне аңлата.

-Ничек? Ничек... - дип, кыз дәртләндереп торды аның үзен.

-Кирәксә, ул минем сүздән чыкмый. Мин дигәнчә карар кыла. Миңа охшамаганны эштән куа, дус-ишләремне үстерә.

- Безнең президентмы? - дип, гаҗәпсенеп сорады кыз, үз колагы ишеткәннәргә ышанмыйча. - Ә аның үз башы юкмыни?

- Барын - бар, - дип, көязләнеп алды Фәлах. - Әмма минем киңәшләр сүзгә сүз үтәлә килә. Димәк, бездә дә бар баш. Вәт шул... Аллага шөкер, без бер дә төшеп калганнардан түгел анысы...

Иң авыр сорау - яшь аермасы хакындагы сүздән котылдым. Боерган булса, моннан ары ул сорау кузгатылмас, дип, үз-үзен тынычландырган иде Фәлах. Ашыккан булып чыкты.

- Бәй, Фәлах абый, уйлап куйдым әле, сез минем әтиемнең әтисе, ягъни бабакаемнан биш яшькә яшьрәк икәнсез, - дип, кыз үзалдына нәтиҗә ясап куймасынмы шунда.

Фәләхны аяктан бәреп ектылар. Сез, укучым, әлбәттә, шулай уйлыйсыз. Әмма Фәлах тәмам коралсызланды, сүзсез-өнсез калды, дип уйласагыз, ялгышасыз. Тирән ялгышасыз. Фәлах Экзамычны белмисез икән әле сез.

- Нигә әле без шулай аягүрә басып торабыз соң, -дип, кинәт җилпенеп куйды ул. Гүя иң башына өр яңадан канатлар иңде аның. - Син бит фортепианода искиткеч матур уйныйсың, Ләйсән-җаным. Әйдә әле инструмент янына барыйк. Мин бит, олы эшләремне ташлап, махсус, сине тыңларга дип килдем.

Кызны, озата барган атлы булып, култыклап ук алды ул. Башта кыяр-кыймас кына тоткан иде. Каршылык сизмәгәч, тәмам чын кавалерга әверелде.

Ләйсән дә карышмады. Олы кешенең үзенә хөрмәт күрсәтүе, дип кабул итте ул моны. Өстәвенә бит әле, әнә ничек «искиткеч матур уйныйсың... сине тыңларга килдем», ди. Музыка дөньясына омтылган яшь кыз түгел, сәхнәләрдә ат уйнаткан сәнгать осталарының җаны эрер андый сүз ишеткәндә.

Кыз, хәтта, оялып, тартынып ук куйды. Йәнә бер мәртәбә Фәлах абыйсына оялчан караш ташлап куйды.

Бәлки миңа өс-башымны алмаштырып чыгаргадыр. Бу кыяфәт белән инструмент артына утыру килешмәс бит...

-Юк-юк, - дип, каршы төште Фәлах. - Хәзер үк, зинһар менә хәзер үк уйначы, Ләйсән-сылуым. Спорт киемендә син әкияттән кайткан тылсымлы кыз кебек күренәсең.

Ләйсән утырды. Нәни урындыгын көйләп куйды. Чәчләрен пөхтә генә җилкәсенә таратып салды. Үзенең һәр хәрәкәтен комсызланып күздән кичереп торучының карашын гүя сизмәде, абайламады да ул.

Назлы, әмма үтә тыйнак караш ташлады җилкә аша.

-Ни уйныйм икән соң?

-Үзеңә аеруча якын көйне, үзең яратканны уйна, сылуым.

-Үзем яратканны... - дип, бер мәлгә уйга калып торды кыз. Дуга кебек бөгелгән билләрен кымшатып урындыгын җайлый төште. Фәләхның күзкарашын тойдымы әллә, битләренә алсулык йөгерде...

-Үзең яратканны, җаным. Ә мин аны үземә багышлап уйнавың, дип кабул итәрмен.

Тынлык урнашып торды бер мәл. Ниһаять, фани дөнья турында онытып фортепианога аның ак һәм кара телләренә текәлде кыз. Уйнарга кереште.

Ни гомер аягүрә басып торуданмы, Фәлах шактый арыган иде инде. Форсат чыгудан файдаланып өч-дүрт метр читтә, ян тарафта торган йомшак күн кәнәфигә барып чумды. Рәхәтлектән гәүдәләре изерәп китте, башын артка ташлый төште.

Ләйсән уйный... Залга аяк очларына гына басып абыйсы Алмаз да кереп чыкты. Яңа ачылган бурбон шәрабе һәм ике фужер калдырды.

Фәлах, бармагын иреннәренә аркылы куеп, аның дәшмәвен үтенде. «Бар, аш-су бүлмәсендә бул, борчып йөрмә безне», дигәнне аңлатып кулын изәде.

Ләйсән уйный. Дөньясын онытып музыка аһәңенә, моң дәръясына чумган. Аның сулыш алганы да сизелми хәтта. Күкрәкләре генә очарга теләгән күгәрчен балалары сыман калкынып-талпынып куя. Тирән зәңгәр күлгә тиң күзләр ярым йомыла төшкән. Юк-юк, күзләр йомылмаган, гүя ике ярда калган озын кара керфекләр бер-беренә тартылып күрешергә ымсына. Чәч бөдрәләре диңгез шавы, дулкыннарның кагышы булып кызның иңбашыннан беләкләренә агып төшкән. Озын нәфис бармаклары фортепиано телләренә басмый, гүя алар бии. Йә ходам, әллә чәч бөдрәләреннән саркылып төшкән эре-эре тамчылар бииме ул клавишалар өстендә. Гади бер татар җыры җан белән тән, моң белән галәмне берләштереп, кабатланмас бер симфониягә әверелә түгелме соң. «Айлы саната»ларың бер читтә торсын. Чү, мизгел, ашыкма. Син гомеремнең иң югары ноктасы. Чү, язмыш, нигә искәртмәдең. Мин сине җир кызы белән таныштырдың дип уйлаган идем. Ә син миңа алиһә иңдергәнсең...

Музыка агыла. Агыла да агыла. Ул колак аша гына түгел, күзләр аша, сулыш аша ургылып керә иде җанга. Ләйсәннең һәр хәрәкәте, гәүдә тибрәлешләре музыка иде. Шуның белән генә тәмамланса икән. Ул да түгел кыз, үзе дә белешмәстән булса кирәк, ипле генә үзалдына җыр сүзләрен башлап җибәрде. Кемдер ишетсен өчен түгел, үзе өчен генә көйли иде ул аны. Әмма җырның сүзләрен түкми-чәчми үзенә багышланган дип кабул итте Фәлах.

Эзләдем бәгърем сине

Еллар буе тилмереп.

Туймас ахры, мәңге туймас

Күзләрем сине күреп.

Ишетелер-ишетелмәс кенә җырлый кыз. Әмма аны ишетмәү мөмкин түгел. Тавышы нинди бит аның, тавышы... Айлы кичтә тау итәгеннән ипле генә агып чыккан чишмә челтерәве мени. Җанга ятышлы, колакларны иркәләп тора.

«Эзләдем бәгърем сине...» Нинди көй. Нинди сүзләр. Кешегә ни сан, таш булса ташлар да шул мизгелдә синең белән бергә саф татар телендә көйли, җырлый башлар кебек иде. Фәлах үзе дә кыз уйнаган көйгә кушылып, дөньясын онытып, җырлап җибәргәнен абайламый калды.

Кәккүк кычкыра сирәк кенә,

Сагнуын сөйләп кенә.

Килсәң иде иркәм яныма

Көлемсерәп кенә.

Эз-лә-дем бәгъ-рем си-не...

Җыр тәмамлангач та Фәлах, күңеленә тулган хис ташкынын тыеп тора алмыйча, аягүрә торып басты. Мышык-мышык борынын тартып алды. Ак кулъяулык чыгарып күз төпләрен сөрткәләп торды. Һәм шуннан соң гына кул чәбәкләргә кереште.

- Бис... Бис, сеңелем, Ләйсән-сылу.

- Ошадымы әллә, - дип сорап куйды кыз. Үтә тыйнак һәм нәзакәтьле тартыну, уңайсызлану кичерә кебек иде ул. Тавышы калтырана төшеп чыкты.

- Сез талант. Татар сәнгатенең киләчәге сез, - дип, мактау сүзләрен һич кызганмады кунак. Һәм янына ук килеп, кызның уң кулын алды кулына. Куларкасын үпте, аннан берәм-берәм бармакларын сыйпап чыкты.

Ләйсән өчен бөтенләй көтелмәгән күренеш-тамаша иде бу. Уңайсыз гына түгел, аңар беркадәр чиркангыч та иде хәтта. Кул аркасын үпкәнне киноларда гына күргәне бар иде аның. Шул рәвешле кыланып соклану һәм хәйран калуны күрсәтәләр, күрәсең. Шуларны хәтерләп кенә түзде, юкса инде әллә кайчан кулын тартып алачак иде.

- Рәхмәт, Фәлах абый, - диде ул, форсат чыгуга ук берчиткә тайпылып. Үзенең уйнавын ошатулары, мактау сүзләре ишетү кем өчен дә рәхәт була торгандыр инде ул. Үз-үзенә ышанычы арта төште кызның.

Олы кунак утны-суны кичкән кеше. Җырны, аның уенын мактаган атлы булып, хәйләкәр төлке сыман, аның саен кызга якынрак елышырга итенде. Гомер ишетмәгәнеңне ишетерсең, исемен дә ул аның әнә ничек, чигү чиккән кебек кенә әйтә.

- Качма инде, сеңелем, Ләйсән-сылу. Кил яныма, үзеңне аркаңнан гына булса да бер сөйимче, - дип, сырпаланырга омтылды. Әмма кызның, судан чыккан балык сыман, ни рәвешле кочагыннан шуып чыкканлыгын абайламый да калды.

Абыйсы Алмаз килеп керде нәкъ шул мәлдә. Кулында кабымлыклар тезелгән ике зур тәлинкә. Күңеле күтәренке. Керә-керешкә бүлмәгә яңа сулыш өрде.

- Җырлап та күрсәттегез бит, ә, - диде ул, авызын ерып. - Гомер концерт-фәлән тыңламаган башым белән, мин онытылып тыңладым. Ләйсән генә түгел, Фәлах Экзамыч, әллә сез дә консерваторияга керергә җыенасыз инде.

Фәлах алай тиз генә ияреп китә алмады уен-көлке дулкынына. Мактау һәм соклануында булды. Йөрәкләргә үтеп керү юлында мактаудан да үтемлерәк башка чара юклыгын яхшы үзләштергән иде ул.

- Ләйсәнгә чын-чынлап консерваторияга керергә кирәк. Җырчы һәм зур музыкант, җырчы булырга... Ышанасыңмы-юкмы, Алмаз дустым, әмма бу шулай. Иртәме-соңмы синең белән безне онытырлар, әмма Ләйсән... Ләйсән-сылу сәхнә йолдызы булып илебез күгендә балкыр, халык күңелендә лаеклы урынын алыр. Бу шулай булыр. Бу шулай булачак, Алмаз дустым, күңелеңә киртләп куй... Килер бер көн, Ләйсәнне синең сеңелең диеп түгел, сине Ләйсән-йолдызның абыйсы дип, искә алырлар.

Керт-керт көлеп куйды Алмаз. Шәһәр хуҗасының шулай кече күңелле булып рухланып сөйләвен тагы кайчан, кайда күрер идең әле.

- Әйдәгез, булмаса, шул хөрмәткә берәр бокал күтәреп куйыйкмы әллә, дип бая ук журнал өстәленә кертеп куелган ике фужерга кызыл шәраб койды ул.

Фәлах, канәгатьсезлек күрсәтеп, каршы төште.

- Мин аңламыйм, дустым, ни эшләргә җыенуың бу. Өстәлгә ике бокал куйгансың. Берсен үзең күтәрдең. Икенчесе Ләйсән-сылуга булса, миңа ни кала? Шешәдән чөмерергә киңәш итәсеңме?

Аны гына аңламаслык түгел, аңлый иде, әлбәттә. Ләйсән әле яшь кыз, ул шәраб-фәлән эчми, дип әйтәсе килгәндер абыйсының. Ә Фәләхның нәкъ менә Ләйсән белән чәкешәсе, аның хөрмәтенә, аның белән бергә күтәрәсе килә иде бит.

Абыйсы акланып өлгергәнче, кыз үзе ярдәмгә килде.

-Рәхмәт, минем әле эшләрем бар. Мин чыгыйм, булмаса, - дип, рөхсәт сорады ул абыйсыннан.

-Юк, юк, - дип, чат ябышты Фәлах. - Минем Алмаз белән эчкәнем бар. Мин Ләйсән белән, аның яшьлеге, олы таланты һәм киләчәге хакына йотасым килә бу тамчыларны. - Һәм икенче бокалны алып, кызның ай-ваена да карамыйча, аңарга тоттырды. Кеткелдәп көлеп алды үзалдына.

Ул арада өченче бокал да өстәлгә куелып шәраб белән тутырылган иде.

- Талант өчен... Тиңсез гүзәллек өчен. Һәм... - дип, уйга калып торган атлы булды Фәлах. Бу исә, аның үзенчә ассызыкларга, сүзләренең ихласлыгына өстәмә мәгънә салырга омтылуы иде. - Безнең бергәлек өчен.

Иң элек Алмаз белән чәкештерде. Аннан, оялчан гына бер читтәрәк басып торган кыз янына килде Фәлах. Аның күзләренә текәлде. Кыз исә күзләрен яшереп, түбән төшереп өлгерде.

- Бәхет өчен, - диеп өстәп куйды. Һәм бокал тулы француз шәрабен соңгы тамчысына тикле эчеп тә бетерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: