Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Төнбоек

Ул авыру кебек, аннан дәва юк

Спорт белән дус булган һәм аны күзәтеп барган кеше Римма Хәлилова исемен яхшы белә.

Ул инде үз казанында гына кайнап ята торганнардан түгел, ә чит ил масштабында Россия һәм Яшел Үзән данын яклаучы, фигуралы шуу остасы.

Бүгенге балалар берни белән кызыксынмый, аларга йә планшет, йә айфон булсын, дип әйтергә яратучылар колагына сүзем - бөтен кешене дә бер калыпка салып булмый, әнә Римманы карагыз. 6 яшендә тимераяк шнурларын гына бәйләргә өйрәнгән булса, хәзер 12 яшендә
I зурлар разряды алган кыз ул.
- Нәрсә белән шөгыльләним икән, дип бервакытта да аптырарга кирәкми. Бары күңелең ни теләгәнне, йөрәгең кушканны эшләргә генә кирәк. Фигуралы шуу - ул авыру кебек, бер карауга йоктырырга мөмкинсең, ә аннан дару юк, - ди ул.
Римма фигуралы шуу белән шулкадәр мавыгып китәрмен дип башына да китерми, Алексей Ягудин, Евгений Плющенко чыгышлары бу спорт төренең бөтен матурлыгын ачып бирә. Әлегә алар кебек булдыра алмаса да, Римма биеклеккә, гүзәллеккә омтыла. Тренеры Дарья Фалина сүзләренә караганда, тырыш кыз иң катлаулы программаны да җиңел үзләштерә һәм чын күңелдән башкара. Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Канадзей (Италия), Париж һәм башка шәһәрләрдә узган ярышларда гел урыннар алып кайта. Иң зур җиңүе - Дубай шәһәрендә халыкара ярышта II урын алу. Бу инде Римманың фигуралы шууга ялгышып кына кермәгәнлеге хакында сөйли. Күз явын алырлык күлмәкләр тегәргә депутат Ринат Мистахов та ярдәм күрсәткән булган.
Күпләрдә укуына вакыты каламы соң, дигән сорау туар. Булган кеше бар яктан да өлгер инде ул, Римма 9нчы лицейның VI сыйныфында гел «5» билгеләренә генә укый, староста да. Әлеге уңышлар Римма өчен чик түгел, аның планнары зурдан. Ирешелгән уңышлар белән генә тукталмыйча, алга омтылу.
Бары уңышлар юлдаш булсын сиңа, Римма.

Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев