Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уңдырышлы бакча

Черкиләр читтә торсын

Бүген сезнең белән шул безелдәвекләргә каршы шәп чара белән уртаклашабыз. Хәзер сез кичләрен дә тыныч кына бакчагызда ял итә яки эшли алачаксыз.

Әлеге могҗизалы чарага кирәкле әйберләр һәрбер йортта бардыр, мөгаен. Чөнки ул сыеклык ларны без көн саен кулланабыз. Нинди компонентлар инде ул, дисезме?
Ул – үсемлек мае (нинди булса да ярый), чәч юа торган шампунь һәм 9% аш серкәсе (эссенция белән бутамагыз).
Әлеге сыекчаларны бер үк күләмдә алып, болгатырга кирәк. Сезнең эмульсиягә охшаш ак катнашма килеп чыгачак. Саклану вакыты чиксез. Алай да бик күп ясап куюдан мәгънә юк, чөнки кирәк вакытта яңасын болгатып аласы озак түгел.
Черкиләргә каршы әзер чараны тәнегезнең ачык өлешләренә сөртеп яки сиптереп, кичләрен дә рәхәтләнеп йөри аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев